Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
E-Mail: | nov.kir2022@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
Год основания учреждения: | 1953 |
У нас учатся: | 106 обучающихся \ Бездә укыйлар: 106 укучы |
У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 21 22 23 24 ( 25 ) 26 27 28 29 30 >>
-
Лагерьның икенче көне 02.06.2024
Лагерьның икенче көне иртәнге зарядка белән башланды. Укучыларыбыз лагерьның ачылу тантанасына әзерләнде: җырлар, флешмоб өйрәнделәр, газета чыгардылар.
-
"Дуслык" исемендәге мәктәп яны сәламәтләндерү һәм ял лагеры 01.06.2024
Бүген мәктәбебездә, "Россия бөркетләре" һәм "Алдынгылар хәрәкәте" юнәлеше буенча ике отряд тупланып, "Дуслык" исемендәге мәктәп яны сәламәтләндерү һәм ял лагеры эшли башлады. Укучылар "Исәнме, лагерь!" беренче гомуми сборга - линейкага җыелдылар, лагерьның эчке тәртип һәм куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштылар.
-
Халыкара балаларны яклау көне 01.06.2024
1 июнь, гадәттәгечә, һәр елны Халыкара балаларны яклау көне буларак билгеләнеп үтелә. Безнең балалар өчен ул һәрвакыт иң күркәм һәм иң көтеп алынган бәйрәм, чөнки мәктәпләрдә укулар тәмамланган һәм каникуллар башланган вакыт бу. Шулай ук җәйге лагерыбызның беренче көне! Бүгенге бәйрәм көнендә балаларыбыз саф һавада рәхәтләнеп бәйрәм иттеләр һәм отрядлар "Асфальтта рәсем ясау" бәйгесендә катнаштылар. Кадерле балалар! Балачагыгыз күңелле, сөенечле мизгелләргә бай булсын. Җәйге ялларыгызның файдалы һәм мавыктыргыч узуын телибез. Бәхетле һәм сәламәт булыгыз, балалар!
-
Котлыйбыз! 01.06.2024
Кичә Арчада «Мин Арча Баласы»фестивале узды. Безнең беренчел бүлек 2023-2024 уку елы йомгаклары буенча иң яхшы алдынгылар советына керде һәм диплом, призлар белән бүләкләнде.
Вчера в Арске прошел фестиваль «Мин Арча Баласы». Наше первичное отделение вошло в лучшие Советы Первых по итогам 2023-2024 учебного года и было награждено дипломом с призами.
-
Котлыйбыз! 01.06.2024
1 июнь - балаларны яклау көне уңаеннан оештырылган бәйрәмдә укучыларыбыз дипломнар һәм бүләкләр алдылар. 8 класс укучысы Исмагилова Адилә "Мин Арча баласы" проекты кысаларында узган "Мин Арчаны беләм" җыр конкурсында 3 урын, 10 класс укучысы Гайфуллина Рузия "Мин Арчаны яратам" фотоконкурсында җиңү яуладылар. Кызларыбызны уңышлары белән котлыйбыз. Киләчәктә уңышлар телибез!
-
Летнее настроение! 31.05.2024
У наших Орлят летнее настроение! Ученики 4 класса совместно с советником директора по воспитанию Шакировой И.М. организовали мастер-класс «Здравствуй, лето!», посвященный Дню защиты детей. Каждый смог создать свою неповторимую бабочку. Мастер-класс прошел в непринужденной обстановке, очень насыщенно, на одном дыхании под исполнение красивых песен. Отметим, что такие мероприятия развивают у детей воображение и творческое начало.
-
Бергәләп ял итәбез! 30.05.2024
Уку елын уңышлы гына тәмамлаганнан соң укучылар табигать кочагында ял иттеләр. Сыйныф җитәкчеләре фикеренчә, табигать кочагында булу балаларга ял итәргә һәм яңа тәэсирләр алырга мөмкинлек бирә. Моннан тыш, яшьтәшләре һәм укытучылар белән очрашулар вакытында алар коллективта аралашырга өйрәнәләр, практикада табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үзләштерәләр, билгеле бер тормыш тәҗрибәсе алалар. Мондый чаралар вакытында укучылар сыйныф җитәкчеләре белән төрле уеннарда, бәйгеләрдә катнашалар, тирә-юньнең матурлыгына сокланалар. Аларның күңелләрендә моңарчы сыналмаган яңа хисләр туа. Һәм еш кына нәкъ менә шундый минутларда күңелнең беренче дулкынлануы һәм вакыт узу белән Ватанга зур мәхәббәт уяткан кече ватанга карата мәхәббәтнең беренче чагылышлары барлыкка килә.
-
Котлыйбыз! 30.05.2024
Казан шәһәрендә республикакүләм олимпиада җиңүчеләрен тантаналы рәвештә котлау чарасы оештырылды. Сәхнәгә менеп Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хатын алган укучыларыбыз Ганеева Алинәне һәм Гайфуллина Рузияне уңышлары белән котлыйбыз!
-
Табигать кочагында 29.05.2024
Иске Иябаш башлангыч мәктәбе укучылары матур табигать кочагына сәяхэткә чыктылар. Куңелле уеннар уйнадылар, табигатьне кузәттеләр, рәхәтләнеп ял иттеләр!
-
Отмечаем 8-летие создания Всероссийского детско-юношеского военно-патриотического движения «Юнармия»! 28.05.2024
Сегодня, 28 мая, мы отмечаем 8-летие создания Всероссийского детско-юношеского военно-патриотического движения «Юнармия»! Этот день стал началом возрождения добрых традиций детских и молодёжных организаций, объединяющих молодых людей в стремлении к патриотизму, самосовершенствованию и служению Родине. Поздравляем всех участников «Юнармии» и всех, кто причастен к работе организации! Пусть каждый юнармеец испытывает гордость за свою страну, находит в себе силы для достижения новых вершин и стремится к благородным целям. Пусть дух товарищества, ответственности и патриотизма всегда сопровождает вас в ваших начинаниях!