• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт
Телефон: +7(843)-669-11-57
E-Mail: Snkin.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой»
Руководитель: Зарипов Хамбаль Хабилович
Год основания учреждения: 1925
У нас учатся: 241 /Бездә укыйлар 241 укучы
У нас учат: 32/Бездә укыталар 32 укытучы

Новости школы

Җиңү бәйрәме

Опубликовано: 07.05.2011

 

Һәркем белә, 9 Май бәйрәме илебез өчен иң кадерле, иң хәсрәтле бәйрәм булып санала. Яңа Кенәр авылыннан323 ир-ат сугышка китеп, 161-е яу кырында ятып калды. Бер кайтмасак, бер кайтырбыз дип китсәләр дә, алар туган туфрагын күрү бәхетенә ирешә алмады. Алар еракта мәңгелек йокыга талдылар. Туган җирләре өчен башларын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк.

7 нче май көнне Яңа Кенәр авылында батырларга куелган һәйкәл каршында Бөек Җиңүгә 66ел тулу уңаеннан тантаналы митинг уздырылды. Митингта мәктәп директоры             И.Г. Фәйзрахманов, уку алдынгысы, лидер укучы Сәйфуллина Миләүшә чыгыш ясадылар, котлау сүзләре җиткерделәр.  Авылыбызның барлык оешмалары һәйкәл каршына батырларыбыз хөрмәтенә веноклар куйдылар. Тантана бәйрәм концерты белән дәвам итте.

Кадерле ветераннарыбызны, тынычлык алып килгән сугышчы-җиңүчеләрне, тыл ветераннарын кабат-кабат данлыйбыз. Аларга иминлек, ныклы сәламәтлек, озын  гомер телибез.

Кошлар канат каксын,

Чишмә челтерәп аксын,

Күктә янсын якты йолдызлар,

Дуслар артып торсын,

Бәхет ташып торсын,

Имин булсын иде дөньялар.



К списку новостей