Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
E-Mail: | nov.kir2022@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
Год основания учреждения: | 1953 |
У нас учатся: | 106 обучающихся \ Бездә укыйлар: 106 укучы |
У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Новости школы
Кала тауга сәяхәт
Опубликовано: 20.05.2016(“Әтнә таңы” газетасы , №43 (1236), 3 июнь, 2005 ел)
Күәм авылыннан соң, Ашыт елгасының биек уң як яры, аның да әле агачлар үсеп утырган өлешен Әтнә ягы кешеләре Кала тавы, дип йөртәләр. Кала тавына бу якларда татар халкы яшәгән иң борынгы, изге урын буларак киләләр.
Археология-тарих фәнендә Кала тавы Әйшияз шәһәрчеге буларак билгеле. Дөресрәге, Кала тавы, дип йөртелгән урында өч истәлекле, изге тарихи урын бар. Күәм авылыннан 500 м көньяк-көнбатышта, Ашытның уң як биек ярында, агачлыкларга кадәр, Әйшияз шәһәрчеге зираты бар. Халык телендә ул «Хан зираты» дип йөртелә. Зиратта язусыз өч кабер ташы бар. Ташларның биеклеге 80 см, киңлеге 60 см, калынлыгы 25 см тирәсе. Бер кабер ташы сынган, җирдә ята. Соңгы елларда кабер ташлары янына тимер чардуган һәм «Габдулла улы Әйшәхан. 960-985 елларда яшәгән һәм дәфенләнгән», дип язылган яңа кабер ташы куелган. 1956 елда бу зираттагы 2 каберне археолог Н.Ф. Калинин казып карый. Кабердәге гәүдә, башы белән көнбатышка карап, җилкәсендә ята. Бите төньякка караган. Әйберләр булмаган. «XVI гасырга караган мөселман зираты» дигән нәтиҗәгә киленә. «Хан зираты» дип йөртелү дә зиратның мөселманнарныкы икәнен искәртеп тора. Бәлкем, бу зиратта татарлашкан марилар күмелгәндер. (Археологические памятники Татарской АССР, Казань, 1987. 101 стр.)
«Хан зираты»ннан, өч кабер ташыннан 150 м көнбатыштарак, Әйшияз шәһәрчеге урнашкан. Шәһәрчек Ашытның уң як биек ярында, өчпочмак формасында, өчпочмакның очлы почмагы көньякка, Ашытка таба караган. Төньяк яктан шушы мәйданчык ике рәт вал (балчык өеме) һәм чокыр белән сакланган. Тышкы валның озынлыгы 86 м, киңлеге 3-4 м, ә биеклеге 0,5-1 м. Валда 4 урында тигез, эчкә керү урыны калдырылган. Чокырның тирәнлеге - 1 м, ә киңлеге - 2-4 м. Тышкы вал, чокыр, керү юллары бүген дә әйбәт беленеп тора. Тышкы валдан 44 м эчкәрәк 38-45 м озынлыгындагы икенче вал начар сакланган. Эчке һәм тышкы вал арасындагы трапеция формасындарак тигез мәйданчыкның озынлыгы - 60 м, киңлеге - 38 м.
1956 елгы археологик казу эшләре вакытында безнең эраның I меңьеллыгы уртасына хас керамик әйберләр генә табылган. Шәһәрчекнең бер ягы - Ашытның биек яры, ә икенче ягы - тирән ерым. Шәһәрчекнең уртасына 40 елларда, Күәм авылының себер язвасыннан үлгән терлекләре күмелгән. Алар ике урында. Соңгы елларда киртә белән әйләндереп алынган. Кирәк бит, тарихи урынга күмәргә! Башка урын таба алмаганнар. Димәк, йогышлы авырулы терлекләр күмелгән бу урынны, хәзер археологлар да казый алмаячак. Әйшияз шәһәреннән 400 м чамасы көнбатыштарак, урман эчендә, Изгеләр зираты һәм Изгеләр чишмәсе урнашкан. Изгеләр зиратына кергәч, шушы язуны укырга була: «Бүгенгәчә исеме төгәл сакланмаган ханның дин әһеле Ирәмәли балалары, Сөләйман хаҗи, мулла Таҗетдин, кызлары Гайшәбикә һәм Хәнифәбикә абыстайлар һәм дә 5 сабый кыз бала шушында дәфенләнгән (якынча 960-985 еллар). Шушы урында имән утыртылган». Чыннан да, зиратка кергәндә юан имән үсеп утыра. Ашытның уң як биек ярында үскән урман эченнән салынган 159 тимер баскыч буйлап аска төшсәң, Изгеләр чишмәсенә килеп чыгасың. Чишмә юлы да, чишмә үзе дә матур итеп эшләнгән.
