• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт
Телефон: +7(843)-669-11-57
E-Mail: Snkin.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой»
Руководитель: Зарипов Хамбаль Хабилович
Год основания учреждения: 1925
У нас учатся: 241 /Бездә укыйлар 241 укучы
У нас учат: 32/Бездә укыталар 32 укытучы

Новости школы

Без җиңүчеләр арасында!

Опубликовано: 11.11.2011

 

2011нче елның 11нче ноябрендә Татарстан башкаласы Казанда урнашкан “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексы залында “Авылның сәләтле 100 баласы” акциясенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтте. Бу акция “Татфондбанк”, Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан инде өченче ел оештырыла.

Бүләкләү тантанасында Яңа Кенәр лицее да катнашты. Лицеебыз директоры Илдар Габдулхаевич, Ташкичү мәктәбе укытучысы Нурия Илдаровна һәм 10нчы сыйныф укучысы Миләүшә Фәтхрахманова  тантананың турыдан-туры шаһитләре генә булып калмыйча, җиңүчеләр исемлегенең беренчеләр рәтендә иде.

Программасы бик бай һәм эчтәлекле булган әлеге тантана иртәнге 9да башланып көндезге 3кә кадәр дәвам итте. Иртәнге һәм көндезге аш, бүләкләү тантанасы, күренекле шәхесләрнең чыгышлары, боулинг уйнау һәм 3-D форматында кинофильм карау – программа эчтәлегенең төп мизгелләре иде.

Ә иң күңелле мизгеле әлбәттә инде бүләкләү тантанасы булды. Сәхнәгә бер-бер артлы республика җитәкчеләре, күренекле шәхесләр, галимнәр күтәрелде. ТРның премьер-министр урынбасары Зилә Рахимьяновна Вәлиеваның, “Татфондбанк” идарәсе рәисе Роберт Ренатович Мусинның тантананы ачып җибәргәндә әйткән матур фикерләре, республиканың фән һәм мәгариф министры Альберт Харисович Гыйльметдиновның, танылган галим һәм язучыларның авыл балаларына әйткән теләк-киңәшләре, котлау сүзләре гомергә истә калырлык булды.

Республиканың 378 мәктәбеннән катнашкан 825  укучы арасында лицеебыз укучысы Фәтхрахманова Миләүшәнең җиңүчеләр исемлегендә булуы – барыбыз өчен дә горурланырлык вакыйга. Миләүшә үзен авылыбызның сәләтле баласы итеп күрсәтеп, диплом белән бүләкләнде. Без синең белән горурланабыз, Миләүшә, афәрин! Ә Яңа Кенәр лицее исә уку-тәрбия өлкәсендә нәтиҗәле эш күрсәтүче уку йорты буларак , “Авылның сәләтле 100 баласы” акциясендә күпсанлы җиңүләре өчен рәхмәт хаты һәм сертификат иясе булды. Әлеге сертификат “Книжный двор” кибетләреннән уку әсбаплары алу мөмкинлеге бирә. Алдагы көннәрдә дә әнә шулай эшләгән барлык хезмәтебезгә куанып, эшебезнең нәтиҗәсен күреп яшәргә язсын.

Шушындый дәрәҗәле тантананы оештыручыларга Яңа Кенәр лицее коллективы олы рәхмәтен белдерә һәм алдагы эшләрендә уңышлар теләп кала.

http://edu.tatar.ru/arsk/n-kiner/sch/page213946.htm#

 



К списку новостей