Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 381 382 383 384 ( 385 ) 386 387 388 389 390 >>
-
Муса Җәлил – патриот шагыйрь! 17.02.2015

Яңа Иябаш авылы башлангыч мәктәбендә Муса Җәлил иҗатына багышланган шигырь бәйрәме узды. Муса Җәлил дөньяның горурлыгы, күп милләтле әдәбиятның, бөтен прогрессив кешелек культурасының мактанычы. Аның “Моабит дәфтәре” циклы шигырьләрендә батырлык рухы һәм ихтыяр көче ташып тора. Алар Ватанга, халыкка тирән мәхәббәт, хак эшнең тантана итәчәгенә ышаныч белән сугарылганнар. Тирән мәгънәле, искиткеч нәфис, ялкынлы бу шигырьләрне укыганда, Муса Җәлилнең батырлыгына, рухи сафлыгына, намуслылыгына сокланмый мөмкин түгел! Ул миллионнар өчен яшәү үрнәге булып әверелде.
-
“Әфган җилләре...” 17.02.2015

16 февраль көнне мәктәбебездә Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруның 26 еллыгына багышланган Батырлык дәресе үтте. Тарих укытучысы Шиһапова Г.Х. дәрестә ерак Әфган җирендә гомерләре өзелеп, мәңге яшь булып калган солдатлар, ул дәһшәтле көннәрнең шаһиты булып яшәүче исәннәр хакында, бу сугыштан исән-сау кайтучылар турында сөйләде. Без аларның батырлыгы белән горурланабыз.
-
Гашыйклар көне 16.02.2015

14 февраль көнен бар дөнья Гашыйклар көне буларак билгеләп үтә. Әлеге көннең ерак гасырларга киткән истәлекле, матур тарихы бар. Безнең эраның 269 елында Рим императоры армиясендә солдатлар санын саклап калу ниятеннән аларны өйләнүдән тыя. Әмма бу гына яшь солдатларга гашыйк булуга, гаилә коруга киртә була алмый. Шул ук вакытта гашыйклар яклы христиан рухание Валентин яшьләрне кавыштырып йөрүдә төп рольне уйнаучы була. Моны белеп алган император Валентинны үтерергә куша. Тоткында торганда Валентин үзе дә төрмә начальнигы кызына гашыйк була һәм аңа хат яза. Әмма әлеге хатны Валентинны үтергәннән соң, 14 февраль көнне тапшыралар. Хатта Валентин үзенең мәхәббәте турында язган була. Шуннан бирле бар гашыйклар бу көнне бер-берсенә мәхәббәтләрен аңлатып хат язалар, бүләкләр бирешәләр. Безнең мәктәптә дэ бу көн билгеләп үтелде, укучылар бер-берсенә “валентинкалар” яздылар. Кичен 14 февраль көнне Яңа Кырлай мәдәният йортында 8-11 класс укучылары өчен бәйрәм дискотекасы оештырылды. Укучылар туйганчы биеделәр, 10 класс укучылары әзерләгән уеннарда катнаштылар.
-
Татар теле һәм әдәбияты, тарих атналыгы 14.02.2015

Бу атнада мәктәбебездә татар теле һәм әдәбияты, тарих атналыгы узды. Атналыкта төрле чаралар үткәрелде. Чаралар Әдәбият елына һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланды. Чараларда барлык класс укучылары да актив катнаштылар. Атналыкка йомгак линейкада ясалачак.
-
“Туган телнең пар канаты” 13.02.2015

13 нче февраль көнне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зарипова М.Р. мәгърифәтче, галим һәм язучы Каюм Насыйри тууына 190 ел тулуга багышлап “Туган телнең пар канаты” исемле кичә үткәрде. Кичәдә 5-8 класс укучылары катнашты. Алар бик эчтәлекле газеталар чыгардылар, төрле биремнәр үтәделәр. Укучылар кичәдә бик теләп катнаштылар.
-
"Гомерем минем моңлы бер җыр иде, Үлемем дә яңрар җыр булып." 13.02.2015

