• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт
Телефон: +7(843)-669-11-57
E-Mail: Snkin.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой»
Руководитель: Зарипов Хамбаль Хабилович
Год основания учреждения: 1925
У нас учатся: 241 /Бездә укыйлар 241 укучы
У нас учат: 32/Бездә укыталар 32 укытучы

Новости школы

Декабрь аен башлангычлар башлады

Опубликовано: 10.12.2011

5нче декабрьдән 10нчы декабрьгә кадәр Яңа Кенәр лицеенда башлангычлар атналыгы булып узды. Әлеге атна эчтәлеге ягыннан бик бай, файдалы һәм мавыктыргыч булды. Башлангыч сыйныфлар методик берләшмәсенең җитәкчесе Миләүшә Руфиковна планлаштырган һәр чара югары дәрәҗәдә узды.
    Дүшәмбе көн атналык эшнең тәртибен, таләпләрен сөйләшү көне булса, сишәмбе 1Б сыйныфы җитәкчесе  Г.Г.Мортазинаның “Письмо строчной буквы т” темасына узган рус теле дәресен карау белән башланып китте. Шул ук көнне узган 2А һәм 2Б сыйныфларын “Карлыгач оешмасына кабул итү” кичәсе  җыр-моңга, сынауларга, төпле киңәш-теләкләргә бай  иде. Әлеге чараны педагог-оештыручы Г.В.Миннебаева әзерләде.    
    Чәршәмбе көнгә дә ике чара каралган иде. Көннең беренче яртысын озынайтылган көн төркем тәрбиячесе Г.Р. Хабибуллина әзерләгән “Урманга сәяхәт” дип исемләнгән әкияти тамаша башлап җибәрсә, икенче яртысын исә 2А сыфныфы җитәкчесе Р.Р.Мухаметгалиеваның “Алфавит” темасына багышланган җитди татар теле дәресе белән дәвам итте.
    Пәнҗешәмбе көндәге эш графигы тыгызрак иде. Р.С.Сафина 3Б сыйныфы белән рус әдәбияты , Р.Р. Мортазина 4нче сыйныф белән әдәби уку дәресләрен күрсәткәннән соң, укучыларны физик яктан сынау оештырылды. 3нче һәм 4нче сыйныфлар белән Р.М.Аглямов “Күңелле стартлар”  уздырды.
    Ә җомга көн эшчәнлеге аеруча мавыктыргыч булды. Көн дәвамында башлангыч сыйныфлар дүрт төрле чара күрсәттеләр. Көнне 1А сыйнфы һәм аларның физкультура укытучысы В.В.Габдрахманов башлап җибәрде. Әлеге сыйныф алдагы дәрестә дә үз осталыгын күрсәтүен дәвам итте. Алар инглиз теле укытучылары Ф.Ә.Самигуллина белән “Күңелле инглиз теле” иленә сәяхәт ясадылар. Икенче сменаның  “Чиста сүз”исеме астында узган тәрбия сәгатен   2А сыйныфы җитәкчесе Р.Р. Мухаметгалиева оештырган иде. Алга таба ял сәгатен Р.Н.Махмутова 3А сыйныфы белән уздырган математика дәресе алыштырды.
    Әнә шулай бер-бер артлы кызыклы итеп узган көннәрне хәзер сагынып сөйләргә генә кала. Әлеге атна һәм укучылар, һәм укытучылар өчен дә бик файдалы булды.
 



К списку новостей