Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 361 362 ( 363 ) 364 365 366 367 368 369 370 >>
-
Международный день инвалидов 01.12.2015

Школьный библиотекарь Мифтахутдинова Фирдания Ансаровна провела урок доброты к международному дню инвалидов на тему «Согреем душу теплым словом». Приготовила выставку «Сильные духом».
-
Математика, физика һәм информатика атналыгы. (1 нче көн) 01.12.2015

Бүген 1 декабрь көнне мәктәбебездә "Математика, физика һәм информатика атналыгы" старт алды.
Математика фәне бик борынгы булса да , һәрвакыт яшь булып кала. Чөнки ул кеше тормышыннан аерылгысыз. Ул башка фәннәргә дә ярдәм итә.
Атналыкны иртәнге линейкада 5 класс укучылары ачып җибәрделәр.
Алар һәр фәндә математиканың роле зур икәнен сөйләп үттеләр.
-
Читательская конференция! 30.11.2015

30 ноября в Новокырлайской сельской библиотеке учительница русского языка и литературы совместно с библиотекарем Ахметзяновой Н.Н. провела читательскую конференцию по стихотворению М.Ю.Лермонтова «Бородино».
Цели читательской конференции:
Развивать любовь к творчеству М.Ю.Лермонтова;Воспитывать чувство уважения к русской литературе;
Воспитывать любовь к Родине.
-
Әниләр көне белән!!! 29.11.2015

Әни... Нинди матур сүз бу! Бу сүзне һәркем үзенең иң кадерле, иң якын, иң газиз кешесенә әйтә. Шушы бер сүздән әниләр безнең шатлыкны да, кайгыны да белә. Чөнки "әни" сүзе һәркемнең йөрәгендә туа, ә йөрәктән чыккан сүз йөрәккә барып керә. "Әни" дип эндәшә алган кеше нинди бәхетле! Әниләр безне тугыз ай буе йөрәк түрендә йөртеп, дөньяга китергән, бәхетле, тәүфыйклы бала булсын дип теләк теләп, ак биләүгә биләгән, еласак, юаткан, моңлы бишек җырлары җырлап йоклаткан, татлы йокыбыздан иркәләп уяткан. Авырсак, төн йокыларын калдырып, безне баккан., безнең уңышларыбызга сөенгән, кайгыларыбызга көенгән. Үзенең йөрәк җылысын, мәхәббәтен кызганмаган, гомер буе безгә иң зур терәк, олы киңәшче булган, яшәү өчен көч биргән. Әниләр безне кешеләргә карата шәфкатьле, ярдәмчел булырга, хезмәтне яратырга өйрәткән, зур тормышка әзерләгән. Боларның барысы өчен дә без әниләргә бик зур рәхмәтле! Дөньяда әниләрдән дә изге зат юктыр. Ана өчен бала – җир йөзендә бернәрсә белән дә тиңли алмаслык йөрәк парәсе. Олыгаеп, чәчләргә чал кергән булса да, әниләр өчен без һаман бала булып калабыз.
Әни – җирдә иң кирәкле кеше,
Әниләрнең белик кадерен.
Җил-давылдан саклап үстергән ул,
Кызганмыйча бөтен гомерен.
Кая барма, шунда әнкәй йөзе,
Кая барма – әнкәй күңелдә.
Бары әни генә синең өчен
Җанын биреп яши гомергә.
Кадерле, хөрмәтле әниләр! Сезне чын күңелебездән күркәм бәйрәм – Әниләр көне белән тәбрик итәбез. Сезнең һәркайсыгызга ныклы сәламәтлек, бәрәкәтле озын гомер, ак бәхетләр, гаиләләрегезгә иминлек телибез. Газиз балаларыгызның игелеген күреп, яраткан әни һәм әби булып, шатланып-куанып яшәүләр насыйп булсын!
-
Математика фәненнән олимпиада! 28.11.2015

Математика фәне буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының район этабы узды. Бу этапта 2 нче призлы урын алучы, мәктәбебезнең 8 класс укучысы, Хасанова Альбинаны зур уңышы белән котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Начар гадәтләрдән ерак йөрик! 27.11.2015