Бала вакытта әтинең Кала тавы турында сөйләгәне истә калган. Бу урында беренче булып, Казан каласы төзелә башлаган. Су аз, елга кечкенә булганлыктан, кала төзү тукталган. Казан хәзерге урында корыла башлаган. Кала тавы турында мондый риваятьләр шактый күп. Риваятьләргә дөрес булмаган мәгълүматлар өстәлсә дә, әмма бу урында каланың төзелә башлавы, хәрби шәһәрчекнең булуы хак.
Хәзер Кала тавы турында тарихчы-галимнәрне тыңлап карыйк. «... Ул урында (Кала тавы) соңгы заманга чаклы куе урман булган. Хәзерге заманыбызда да әле чиксез «Илләт» урманы күренеп тора...
(Шиһабетдин Мәрҗани, Мөстәфаделәхбар... Казан, 1989, 160-161 битләр) Мәрҗани, бәлки, Кала тавы ислам мәмләкәтенең чиге булып, бервакыт чирмешләрдән сакланыр өчен, кальга буларак кына хезмәт итмәдеме икән, дигән фикерне әйтә.
Тарихчы Шпилевский С.М. (Древние города и другие булгаро-татарские памятники в Казанской губернии. Казань, 1877) бу китабында Кала тавы турында да язып калдыра. Ул Әйшияз шәһәрчеге валларының кирпеч ишелүдән барлыкка килгән валлардан гыйбарәт икәнен әйтә. Димәк, кайчандыр валлар өстендә кирпеч стена булган, дип әйтергә нигез бар.
Тирә-як авыл татарларының әйтүенә караганда, биредә татар шәһәрчеге булган һәм хан яшәгән. Шәһәрчекнең һәм ханның исеме билгесез. Шәһәрчек Казан каласыннан алда салынган дип исәпләнә.
Мари тарихчыларының да фикерен язып үтик. (Очерки истории Марийской АССР, Йошкар-Ола, 1965). Мари күршеләр, Әйшияз шәһәрчеге Мари җирләренең көньяк чигендә XIV гасырда болгарларның төньяккарак үтеп керүенә киртә ясау өчен төзелгән кальга булмадымы икән, дип язалар.
Олы Бәрәзә авылыннан Заһидуллин Галиулла (1874-1947) язып калдырган «Олы Бәрәзә тарихында» Кала тавы турында языла. (Марсель Әхмәтҗанов. Нугай Урдасы. Казан, 2002, 282 бит.) «Вәткә ханлыгы Болгар ханлыгына баш иеп, салым түләп торганнар. Аларны Татарстанга бастырмаганнар. Мөселман илләрен таларга киңәшеп чыксалар, арада бик канлы сугышлар кылып торганнар. Күбрәк сугыш фронтлары Өҗем басуларындин башланып, эчкә таба кереп дугувурлашып, солых ясар булганнар. Бу Кала тавында канаулар казып сугышканда, җылдан артык сугыш ясап, Вәткә губернасы Басалай авылы урнында вәткәләрне җиңеп, солых шарты төзегәннәр...»
Татарстан АССР тарихының 1 томында (Казан, 1959, 12 бит) бирелгән археологик картада бронза гасырында Казан тирәсендә кешеләр яшәгән һәм шул культураның истәлекләре табылган урын буларак, Әйшияз шәһәрчеге күрсәтелгән. Татарстанда бронза гасыры безнең эрага кадәр II меңьеллыкка туры килә. Шуннан, Кала тавының никадәр борынгы урын икәнен чамаларга була.
Тарихта яшәү өчен җайлырак урын эзләп, берничә яңа урынга күчкән авыллар билгеле. Нигездә, кешеләр мул сулы чишмә инеш буйларына урнашырга тырышканнар. Иске урында бары авыл булганын искәртеп зират кына торып калган. Күлле Киме һәм Дусым авыллары моңа ачык мисал.