Муса Җәлил ... Бу исемне телгә алуга, күз алдына ниндидер гадәттән тыш кеше килгәндәй була. Ул – ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен курку белмәс көрәшче дә, үлемне ирләрчә батыр каршылаган каһарман да. Бүген китапханәче Фирдания Ансаровна, Муса Җәлилне искә алу көне уңаеннан, башлангыч класс укучылары белән шигырь сөйләү кичәсен уздырды. Аның шигырьләренә җырлар башкарылды. Кичәнең икенче өлешендә 5 класс укучылары белән Муса Җәлилнең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнүгә багышланган әдәби викторина уздырылды.
-
Иртәнге зарядка 13.02.2015

Мәктәбебездә укучылар арасында иртәнге зарядка ясау гадәткә кереп бара. Бүген дә 1-7 класс укучылары күңелле музыка астында төрле күнегүләр эшләделәр. Укучылар бу акциягә бик теләп катнашалар. Иртәне күңелле зарядкадан башлау көн буена укучыларга күтәренке кәеф бирә.
-
“Сугыш беткәнгә дә 70 ел бар, ә күңелләр һаман яралы" 12.02.2015

12 нче февраль көнне мәктәптә Әдәбият елы уңаеннан “Сугыш беткәнгә дә 70 ел бар, ә күңелләр һаман яралы" исемле китап укучылар конференциясе булып узды. Конференциядә укучылар сугышта катнашкан язучылар турында, аларның әсәрләре турында сөйләделәр. Татар теле укытучысы Зарипова М.Р. аларга бу әсәрләрне укырга киңәш бирде. Конференция укучылар өчен бик файдалы булды.
-
Военно-патриотическая игра «ЗАРНИЦА» 12.02.2015

12 февраля в нашей школе прошел зональный этап военно-патриотической игры «Зарница», посвященной 70-летию Великой Победы. В игре участвовали 10 школ. В программу игры «Зарница» были включены конкурсы: интеллектуальный конкурс «Ратные страницы истории России», Стрелковая подготовка «Снайперы», «Метание гранаты в цель», «Минное поле», «Вынос раненого из-под обстрела», «Полоса препятствий», «Преодоление препятствия «по-пластунски», «Химзащита». Победителями зонального этапа военно-спортивной игры «Зарница» по итогам всех этапов были признаны: I место - Команда МБОУ «Арская СОШ №1 им.В.Ф.Ежкова с УИОП», II место – команда МБОУ «Ново-Кырлайская СОШ», III место – команда МБОУ «Лесхозская СОШ». Команду нашей школы представили учащиеся 7 класса: Галимуллин Р., Камалиев Ф, Муртазин И., Хабибуллин И., Яруллин Р., Павлов И., Сабирова Т., Минзина Л.. Поздравляем победителей! Команды показали высокий уровень подготовки, как в интеллектуальном конкурсе, так и в конкурсах военно-прикладной направленности. Команды проявили сплоченность, умение поддерживать командный дух. Выражаем благодарность педагогу-организатору по ОБЖ Галимзянову Ф.М. и всем учителям-организаторам за проведение такого значимого мероприятия!
-
Поздравляем!
10.02.2015
Итоги районного этапа республиканских конкурсов по антикоррупционной деятельности в 2014 году: по конкурсу сочинений «Будущее моей страны -в моих руках» - 2 место Гайфуллиной Раиле Рашатовне, Диплом 2 степени (рук. Гайфуллина Лейсан Харисовна); по конкурсу сочинений-эссе школьников «Скажем коррупции «Нет» среди сочинений-эссе школьников на родном языке - 2 место Закирову Раилю Ирековичу, Диплом 2 степени (рук. Зарипова Миляуша Рафисовна).