27 ноябрь көнне Рәхимова Рәмзия Исмәгыйль кызы “ Ноябрь - начар гадәтләр белә көрәш” айлыгына нәтиҗә ясап, 11 класс укучылары белән “Эчүчелек, тәмәке тарту,наркоманиядән ерак йөрик“ исемле тәрбия сәгате уткәрде. Укучылар сәламәтлеккә тискәре йогынты ясаучы яман гадәтләрне һәм аларның организмга нинди зыян китерүе турында сөйләштеләр. Алар кешенең үзенә генә түгел,гаиләсенә һәм башка кешеләргә, җәмгыятькә дә зур зыян китерүен ачыкладылар. «Без алардан ераграк йөрик, үзебезгә алмыйк. Сәламәт булыйк!» дигән, нәтиҗә ясадылар.
-
Иң җылы яктылык 26.11.2015

Бүген 5 класста "Иң җылы яктылык" темасына тәрбия сәгате үтте. Тәрбия сәгатенең төп максаты: Укучыларга җир йөзендә иң җылы яктылык, иң якты нурның газиз кешеләребез - әниләрдән икәнен аңлату, Әниләргә хөрмәт, ихтирам, мәхәббәт тәрбияләү.
Иң якты нур безнең газиз әниләребездән килә.Ул җылы яктылык гомеребез буена безнең юлыбызны яктырта, күңелебезне җылыта. Шул нур, шул яктылык булганда гына без бәхетле, безгә рәхәт.
-
“Тукай эзләреннән” исемле фоторәсем-сәяхәт, рәсемнәр конкурсы нәтиҗәләре 25.11.2015

Бөек шагыйребез, якташыбыз Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан район күләмендә мәктәп укучылары арасында Арча муниципаль районы мәгариф идарәсе тарафыннан “Тукай эзләреннән” исемле фоторәсем-сәяхәт, рәсемнәр конкурсы оештырылды. Конкурс 2 номинациядә үтте. Конкурста 1-4 класс укучылары рәсемнәр, 5-11 класс укучылары фоторәсемнәр белән катнаштылар. Яңа Кырлай урта мәктәбенә конкурста катнашу өчен барлыгы 174 эш килде. Башка районнардан да эшләр бар иде. 23 нче ноябрь көнне мәгариф идарәсе вәкилләре, сәнгать мәктәбе укытучылары һәм “Арча хәбәрләре” газетасы журналистлары катнашындагы комиссия укучыларның эшләрен бәяләде. Рәсемнәргә урын биргәндә, яшь иҗатчының эшләрендә чагылган төсләр үтемлелелеге һәм гармониясе, рәсем ясауның оригиналь техникаларына игътибар ителде. Комиссия тарафыннан фоторәсемнәрнең конкурс тематикасына туры килүе, кызыклы һәм җәлеп итә торган, ачык төшерелгән булуы исәпкә алынды . Конкурска, чынлап та, бик кызыклы, эчтәлекле, иҗади эшләр килгән иде. Комиссия 6 укучының эшен, төрле юнәлешләр буенча, гран-прига, 44 укучының эшен призлы урыннарга лаек дип тапты. Дипломнар һәм таныклыклар мәгариф идарәсе тарафыннан декабрь аенда мәктәпләргә таратылачак. Конкурста катнашучыларга тагын да яңа үрләр яулауларын, иҗади уңышлар теләп калабыз.
-
Урок толерантности. 24.11.2015

В 7 классе прошёл урок толерантности. Учащиеся составили кластер понятию "толерантность" .
Толерантность- это свойство характера человека, позволяющее ему быть выдержанным , уметь мириться с существованием чего-либо, кого-либо, быть снисходительным к чему-либо, кому-либо. -
Татар теле 24.11.2015

24 нче ноябрь көнне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зарипова Миләүшә Рафис кызы 5 нче класста татар теленнән "Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре" дигән темага ачык дәрес бирде. Дәрес укытучылар тарафыннан яхшы бәяләнде.