Кала тавындагы «Хан зираты» һәм шәһәрчек янында да авыл булган. Соңарак монда яшәүчеләр, ул вакытта мул сулы чишмәсе булган, хәзерге Изгеләр зираты, Изгеләр чишмәсе янына күчкәннәрдер. Бу урында да зур авыл кору отышлы булмаган, ахыры. Чишмә юлы текә, Ашыт аста, ерак.
Ә менә бу урындагылар, бәхәссез, хәзерге Әйшияз авылы кешеләренең бабалары рәсми исеме Әйшияз булса да, әйләнә-тирә авыллар аны Әйши-асты (Әшиасты) диләр. Ягъни, югарыда, биектә, Кала тавында урнашкан Әйшияз авылының астында, түбәндә урнашкан авыл. Күәмгә якын урнашкан булса да, Күәм шәһәрчеге дип түгел, Әйшияз шәһәрчеге дип аталган бит. Димәк, Кала тавындагы тарихи урыннар хәзерге Әйшияз авылы белән бәйләнгән.
Әйшияз атамасы, Гайшә исемле хатын-кыз исеменә борынгы төрки телдән кергән «яз» (дала, тигезлек) сүзе кушылып ясалган. Әйшияз - «Гайшә даласы», «Гайшә тигезлеге» дигәнне белдерә булып чыга. Чагыштыр: Олыяз, Торнаяз, Дөбъяз, Арпаяз (Г.Ф. Саттаров, Татарстан АССРның антропотонимнары. Казан, 1973, 131 бит). Борынгы төрки сүз «яз» хәзер дә кулланыла. Яз (весна), язу сүзе «җәеп салу», җәелдерү, таркату мәгънәсендә кулланыла. Май язу, йон язу, сан-сөякләрем язылды, диләр. Соңрак бу сүз, язу, сызык сызу, авазларны сызымга күчерү, мәгънәсендә кулланыла башлаган. Ел фасылы яз да кар суга әйләнеп китә бит.
Авылга нигез салгач, чәчүлек җир хәзерләү өчен авыл тирәсендәге урманнар киселгән. Авыл янында тигезлек, дала
- «яз» барлыкка килгән. Изгеләр зиратында Таҗетдин мулла кызы Гайшәбикәнең күмелүен дә беләбез. Бәлкем, менә шушы Гайшәбикә исеме авылга исем булып киткән. Минемчә, Әйшияз исеме беренче менә шушы Изгеләр зираты һәм чишмәсе булган урындагы авылга бирелгән. Ул соңрак та барлыкка килгән бит. Ә «Хан зираты» һәм Шәһәрчеккә бу исемне галимнәр, Әйшияз янәшәсендә булганга гына биргәннәр.
Кала тавындагы Изгеләр зираты янындагы тигезлек, басу Ишми базары өсте дип атала. Биредә, Ишморат исемле кеше, атнаның бер көнендә базар ачып, атлар, мал-туар, савыт-саба, тормыш кирәк-яраклары саткан. Базарга тирә-як авыллардан татарлар, марилар килгән. Ишморатның җирләрендә җир асты юллары да булган дип сөйлиләр. Авыл бетсә дә, Ишморатның исеме басуга кушылып яши бирә.
XVII гасырның башларыннан Кара бәк (Габдулла хан) нәселеннән булган Нократ морзалары, патша хөкүмәте алдындагы хезмәтләре өчен, Казан ханлыгыннан калган җирләргә хуҗа итеп утыртылалар.
Бу нәселдән булган морзалар... Йомша, Чынбулат, Җанбулат (Янбулат) һәм башкалар хәзерге Арча, Әтнә, Балтач... төбәкләрендәге авылларга нигез салганнар. (Марсель Әхмәтҗанов. Нугай Урдасы. Казан, 2002, 243 бит). Бу язманың бәлкем, Кала тавы белән дә бәйләнеше бардыр?
Кала тавында урнашкан тарихи урыннар турында төгәлрәк мәгълүматны, быел җәй оештырылачак тарихи-археологик өйрәнүләрдән соң ишетербез.
Габдуллаҗан НИГЪМӘТҖАНОВ,
Югары Көек авылы.
К списку новостей