Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 381 382 383 384 385 ( 386 ) 387 388 389 390 >>
-
Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле концерты 09.02.2015

9 февраль көнне укучыларыбыз район мәдәният йортына Татарстан республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле концертына бардылар. Ансамбль репертуарындагы Казан,Себер,Кырым татарларының җыр-биюләре, зәвык белән тегелгән сәхнә костюмнары, ансамбльдәге егет-кызларның төрле уен коралларында уйнаулары укучылар күңеленә хуш килде. Ансамбльнең җитәкчесе - Татарстанның халык , Русиянең атказанган артисты, якташыбыз Айдар Фәйзрахманов .
-
Ибраһим Хәлфин исемендәге конференция! 09.02.2015

2015 нче елның 7 февралендә Казан шәһәре Авиатөзелеш районы 14 нче гимназиясендә күренекле мәгърифәтче, галим Ибраһим Хәлфин исемендәге X Республика фәнни-эзләнү укучылар конференциясе булып узды. Яңа Кырлай урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Корбангалиева Илүсә Зөлфәт кызы Бөек Ватан сугышында катнашкан татар язучыларына багышланган “Иң яхшы компьютер презентациясе” бәйгесендә катнашып, III урын алды, Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломы белән бүләкләнде. Җитәкчесе – татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәтгалиева Эльмира Алис кызы.
Биредә шулай ук укытучыларыбыз Зарипова М. Р., Кабирова Ә.Р., Рахимова Р.И., Шакирова И.М., Гайфуллина Л.Х. дәрес эшкәртмәсе бәйгесендә катнашып, шаһәдәтнамә белән бүләкләнделәр.
-
ТАТАРСТАННЫҢ ХАЛЫК ШАГЫЙРЕ ФӘНИС ЯРУЛЛИН 09.02.2015

2015 ел – Әдәбият елына карата төзелгән мәктәп планы нигезендә, укучыларны шагыйрь, язучы Ф.Яруллинның тормышы һәм иҗаты белән таныштыру; үз фикерләрен әйтергә өйрәтү; укучыларда язучы иҗатына хөрмәт һәм кызыксыну тәрбияләү, туган көнен искә алу максатыннан, китапханәче Фирдания Ансаровна укучыларга Ф.Яруллинның иҗаты турында кыскача информация бирде, көндәлекләр китабы белән таныштырды .
Фәнис Яруллинны белмәгән татар укучысы юктыр. Яшьлек таңында фаҗигага юлыгып, 53 ел гомерен урын өстендә үткәргән, шуңа да карамастан хәләл җефете Нурсөя апа тәрбиясендә тормышка, кешеләргә һәм бигрәк тә иҗатка мәхәббәтен югалтмыйча сикәлтәле озын гомер юлы узган киң күңелле шәхес иде ул.
Фәнис Яруллин арабыздан 73 яшендә 2011 елның салкын декабрендә китте. Язучы уй-фикерләрен көндәлек дәфтәрләренә язып-теркәп барган. Аларда аның язмышы да һәм безнең җәмгыятебезнең чын йөзе, мәдәниятебезнең торышы да ачык күренә. Көндәлекләрен бер тышлыкка туплау максатыннан, “Хәтер төпләрендә утлы күмер” исеме астында бу китапны ул үзе әзерләп, кереш сүзен язган, әмма менә нәшер итәргә өлгермәгән. Язучының җәмәгате Нурсөя апа Фәнис Яруллинның соңгы васыяте булып калган әлеге китапны үз акчасына эшләтеп, бастырган. Китапның макетчы-дизайнеры – Азат Гаязов.
-
Лыжня Татарстана -2015 08.02.2015

8 февраля в г. Арск состоялось Первенство района по лыжным гонкам в рамках Всероссийского массового лыжного соревнования "Лыжня Татарстана-2015", посвященного 70-летию Победы в Великой Отечественной войне.
-
Милли көрәш 07.02.2015

7 февраль көнне Курса-Почмак урта мәктәбендә милли көрәш буенча "Татарстан яшьләре" призына сайлап алу ярышы үтте. Безнең мәктәптән Файзиев Данис – 2урынны һәм Гумарханов Булат, Ибрагимов Алмаз 3нче урынны алдылар. Җиңүчеләргә ООО "Ак Барс-Агро" җитәкчесе бүләкләр тапшырды.Барлык җиңүчеләрне дә котлыйбыз һәм киләчәктә уңышлар телибез.
-
Созвездие -Йолдызлык
06.02.2015
Бүген мәктәбебезнең Гөлзада Нуриахметовна җитәкчелегендәге "Гөлләр" вокал ансамбле районда үткәрелгән "Созвездие - Йолдызлык 2015" бәйгесеннең сайлап алу турында катнашты. Иҗади уңышлар телибез аларга.
-
«Во имя мира на земле» 06.02.2015

