Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-11-57 |
| E-Mail: | Snkin.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой» |
| Руководитель: | Зарипов Хамбаль Хабилович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 222 /Бездә укыйлар222 укучы |
| У нас учат: | 31/Бездә укыталар 31 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 168 169 ( 170 ) >>
-
Әлифба бәйрәме 20.04.2018

20 апрель көнне безнең мәктәптә 1 сыйныф укучыларының гомерендә бер тапкыр гына була торган матур бәйрәм үтте, "Әлифба" бәйрәме. Нәни дусларыбыз бик матур җырладылар, берсеннән берсе матур шигырь сөйләделәр. Бәйрәмне үткәрүче: Сафина Рания Саубановна
-
Профсоюз ярышы 19.04.2018

-
Вокаль район конкурсыТукай, Тукай синең моңны тыңлый,туган халкым әле бүген дә” 18.04.2018

Бүген Арча шәһәренең 2 нче номерлы урта мәктәбендә бөек шагыйребез Г.Тукайның тууына 132 ел уңаеннан «Тукай, Тукай синең моңны тыңлый,туган халкым әле бүген дә” дип исемләнгән район вокаль конкурсы булды. Бу конкурста безнең мәктәпнең 7 класс укучысы Хабибуллина А.И. катнашып 3 урынга лаек булды.. Киләчәктә уңышлар телибез!
-
Математикадан ВПР 18.04.2018

Бүген 6 класс укучылары математикадан ВПР эшләделәр.
-
Рус теленнән ВПР 17.04.2018

17 апрель көнне 4,5 класслар рус теленнән ВПР эшләделәр.
-
Котлыйбыз!! 17.04.2018

16 апрель көнне Ашытбаш мәкәбендә узган " Тукай төрле телләрдә яңгырый" конкурсында Фазылзянов Р.(укытучысы Садриева А.Н.)- 1 урын, Газизова Р.(Садриева А.Н.)- 3 урын, Абдрашитова А.(укытучысыСабирова А.Ф.)-дипломант; Юсупова Р, Валиуллина А.(Юсупова Г.В.)- актив катнашучы исеменэ лаек булдылар
-
Котлыйбыз!! 13.04.2018

12 апрель көнне Әгерҗе районы Иж-Буби урта мәктәбендә уздырылган мәгърифәтче бертуган Бубиларга багышланган V республика укуларында 11 нче А сыйныфы укучысы Сибгатуллина Айзилә Ташкичү мәдрәсәсе хакында эзләнү эше белән катнашгты һәм I урын яулап кайтты. Җитәкчесе - татар теле укытучысы Раилә Гарипова. Айзилә һәм Раилә Камилевнаны зур җиңүләре белән котлыйбыз! -
Конференция 13.04.2018

Бүген Яңа Кенәр урта мәктәбендә РСФСРның атказанган укытучысы ,Бөек Ватан сугышы ветераны Рәгыйб Усман улы Халитов исемендәге II районара һәм VI мәктәпкүләм "Шушы яктан-шушуы туфрактан без" дигән фәнни-гамәли конференциясе булды.Конференциягә Арча,Әтнә,Биектау,Кукмара,Теләче районнарыннан барлыгы 100 дән артык эш килде.Эшләрне 7 секциядә хөрмәтле жюри бәяләде.Җиңүчеләр бүләкләр һәм дипломнар
,катнашучыларга сертификат тапшырдылар.
-
Башлангыч класслар атналыгы 12.04.2018

Башлангыч класслар атналыгы дәвам итә.Бүген башлангыч класс укытучысы Муртазина Р.Р. 2А классында космонавтикага багышланган ачык тәрбия сәгате күрсәтте.
-
Гаилә бәйрәме. 12.04.2018

Атналык кысаларында башлангыч класс укучылары гаилә бәйрәме үткәрделәр.Укучылар әти-әниләренә үзләренең җыр,биюгә осталыкларын күрсәттеләр.Бәйрәм бик күңелле узды.








