Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-11-57 |
| E-Mail: | Snkin.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой» |
| Руководитель: | Зарипов Хамбаль Хабилович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 222 /Бездә укыйлар222 укучы |
| У нас учат: | 31/Бездә укыталар 31 укытучы |
Новости школы
Студентлар белән очрашу кичәсе.
Опубликовано: 27.01.2012
2012нче елның 27нче гыйнвар көнендә Яңа Кенәр лицеенда «Җиде юл чатында» дип исемләнгән студентлар белән очрашу кичәсе оештырылды. Элеге кичәнең беренче өлешендә уку йортларыннан килгән мөхтәрәм кунаклар чыгышы, алар белән әңгәмә булып узды. Арча педагогия көллияте, Арча аграр сәнагать көллияте һәм әлеге көллиятнең беренче номерлы филиалыннан килгән мөгаллимнәр чыгарылыш сыйныф укучыларын үз уку йортлары белән таныштырып, ачык ишекләр көненә чакырдылар.
Алга таба танышу этабын укучылар һәм студентлар арасында оештырылган уен-ярыш дәвам итте. Өч бәйгедән торган бу көч сынашуда төркемнәр игътибарлылык, белем, иҗат, җитезлек ягыннан сыналдылар. Мавыктыргыч һәм файдалы узган әлеге уен студентларның җиңүе белән тәмамланды.
Кичә, билгеле, җыр-моң, матур биюләр, сәхнәләштерелгән күренешкә бай иде. Укучылар да, студентлар да үзләренең сәләтләрен күрсәтте.
Әнә шулай бай эчтәлекле, кызыклы, файдалы кичә иде әлеге очрашу.
К списку новостей








