Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
Год основания учреждения: | 1953 |
У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 21 22 ( 23 ) 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
"Әфганстан! Йөрәкләрдә тирән яра..." 14.02.2025
14 февраль көнне 5-6 классларда, класс җитәкчеләре Әхмәтгалиева Э.А.һәм Рахимова Р. И. "Әфганстан! Йөрәкләрдә тирән яра..." дигән класс сәгате үткәрде.Укучылар тагы бер кат сугышның никадәр куркыныч, бик зур югалтулар китергәненә төшенделәр.Ахырдан мәктәп музей почмагында безнең мәктәпне тәмамлап чыгып, Әфган сугышында катнашкан егетләребез турында мәгълумат алдылар.
-
Каюм Насыйриның тууына 200 ел 14.02.2025
14 нче февраль - мәгърифәтче, тел галиме, хәзерге татар әдәбияты теленә нигез салучыларның берсе Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулды. Шул уңайдан китапханәдә күргәзмә оештырылды. Аның хезмәтләрен балалар кечкенәдән белергә һәм өйрәнергә тиеш. Мәгърифәтче, галим, фикер иясе, тәрҗемәче, язучы, фольклорчы... Кайсы гына өлкәне алсаң да, Каюм Насыйриның белмәгәне булмагандыр төсле. Вафатына күп еллар узса да, безгә ул әле дә яңа яктан ачыла бара.
-
ХОТИМ ПОД МИРНЫМ НЕБОМ ЖИТЬ! 14.02.2025
В преддверии Дня памяти воинов-интернационалистов, который отмечается в России 15 февраля, классными руководителями начальных классов, советником директора по воспитанию совместно с обучающимися школы, была организована выставка детских рисунков «Под мирным небом».Юные художники вложили в свои работы частичку души, изображая природу, семью, дружбу и безопасность. В каждом рисунке — мечта о будущем без конфликтов, где люди живут в согласии друг с другом.Это прекрасная возможность напомнить о мире и поддержать наших героев! Давайте вместе сохраним память о тех, кто служил и служит России!
-
Котлыйбыз! 14.02.2025
Арча районы балалары туган якларының тарихын өйрәнүне дәвам итә. 14 февраль көнне Арча укучылар сараенда «Мин Арча баласы» проекты кысаларында тарихи мирасны саклауга багышланган Медиафорум узды. Безнең укучылар да бу чарадан читтә калмады. Алар Яңа кырлай авылында урнашкан Г. Тукай мемориаль комплексы турында проект әзерләп, җиңүче булдылар. Командага 3000 сумлык сертификат тапшырылды. Киләчәктә командабыз «Мин Арча баласы» проекты кысаларында Г. Тукай музей комплексы турында видеоролик әзерләячәк.
«Мин Арча баласы» проектының 6 нчы сезоны Мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә тормышка ашырыла. -
Онлайн-акция «Я горжусь»! 13.02.2025
Присоединяйтесь к онлайн-акции «Я горжусь»! В преддверии Дня памяти воинов-интернационалистов запускаем онлайн-акцию «Я горжусь», которая предоставляет всем желающим возможность выразить свою благодарность и признательность тем, кто защищал и продолжает защищать нашу Родину.
В рамках этой акции каждый участник может создать ВК-клип, в котором расскажет о своих родных, близких или знакомых, которые защищали нашу страну. Это может быть ваш дедушка, прошедший через войны, мама, служившая в армии, или брат, который сейчас стоит на защите наших границ.Не упустите возможность рассказать о своих героях и стать частью этого важного события!
Давайте вместе создадим ленту гордости и памяти о тех, кто не щадил сил ради нашей безопасности и свободы.
#ЯГоржусь — давайте делиться историями, которые вдохновляют! -
Котлыйбыз! 13.02.2025
Яңа Кырлай авылы җирлеге башлыгы белән берлектә тыл ветераннарын Ватанны саклаучылар елы, Бөек Җиңүнең 80еллыгы белән котлап, һәрберсенең өйләрендә булып, хәлләрен белеп кайттык. Өлкәннәребезне хөрмәтләп район Башкарма комитеты җитәкчесе Гатиятов Ренат Мансур улы ветераннарыбызга район башлыгы исеменнән котлаулар, Бөек Җиңүнең 80еллыгы уңаеннан булдырылган медальләр һәм күчтәнәч пакетлары тапшырды. Өлкәннәребезгә волонтерларыбыз Галимзянов Илназ туган җиргә багышлап үзе язган матур шигырен укыды. Исмагилова Адилә үзенең яраткан җырын башкарды.
-
Арча йолдызлары 12.02.2025
Арча сәнгать мәктәбендә бүген "Арча йолдызлары" конкурс-фестиваленең сайлап алу туры узды. Конкурста мәктәбебезнең укучылары Исмагилова Адилә, Галиуллина Раяна уңышлы чыгыш ясадылар. Җитәкчеләре Шарафетдинова Г. Н. Алга таба да уңышлар сезгә, укучылар!
-
Татар конгрессы милли шура рәисе белән очрашуда 12.02.2025
Бүген укучыларыбыз Гайфуллина Рузия һәм Сафиуллин Раил Бөтендөнья татар конгрессының милли шура рәисе Шайхразиев Васил Габтелгаяз улы белән очрашуда булдылар.
-
"Ватанны саклаучыларга багышлана" дип исемләнгән хәрби-патриотик театрлар конкурсы 11.02.2025
Бүген Яңа Кырлай мәдәният йортында мәктәп укучылары арасында "Ватанны саклаучыларга багышлана" дип исемләнгән хәрби-патриотик театрлар конкурсы узды. Конкурста мәктәбебез укучылары "Сугыш балалары" әдәби-музыкаль композициясен тәкъдим итте.
-
Балалар бакчасы белән дәвамчанлыкны ныгыту 10.02.2025
Балалар бакчасы белән дәвамчанлыкны ныгыту максатыннан 4 класс укытучысы Фатихова Сәрия Дамир кызы, балалар бакчасында занятиядә булып, укырга керүче балаларның мәктәпкә әзерлекләре белән танышты.