• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2
Телефон: +7(843)-665-67-36
E-Mail: nov.kir2022@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая"
Руководитель: Хайруллина Зульфия Ильгизовна
Год основания учреждения: 1953
У нас учатся: 106 обучающихся \ Бездә укыйлар: 106 укучы
У нас учат: 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы

Новости школы

Габдулла Тукайның иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган II районара фәнни-тикшеренү эшләре конкурсы

Опубликовано: 07.03.2012

 

Габдулла Тукайның иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган II районара фәнни-тикшеренү эшләре конкурсы нигезләмәсе

 

Районара фәнни-тикшеренү эшләре конкурсы Габдулла Тукайның тууына 126 ел тулу уңаеннан иҗатын тирәнтен өйрәнү, пропагандалау, 2004-2013 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру максатыннан үткәрелә.

 

Максаты һәм бурычлары:

 

       Габдулла Тукайның иҗатын тирәнтен өйрәнү, пропагандалау, Тукай елында эшләнгән эшләргә анализ ясау;

 

       укучыларда фәнни-тикшеренү күнекмәләре формалаштыру;

 

        халкыбызның тарихы, мәдәнияте, милли үзенчәлекләре белән кызыксындыру тәрбияләү;

 

       фәнни эзләнүләрдә иҗадилыкка омтылышларын булдыру;

 

       сәләтле балаларны ачыклау һәм аларның үсеше өчен шартлар тудыру;

 

       укучыларда әдәби иҗатка омтылыш тәрбияләү.

 

Катнашучылар

 

Конкурс эшчәнлегендә гомуми белем учреждениеләренең 8-11 нче сыйныф укучылары катнаша ала.

 

Конкурсны үткәрү шартлары һәм тәртибе

 

Конкурс 2012 нче елның 20 нче апрелендә Арча муниципаль районы Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе  базасында үткәрелә.

 

Укучы үзе сайлаган темага чыгыш әзерли (эзләнү эше, реферат, доклад, конкрет методика белән эшкәртелгән практик яки эксперименталь материал булырга мөмкин).

 

Укучы үзе теләгән жанрга әдәби әсәр иҗат итә.

 

Эшләр түбәндәге юнәлешләрдә дә булырга мөмкин

 

1.     Татар халкы яшәсә, Тукай да онытылмас (Тукай елы нәтиҗәләре) .

 

2.     Б.Урманче иҗатында Тукай.

 

3.    Габдулла Тукай иҗаты чит телләргә тәрҗемәдә.

 

4.    Казан арты- бай тарихлы һәм мәдәниятле як.

 

5.  Без – Тукай варислары (укучыларның үзләре язган шигырь, хикәя, әкият һәм башка жанрдагы әсәрләре).

 

           Хезмәтләр татар һәм рус телләрендә кабул ителә.

 

Текстның күләме 8 басма биттән артмаска тиеш.

 

Эзләнү эшендә күрсәтмә материаллар (рәсем, схема һәм карта, таблица, фоторәсемнәр булырга мөмкин).

 

Хезмәтнең язылу тәртибе

 

Эш төзәтүләрсез, А4 форматында (шрифт Times New Roman-14, интервал 1,5, уңнан - 1,5, сулдан -2,5, астан - 2, өстән - 1,5) компьютерда басылган булырга тиеш. Эзләнү эшләре папкага тегелеп тапшырыла.

 

Титул битенә белем бирү учреждениесенең тулы исеме, районы, укучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, сыйныфы, тема һәм укытучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме языла.

 

Кереш, йомгак, әдәбият исемлеге, төп өлешенең аерым бүлекләре яңа биттән башлана.

 

Кулланылган әдәбият исемлеге яңа юлдан алфавит тәртибендә языла.

 

 

 

Эзләнү эшләре түбәндәге таләпләргә җавап бирергә тиеш:

 

-  укучының теманы ачып бирә алуы, композициянең тулылыгы;

 

-  дәлилле һәм иҗади фикерләү сәләтенә ия булуы;

 

-  эшнең грамоталы, әдәби телдә язылган, китерелгән фактларның дөрес булуы шарт,

 

-  төрле жанрларга караган әдәби әсәрләрнең беркая да басылмавы шарт.

 

Конкурста чыгыш ясау вакыты 3-5 минут.

 

Укучы шушы вакыт эчендә эчтәлекне ачып, төп фикерләрен әйтеп бирә белергә тиеш (компьютер презентациясе хуплана).

 

Эшләр (электрон һәм язмача вариантта) заявка белән бергә 2012 нче елның 5 нче апреленә кадәр Яңа Кырлай урта мәктәбенә (422000, ТР, Арча муниципаль районы, Яңа Кырлай авылы, Үзәк урам, 2 йорт) җибәрелә.

 

Уңышлы дип табылган эш авторларына аерым чакыру җибәреләчәк.

 

№ п.п

Ф.И.

әтисенең исеме, туган елы

Район, мәктәп №, класс

Адрес, индекс

Паспорты буенча мәгълүмат: кем

тарафыннан,

кайчан

бирелгән

ИНН һәм пенсия, иминият таныклыгы

Фәнни

җитәкченең

Ф.И.

әтисенең

исеме.

Элемтә

өчен

телефон

номеры

(районның

коды)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Конкурсны оештыручылар

 

1.    Арча районы башкарма комитеты.

 

2.    Арча районы мәгариф бүлеге.

 

3.    Арча районы мәгълүмати-методик үзәк.

 

4.    Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе

 

 

 

Чыгышларны бәяләү өчен критерийлар

 

       эшнең фәннилеге;

 

       заман таләпләренә туры килүе;

 

       шул тема өстендә эшләүче галимнәрнең фикеренә таяну;

 

       эшләрнең җирле материалларга нигезләнгән булуы;

 

       эшнең максатын дөрес билгеләү;

 

       логик яктан дөрес фикерләү, дәлилләнгән нәтиҗәләр ясау;

 

Конкурсны йомгаклау һәм нәтиҗә ясау

 

Катнашучыларның чыгышы алдан билгеләнгән критерийлар буенча бәяләнә. Эксперт комиссиясе утырышы үткәрелә һәм җиңүчеләр турында карар чыгарыла.

 

Эксперт комиссиянең карары турында беркетмә языла. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырыла.

 

Белешмәләр өчен телефоннар:

 

Мәгълүмати-методик үзәк: 8(84366) 33012

 

Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе : 8 (84366) 56736

 

 

 

 



К списку новостей