Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 411 412 413 414 415 416 ( 417 ) 418 419 420 >>
-
Җиңүчеләрне котлыйбыз! 29.03.2012

29 март, язгы каникул вакытында, Арча шәһәрендә укучылар арасында район беренчелегенә шашка ярышлары үтте. Безнең мәктәптән 5 класс укучысы Галимуллина Алсу 2 урын, 10 класс укучысы Шафигуллина Йолдыз 3 урыннарны алдылар.
-
"Шәхри Казан" газетасы бездә кунакта 22.03.2012

22 март көнне безнең мәктәптә "Шәхри Казан "газетасы хезмәткәрләре белән очрашу булды.Кичә барышында укучылар газетаның эшчәнлеге,чыгып килгән рубрикалар белән таныштылар,үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.Очрашу бик җанлы үтте.
-
Безнең мәктәп укучылары Республикада район данын яклый 12.03.2012

12 март көнне мәктәбебезнең 6 укучысы Г.Ибраһимовның 125 еллыгына багышланган V Республика фәнни-гамәли конференциясендә чыгыш ясадылар.
-
Г.Ибрагимовның 125 еллыгына багышланган V Республика фәнни-гамәли конференциясендә уңышлы чыгыш ясаган укучыларны һәм аларның фәнни җитәкчеләрен котлыйбыз 12.03.2012

-
Габдулла Тукайның иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган II районара фәнни-тикшеренү эшләре конкурсы
07.03.2012
20 апрель көнне Арча районы Яңа Кырлай урта мәктәбендә Габдулла Тукайның иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган II районара фәнни-тикшеренү эшләре конкурсы үтәчәк.
-
8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне! 06.03.2012

Хөрмәтле Хатын-кызлар!
Ихлас күңелдән Сезне язның беренче бәйрәме - 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәбез!
Яз аеның шушы ямьле көнендә Сезгә фидакарьләрчә хезмәтегез өчен, тормыш сөючәнлегегезне сүндермичә өмет һәм ышаныч белән яшәвегез өчен, мәхәббәтегез һәм бу изге хисне югалтмыйча саклавыгыз өчен эчкерсез рәхмәт. Сезгә сәламәтлек, яшьлек, матурлык, ана бәхете һәм гаилә шатлыклары, тынычлык муллык телибез!
Мәктәп администрациясе, профком комитеты.
-
Профсоюз членнары арасында чаңгы ярышы. 25.02.2012

25нче февраль көнне Арча шәһәрендә, стадионда профсоюз членнары арасында чаңгы ярышлары булып узды. Яңа Кырлай урта мәктәбе командасы: Зарипов Х.Х., Мифтахова Г.Г., Хабриев Ш.С., Ганеев И.Т., Ахметгалеева Э.А., Рахимова Р.И.,Кабирова А.Р.лар зур активлык күрсәттеләр.
Мәктәп данын яклап чыгыш ясаганнары өчен коллегаларыбызга рәхмәт белдерәбез.
-
Кошлар – безнең дусларыбыз! 24.02.2012

24 нче февраль көнне Яңа Кырлай урта мәктәбендә “Кошлар безнең дусларыбыз” дигән темага 1-6 класс укучылары катнашында ачык тәрбия чарасы үткәрелде. Бу чарада Татарстан урман хуҗалыгы министрлыгының Ашыт дәүләт табигать тыюлыгы вәкилләре: Сабиров Рамил Рахимович, Ахмәтҗанов Рашит Зиннурович, Ахметова Лейсан Рашитович катнашты.
-
23 февраль -Ватанны саклаучылар көне. 23.02.2012

Хөрмәтле ир-егетләребез!
Сезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз.Сезгә эшегездә иҗади уңышлар,сәламәтлек,шатлыклар телибез.
-
"Ягез әле , егетләр!"
22.02.2012
Ел саен мәктәбебездә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан "Ягез әле , егетләр" ярышы уза.
20 һәм 22 февраль көннәрендә 5 класстан алып 11 класска кадәр укучылар көч сынаштылар.Хәрбиләрчә төз итеп җыр астында атлау ,урында төрле командалар башкару ,ир балаларыбызның төрледән-төрле күнегүләр үтәве дисеңме-берсе дә калмады.
Классларның һәркайсы яхшы хәзерлектә икәне күренеп торды.Ә менә инде аркан тартуда 7 һәм 9 класс укучыларына тиңнәр булмады.













