• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт
Телефон: +7(843)-669-11-57
E-Mail: Snkin.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой»
Руководитель: Зарипов Хамбаль Хабилович
Год основания учреждения: 1925
У нас учатся: 241 /Бездә укыйлар 241 укучы
У нас учат: 32/Бездә укыталар 32 укытучы

Новости школы

Бер очрашу – үзе бер гомер.

Опубликовано: 10.10.2019

 

Бер очрашу – үзе бер гомер.

 

Бүген, ягъни 10 нчы октябрь көнне, Яңа Кенәр урта мәктәбендә “Бер очрашу – үзе бер гомер” исемле язучылар белән очрашу кичәсе үтте. Кичәдә ветеринария фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасының Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының язучылар берлеге әгъзасы, Халыкара информатизация академиясе академигы һәм ветеринария фәннәре академигы - Рифат Җамал, талантлы журналист, публицист, проза әсәрләре авторы, республикада нәшер ителүче “Безнең гәҗит” нең баш мөһәррире Илфат Фәйзрахманов, якташ язучыбыз, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Зиннур Тимергалиев, озак еллар “Сабантуй”, “Сөембикә” журналлары редакцияләрендә хезмәт куйган шагыйрә Фәйрүзә Мөслимова катнашты. Укучылар язучыларның тормыш юлы һәм иҗатлары белән таныштырдылар, аларның шигырьләрен яттан сөйләделәр, җырларын башкардылар, әсәрләреннән өзекләрне сәхнәләштерделәр. Кичәнең икенче өлешендә укучылар белән язучылар арасында җанлы аралашу үтте. Язучыларыбыз исә, укучыларга киңәш-теләкләрен җиткерделәр, фикерләре белән уртаклаштылар. Бу кичә һәркемнең күңелендә җылы тәэсир калдырды.

 

Арча районы Мәгариф идарәсе, Яңа Кенәр урта мәктәбе коллективы телебезне, милләтебезне саклауга зур өлеш керткән язучыларыбызга иҗат уңышлары тели. Киләчәктә дә яңадан-яңа очрашулар насыйп булсын!

 

 



К списку новостей