Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен
Визитная карточка
| Адрес: | 422031, Республика Татарстан,Арский район, с.Новый Кинер, ул.Пионерская, д.10 |
| Телефон: | 8(843)-669-11-32 |
| E-Mail: | dsnkiner.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ"Новокинерский детский сад" |
| Руководитель: | Идиятуллина Ляля Фоатовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 67 воспитанникoв |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен - новости
Страницы: << 91 ( 92 ) 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Котлыйбыз! 29.10.2015

Арчада профсоюз оешмалары арасында төз ату буенча ярыш оештырылды. Бу ярышта бакчабызның мөдире Мухаметгалиева Фәридә Робертовна икенче урынга ия булды. Без аны чын күңелебездән тәбрик итәбез. Аңа тормышында һәм эшендә зур уңышлар телибез
-
Котлыйбыз! 28.10.2015

Район күләмендә оештырылган "Осенний калейдоскоп" конкурсында актив катнашкан өчен балалар бакчасы коллективы диплом белән бүләкләнде. Хөрмәтле ,тәрбиячеләребез! Сезгә катлаулы һүм авыр хезмәтегездә иҗади уңышлар телибез.
-
Котлыйбыз! 26.10.2015

Район күләмендә үткәрелгән "Осенний калейдоскоп" конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды. Уртанчылар төркемендә тәрбияләнүче Хусаенова Айсылу "Лучший рисунок" номинациясендә III урынны алды.Балалар бакчасы коллективы Айсылуны чын күңелдән котлыйбыз һәм уңышлар телибез.
-
Әй син,өлгер көз,синнән җитез без! 23.10.2015

Балалар бакчасында "Әй син, өлгер көз, синнән җитез без!" дип исемләнгән уңыш бәйрәме үтте. Бу бәйрәм аеруча кызыклы, мавыктыргыч булды.Көз кызы Сөмбелә балаларны тапкырлыкта, кыюлыкта, җитезлектә сынады.Ә безнең балаларыбыз сынауларны уңышлы башкарып, көз кызына үзләренең уңган булуларын күрсәттеләр.
-
Кушлавычка сәяхәт. 22.10.2015

Татар теле методик берләшмәсе җитәкчесе Фәния Вагыйзовна һәм өлкән тәрбиячеләр методик берләшмәсе җитәкчесе Розалия Гаязовна бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган авылы Кушлавычка сәяхәт оештырдылар.1996 елда яңартылган Кушлавыч музеенда бәләкәй Апушның тормыш юлын тагын бер кат күз алдыннан үткәрдек. Аның әтисе каберенә зыярат кылдык. Бик тирән хис-тойгылар белән кайттык.
-
Сәламәтлек - зур байлык! 21.10.2015

Сәламәтлек - зур байлык! Тик аны кечкенәдән сакларга кирәк. Һәр көнеңне иртәнге гимнастикадан башлау бик мөһим. Безнең балалар иртәнге гимнастиканы, физик культура белем бирү эшчәнлеген аеруча яраталар.
-
Котлыйбыз! 20.10.2015

Бакча күләмендә үткәрелгән "Көзге байлык" бәйгесендә катнашып үзләренең осталыкларын күрсәткән балаларыбызны котлыйбыз.Көзге байлыктан иҗат ителгән кул эшләнмәләре күргәзмәсенең җиңүчеләренә уңышлар телибез.
Бакчабызның иң кечкенә җиңүчесе - Гилазова Илинә (2-3 яшь). Тәрбиячесе: Хадеева Р.Р.
Хусаенова Айсылу (4-5 яшь) - 1 урын. Районда - 3 урын. Тәрбиячесе: Хазиева Л.Ф.
Юсупова Лилия (6-7) - 1 урын. Тәрбиячесе: Фаттериева Н.С.
Зарипов Тимерхан (5-6) -1 урын. Тәрбиячесе: Самигуллина Г.М.
Валиуллин Риназ (3-4) - 2 урын. Тәрбиячесе: Фазылзянова Л.Н.
Халилов Булат (6-7) - 2 урын. Тәрбиячесе: Хамзина Р.Ю.
Муртазин Рамиль (6-7) - 3 урын. Тәрбиячесе: Муртазина Р.И.
Нигматзянов Фәнил (6-7) - 3 урын. Тәрбиячесе: Гарифзянова Г.Р.
-
Бәйге "Көзге байлык" 19.10.2015

Һәр ел безнең бакчада табигый материаллардан эшләнмәләр бәйгесе уздырыла. "Көзге байлык" бәйгесендә әти-әниләр һәм балалар бергәләп ясаган эшләнмәләрдән күргәзмә оештырыла. Мондый күргәзмәләр әти-әни һәм балаларның иҗади осталыкларын ачып сала. Күргәзмәдә катнашу балаларга бик ошый.
-
16.10.2015

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары тәрбияче Фәттериева Н.С белән Яңа Кенәр балалар иҗаты йортындагы музейга экскурсиягә бардылар.
-
"Алтын көз" рәсем конкурсы 15.10.2015

Балалар бакчасында Алтын көз" темасы астында рәсем конкурсы уздырылды.Һәр төркем балалары актив катнашты.



