Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 361 362 363 364 365 ( 366 ) 367 368 369 370 >>
-
Единый урок безопасности в сети Интернет 29.10.2015

В связи с нарастающим глобальным процессом активного формирования и широкомасштабного использования информационных ресурсов особое значение приобретает информационная безопасность детей. Просвещение подрастающего поколения в части использования различных информационных ресурсов, знание элементарных правил отбора и использования информации способствует развитию системы защиты прав детей в информационной среде, сохранению здоровья и нормальному развитию.
29 октября учитель информатики Ильнар Тауерисович провел единый урок безопасности в сети Интернет. Ученики вспомнили понятия «угроза», «безопасность», «информация», виды угроз. Ильнар Тауерисович познакомил с основными правилами поведения в сети Интернет.
-
Пробный ОГЭ по математике. 28.10.2015

Сегодня в нашей школе прошел пробный ОГЭ по математике. Проведение пробного экзамена необходимо для того, чтобы проверить знания учащихся.
-
“Җәнлекләр дә табигать баласы” темасына ачык тәрбия чарасы 27.10.2015

Мәктәбебезнең биология укытучысы Мифтахова Гөлнар Гарифҗан кызы Бөтендөнья Җәнлекләрне саклау көненә багышланган “Җәнлекләр дә табигать баласы” темасына ачык тәрбия чарасы күрсәтте. Бу чарага Татарстан республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк Территориаль идарәсе белгече Латыш Фирдәвес Камилевна һәм Татарстан урман хуҗалыгы министрлыгының Ашыт дәүләт тыюлыгы вәкиле Әхмәтҗанов Рәшит Зиннурович жюри булып килделәр. Бу чара укучылар өчен тәрбияви яктан бик әһәмиятле булды.
-
Республиканский обучающий семинар учителей математики 27.10.2015

27 октября учителя математики Салахова И.Г. и Ганеев И.Т. приняли участие в республиканском обучающем семинаре "Методика подготовки к ЕГЭ и ОГЭ по математике» в г. Зеленодольске на базе МБОУ «Лицей №9 им.А.С.Пушкина», где выступил с лекцией Семенов Андрей Викторович-кандидат педагогических наук, заведующий лабораторией математики Московского института открытого образования, автор пособий по подготовке к ЕГЭ по математике.
-
Ачык дәрес 26.10.2015

Мәктәбебездә пенсионер укытучы Галиуллина Рәзилә Юныс кызы 7 классларда биология фәненнән “Туган ягымдагы сакланучы җирлекләр(территорияләр)” темасына ачык дәрес күрсәтте. Ачык дәрестә Татарстан республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк Территориаль идарәсе белгече Латыш Фирдәвес Камилевна һәм Татарстан урман хуҗалыгы министрлыгының Ашыт дәүләт тыюлыгы вәкиле Әхмәтҗанов Рәшит Зиннурович чыгыш ясадылар.Укучылар табигатьнең нинди зур байлык икәнен, аны сакларга кирәклеген аңладылар дип ышанасы килә.
-
Көзге бал 26.10.2015

Бүген мәктәбебездә 9-11 класслар арасында бик матур "Көзге бал" бәйрәме булып узды. Укучыларыбыз үзләренең уңганлыкларын, җитезлекләрен төрле конкурсларда катнашып күрсәттеләр. Катнашучы кызлар арасыннан 9 класс укучысы Шакирова Гөлүзә "Көз сылуы - 2015" исеменә лаек булды.
-
Көзге фантазия 24.10.2015

Мәктәбебездә 1-4 класслар арасында "Мульт геройлары Кырлайда", ә 5-11 класслар өчен мәшһүр шагыйребез Г.Тукайның 130 еллыгына багышланган ""Г.Тукай паркы"ның проекты" көзге композицияләр бәйгесе оештырылды. Барлык класслар да төрле номинацияләрдә җиңүче дип табылды. Көзге паркта нинди генә Г.Тукай иҗатының геройлары каршы алмый безне! Күпме көч, фантазия кертелгән бу эшләргә! Молодцы, укучылар!
-
Газета-журналларга язылырга онытма. 23.10.2015

1 сентябрьдән барлык төр газета-журналларга 2016нчы елның беренче яртыеллыгы өчен язылу башланды. Бу көннәрдә газета- журналларга ташламалы бәяләрдән язылу мөмкинлеге бар.
-
"Сөмбелә" бәйрәме 23.10.2015

23 нче октябрь көнне 5 - 8 класслар арасында "Сөмбелә" бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмне 5 класс укучылары башлап җибәрде, бәйрәмнең символы булган Сөмбелә дә катнашты әлеге чарада. Һәр команда эчтәлекле чыгышлары, үзенчәлекле биюләре, җырлары белән аерылып торды. Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
9 класс укучылары имтихан тапшыруга хәзерләнә. 22.10.2015

9 класс укучылары рус теле фәне буенча сынау имтиханы эшләделәр.Алар алда торган төп дәүләт имтиханын уңышлы тапшыру өчен ныклы белемнәр кирәклегенә тагын бер кат инандылар.













