• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2
Телефон: +7(843)-665-67-36
E-Mail: nov.kir2022@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая"
Руководитель: Хайруллина Зульфия Ильгизовна
Год основания учреждения: 1953
У нас учатся: 106 обучающихся \ Бездә укыйлар: 106 укучы
У нас учат: 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы

Новости школы

V Республикакүләм Габдулла Тукай укулары

Опубликовано: 14.04.2016

<span lang="TT" times="" new="" roman',="" serif;"="">Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әдипнең тормыш юлын өйрәнүне һәм иҗатын пропагандалау максатыннан, Россиядә Кино елы уңаеннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Г.Тукай әдәби музее, Арча муниципаль районы  Яңа Кырлай урта мәктәбе тарафыннан V Республикакүләм Габдулла Тукай укулары үткәрелде.Укулар быел Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе базасында үтте.  

14 нче апрель көнне  узган Габдулла Тукай укуларында республика мәктәпләреннән   килгән 84 укучының эше тыңланды. Укучыларыбыз  5 төрле номинациядә үзләренең хезмәтләрен якладылар: “Г.Тукай – күпкырлы шәхес”, “Г.Тукайның дуслары-фикердәшләре”, “Г.Тукай иҗаты иллюстрацияләрдә”, “Казаныбызда Тукайга бәйле истәлекле урыннар”, “Тукай рухы һәрчак күңелдә”. Габдулла Тукай укуларына килгән укучылар бөек Тукаебызның тормыш юлын, әдәби мирасын тирәнтен белүләрен, аны яратуларын расладылар. Бәяләгәндә эшнең фәннилеге, заман таләпләренә туры килүе, шул тема өстендә эшләүче галимнәрнең фикеренә таяну, эшләрнең җирле материалларга нигезләнгән булуы исәпкә алынды.  Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, Казан (Идел буе) федераль университеты галимнәре, күренекле журналистлар, Казандагы Г.Тукай музее хезмәткәрләре катнашында төзелгән жюри укучыларның фәнни һәм иҗади эшләренә югары бәя бирде. “Г.Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү” номинациясендә җиңүче укучыларыбызның эшләре дә тиешле бәяләрен алдылар. Укучыларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. 

Безнең мәктәптән бу укуларда Миңнуллина Зилә, Корбангалиева Илүсә, Корбангалиева Илгизә, Рәхимҗанова Алия, Хәсәнова Альбина, Гыйлмуллина Рәзинә уңышлы  чыгыш ясадылар. Аларга киләчәктә дә уңышлар телибез.

 



К списку новостей