Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-11-57 |
| E-Mail: | Snkin.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой» |
| Руководитель: | Зарипов Хамбаль Хабилович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 222 /Бездә укыйлар222 укучы |
| У нас учат: | 31/Бездә укыталар 31 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 ( 168 ) 169 170 >>
-
Ветераннар 09.05.2018

7б,6а,6б сыйныф укучылары(кл.җит. Фазуллина Л.Р.,Садикова Н.К ,Ахметшина Ф.С.) Сугыш ветераны Сагъдулла бабайнын хәлен белеп кайттылар,бәйрәм белән котладылар.
-
Тыл ветеранында кунакта 08.05.2018

Югары Оры башлангыч укучылары тыл ветераны Бадретдинова Әлфия апаны бәйрәм белән котлап кайттылар.
-
"Үлемсез полк" 08.05.2018

Яңа Кенәр урамы буйлап бүген "Үлемсез полк" атлады.Яңа Кенәр урта мәктәбе укучылар,укытучылар коллективы,әфганчылар һәм теләге булган барлык кеше,кулларына үзләренең фронтавик бабайларының ,туганнарының.тыл ветераннарының фотоларын күтәреп Яңа Кенәр авылы урамы буйлап атладылар.Бу чара сугышта башларын салган бабайларыбызга хөрмәт билгесе булды."Үлемсез полк"дәвамлы чара булсын иде.
-
Митингта 08.05.2018

Бүген Яңа Кенәр авылында 9 май -Җиңү бөйрәменә багышланган митинг булды.Митингта сугыш ветераннары,әфганчылар,Яңа Кенәр урта мәктәбе коллективы һәм башка учреждение коллективлары катнашты.Сугыш кырында башларын салган ветераннарыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдык,һәйкәлгә веноклар ,чәчәкләр салдык."Илләребез имин,тормышларыбыз тыныч булсын"-һәрберебезнең ,күңелендә шушы теләкләр иде,
-
Ветеран белән очрашу. 04.05.2018

Бүген 3А,4А класс укучылары Бөек Ватан сугышы ветераны Сафаргалиев Мидхәт абый белән очраштылар.Укучылар сугыш ветеранының истәлекләрен тыңладылар,Мидхәт абыйга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.Очрашу җыр-бию белән үрелеп барды.
-
Истәлек аллеясы 29.04.2018

Яңа Кенәр урта мәктәбендә эшләгән өлкән укытучыларыбыз мәктәп бакчасына истәлек аллеясы булдырырга дигән фикер белән чыктылар.Алар бергәләшеп 14 төп алмагач утырттылар.Киләчәктә бу алмагачлар мул уңышлары белән сөендерерләр.
-
Халыкара олимпиадада җиңүче. 28.04.2018

23-25 аперль көннәрендә Казанда татар теленнән VI халыкара олимпиада узды.Бу олимпиадада Яңа Кенәр мәктәбеннән 9 класс укучысы Аксакова Миләүшә(укытучысы Нигматуллина Л.С.),11 класс укучысы Сабирова Айзилә(укытучысы Габдрахманова И.М.) катнаштылар. Миләүшә бу олимпиадада икенче урынны алды.Айзилә дә уңышлы чыгыш ясады.Укучыларны һәм аларның укытучыларын чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә уңышлар телибез.
-
Биологиядән ВПР 28.04.2018

26 апрель көнне 5 класс укучылары биологиядән,4 класс укучылары әйләнә -тирә дөнья фәненән ВПР эшләделәр.
-
"Своя игра" 28.04.2018

Атналык кысаларында 6а,б классларында тарих,җәмгыять белеменнән Л.Р.Фазуллина ачык чара "Своя игра"уздырды.
-
Музейда 27.04.2018

Бүген 7Б класс укучылары мәктәп музеенда булдылар.Тарих укытучысы Фазуллина Л.Р. укучыларны музейдагы экспонатлар белән таныштырды. Ул борынгы көнкүреш кирәк-яраклары,йорт җиһазлары,кием-салым турында сөйләде.