6 февраля в МБУ “Арская ЦБС” прошел муниципальный этап Республиканского конкурса чтецов «Во имя мира на земле» , посвященный 70-летию Великой Победы. И наши ученики Гайфуллина Лилия (5кл.) и Рахимова Динара (5 кл.) получили Благодарственное письмо за активное участие, а ученик 8 класса Шарипов Камиль занял 3 место в этом конкурсе. Поздравляем! Желаем здоровья , творческих успехов и стать настоящим патриотом своей Родины!
-
Батырлык дәресе 05.02.2015

Гражданлык-патриотик тәрбия бирү айлыгы планы нигезендә 5 февраль көнне мәктәбебездә “Сталинград сугышы” на багышланган батырлык дәресе үтте. Бердәм тәрбия сәгатендә тарих укытучысы Шиһапова Гөлгенә Хәсбиулловна Сталинград сугышының Икенче бөтендөнья сугышының иң зур хәрби-сәяси вакыйгасы булуы турында сөйләде. 1942 елның ноябреннән 1943 елның 2 февраленә кадәр совет гаскәрдәре дошманга каршылык күрсәтәләр. 1943 елның 31 гыйнвар – 2 февралендә немец гаскәрләренең чолганышта калган группировкасы фельдмаршал Ф.Паулюс җитәкчелегендә капитуляцияли. 90 меңнән артык кеше әсирлеккә алына. Сталинград янында барган сугышларда немецлар һәм аларның союзниклары барлыгы 1,5 млн кешесен югалталар. Сталинград оборонасында безнең якташларыбыз да катнаша.
Аларның батырлыгы мәңгелек.
-
"Без барыбер җиңдек үлемне!" шигырь конкурсы 03.02.2015

Район этабына сайлап алу максатыннан, мәктәбебездә Яңа Кырлай авыл китапханәсе мөдире "Без барыбер җиңдек үлемне!" дип исемләнгән шигырь конкурсы уздырды. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелгән әлеге чара Бөек Ватан сугышы елларында халкыбызның фронтта һәм тылда күрсәткән тиңдәшсез батырлыгы үрнәкләре белән яшь буынны таныштыру; буыннар арасындагы бәйләнешне ныгыту, укучылар күңелендәге сугыш чорын, намуслы хезмәт белән көн күргән сугыш һәм тыл ветераннарына, апаларга ,әбиләргә, тыл ветераннарына олы хөрмәт хисе тәрбияләү, гадел, тату, эшчән, игелекле булырга омтылыш уяту максатын күздә тотты. Кичәнең икенче өлешендә 9-14 яшьләрдәге укучыларыбыз татар һәм рус әдипләренең сугыш темасына язылган әсәрләрдән өзекләрне, шигырьләрне яңгыраттылар. Район этабына 5 класс укучылары Рахимова Динараның һәм Гайфуллина Лилиянең, 8 класс укучысы Шарипов Камилнең чыгышлары сайланып алынды. Барлык катнашкан укучыларга да бүләкләр бирелде.
-
День воинской славы России 02.02.2015

2 февраля - День воинской славы России - День разгрома советскими войсками немецко-фашистских войск в Сталинградской битве в 1943 году! Сталинградская битва является одним из важнейших событий Второй мировой войны, которая стала переломным моментом в ходе военных действий, после чего немецкие войска окончательно потеряли стратегическую инициативу. Сталинградская битва являлась самым кровопролитным сражением в истории человечества. По приблизительным подсчётам, суммарные потери обеих сторон в этом сражении превышают два миллиона человек. Благодаря мужеству советского народа, наша страна отметила начало своего освобождения.
Дорогие ветераны! Искренне желаем вам здоровья, внимания близких и долголетия. К сожалению, всё меньше остаётся тех, кто видел войну своими глазами, кто прошёл её дорогами, кто вынес на своих плечах все её тяготы и лишения. С каждым годом на мероприятия в вашу честь приходит всё меньше очевидцев тех страшных событий.
Прошедший сталинградский ад навсегда останется в нашей памяти!













