• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт
Телефон: +7(843)-669-11-57
E-Mail: Snkin.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой»
Руководитель: Зарипов Хамбаль Хабилович
Год основания учреждения: 1925
У нас учатся: 241 /Бездә укыйлар 241 укучы
У нас учат: 32/Бездә укыталар 32 укытучы

Новости школы

Арча районы Яңа Кенәр лицее базасында үткәрелгән “Шатлык” лагере “Җиһангирлар – галәм балалары” сменасы

Опубликовано: 24.06.2013

 1 – 21 нче июньдә Яңа Кенәр лицее базасында  «Шатлык» лагере эшләде. Смена “Җиһангирлар – галәм балалары” исеме астында үтте. Лагерьның эш программасында һәр көн бер планета исеме белән аталыып төзелгән иде һәм шул эчтәлектә үтте. Мәсәлән, “Очрашу”, “Уеннар”, “Ачышлар”, “Традицияләр”, “Туристлар”, “Матурлык”, “Галәм” һ.б. Көннең беренче яртысында вожатыйлар тарафыннан занятиеләр үтте. Ял итүчеләр аппликация, оригами, музыка, бию серләренә өйрәнделәр. Смена барышында күп кенә кызыклы шәхесләр белән файдалы очрашулар үтте.  Уйлап табучылар һәм камилләштерүчеләр җәмгыятенең президиум әгъзасы Р.Г.Нуруллин укучыларны ничек уйлап табарга һәм уйлап тапкан әйбергә патент алу серләренә төшендерде. “Җиһангирлар” отряды җитәкчесе Гайнетдинов Х.Ш. барлык укучыларны дә  могьҗизалы галәм серләре белән таныштырды. Арча һәм Яңа Кенәр янгын сүндерү идарәсе хезмәткәрләре, Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика коллияте укытучылары белән очрашулар да бик мавыктыргыч  булды. Лагерь вожатыйлары тарафыннан «Бәхетле очрак”, “Без – галәм балалары”, “Рәхим ит,Универсиада”, “Йолдызлы эстафета”, “В.Терешкова – галәм серләрен ачучы”, “Урман могҗизалары”, “Музыкаль тартмачык», «Ике йолдыз», «Табигать белән дуслашыйк”, “Кичке карнавал”, “Экотеремок”, “Татарстан – бөек Болгар оныгы”  дип аталган күңел ачу чаралары тиешле дәрәҗәдә үтте. Смена дәвамыында ял итүчеләр Валентина Терешкова исемендәге аллеяны карап, тәрбияләп тордылар. Төрле тематиканы эченә алган рәсем, кул эшләре бәйгеләрендә актив катнаштылар.



К списку новостей