• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт
Телефон: +7(843)-669-11-57
E-Mail: Snkin.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой»
Руководитель: Зарипов Хамбаль Хабилович
Год основания учреждения: 1925
У нас учатся: 241 /Бездә укыйлар 241 укучы
У нас учат: 32/Бездә укыталар 32 укытучы

Новости школы

Лицейда Яңа Ел кичәләре

Опубликовано: 29.12.2011

Декабрь ае кердеме, укытучылар һәм укучылар ничегрәк күңелле итеп бәйрәм оештырырга икән дип уйлана башлый. Район олимпиадалары уздырылу вакыты һәм чирек ахыры булуга карамастан үзенчәлекле чыгышлар да әзерләргә өлгерә алар.
Быелгы ел да искәрмә булмады. 27 һәм 28 нче декбрь көннәрендә лицейда гөрләп Яңа ел кичәләре узды. Беренче көн бәйрәмдә югары сыйныф (9-11) укучылары катнашса, икенче көн башлангыч һәм урта өлеш укучылары осталыкларын күрсәтте. Һәр сыйныфка Яңа ел кичәсен уздыру өчен темалар бирелде. 9-11 нче сыйныфлар “Кыш.Спорт.Сәламәтлек” , ә 5-8 нче сыйныфлар “Кайсы ел ни китерә?”  темасын ачып бирергә тиешләр иде. Елдагыча алдынгы укучылбарны рәхмәт хатлары белән бүләкләү, чыршы утларын кабызу, Кыш бабай һәм Кар кызын каршы алу белән башланып киткән кичәләр җыр-бию, уен-көлке, тапкыр сүз белән дәвам итте. Бәйрәм ахырында лотерея уйнатылып, һәркем кичәдән бүләк алып кайтып китте. Жюри тарафыннан сыйныфларның чыгышы, стенгазеталар һәм маскарад киемнәре бәяләнде. Шулай итеп бәйрәм ахырына иң-иңнәр ачыкланды.
       
Беренче чиратта Яңа ел кичәләрен оештырган һәм алып барган 3Б, 6А, 10Б сыйныфларына “афәрин!” диясе килә. Алар чын мәгүнәсендә зур эш башкардылар. Шулай ук калган сыйныфлар да бик тырышып әзерләнгән иде. Югары һәм башлангыч өлештәге сыйныфлар барысы да рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Ә урта өлештәге 5А һәм 5Б сыйныф чыгышларын иң яхшылары дип таптылар. Стенгазета чыгару буенча һәр сыйныф мактауга лаек. Ә иң-иңнәр исемлегенә 9А, 9Б, 9Г сыйныфлары керде.
Аерым рәхмәтле һәм мактау сүзләрен Кыш бабай ролен башкаручы укытучыларыбыз Ренат Файзрахмановка, Радик Фатхулинга һәм Кар кызы булучы 10Б сыйныф укучысы Галяутдинова Ләләгә җиткерәсе килә.
     Әнә шулай күңелле һәм файдалы узды быелгы 2011нче елны озату 2012нче елны каршылау кичәләре. Якынлашып килүче ел мөбарәк булсын!
 



К списку новостей