Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен
Визитная карточка
Адрес: | 422031, Республика Татарстан,Арский район, с.Новый Кинер, ул.Пионерская, д.10 |
Телефон: | 8(843)-669-11-32 |
E-Mail: | dsnkiner.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ"Новокинерский детский сад" |
Руководитель: | Идиятуллина Ляля Фоатовна |
Год основания учреждения: | 2003 |
У нас учатся: | 67 воспитанникoв |
У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 ( 58 ) 59 60 >>
-
Бердәм милли кием көне! 27.04.2017
26 нчы апрель көнне Яңа Кенәр балалар бакчасында балалар милли киемнән йөрделәр.Мәктәп хәзерлек төркеме балалары татар халкының милли бизәкләреннән эмблема ясап тактылар. Үз куллары белән ясаган эмблема бик матур килеп чыкты.
-
Бөек шагыйребез - Габдулла Тукай 26.04.2017
Бүген бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Көн дәвамында балалар белән әңгәмәләр үтте. Атна дәвамында үтәчәк чаралар белән таныштырылды. Габдулла Тукай, аның иҗаты белән беренче кечкенәләр дә танышты. Әкиятләр,шигырьләр тыңладылар, "Шүрәле", "Күбәләк" уены уйнадылар.
-
Мультфильмнар илендә 24.04.2017
Габдулла Тукайның иҗатына нигезләнеп эшләнгән мультфилмнар балаларны әдәп-әхлак кагыйдәләренә өйрәтә. Без бу мультфилмнарны гел карап анализларга, кушылып сөйләргә яратабыз. Бүген яңадан әкият, шигырьләрдән төзелгән мультфильмнарны карадык, фикер алыштык. Габдулла Тукай - синең иҗатың яшь буынга рухи азык,чиксез зур мирас.
-
Биибез дә, җырлыйбыз. 19.04.2017
Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары буш вакытларын гел файдалы үткәрәләр. Чыгарылыш бәйрәменә җырлар, шигырьләр,биюләр өйрәнәләр. Балалар үзләрендә җавапчылык тоеп, бик теләп өйрәнәләр. Музыка җитәкчесе Рәмзия Гильмулловна, тәрбиячеләр Гүзәл Муллахметовна, Рәмилә Ильдаровна зур сабырлык белән балаларны бәйрәмгә әзерлиләр.
-
Әти-әниләр җыелышы 17.04.2017
Мәктәпкә хәзерлек төркемендә "Әдәп-әхлак кагыйдәләре" темасы астында ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелышта мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары үтәргә тиешле әдәп-әхлак кагыйдәләре турында тәрбияче Гүзәл Муллахметовна чыгыш ясады. Җыелышта чыгарылыш бәйрәменә әзерлек турында сүз алып барылды. Җаваплы кешеләр әти-әниләр арасыннан да билгеләнде. Янгын, террорчылык, су ташу вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре белән әти-әниләр таныштырылды, куллар куйдырылды.Экология елы булу уңаеннан , тирә-якның чисталыгын саклау айлыгы игълан ителүе дә әти-әниләргә җиткерелде.
-
Бакчабызда өмә 15.04.2017
Язгы чорда чисталык айлыгы игълан ителде. Авылыбызы чиста тоту - безнең бурыч. Шимбә көнне бакчабызның әйләнә-тирәсендә кар тараттык.
-
Режим моментларында 14.04.2017
Режим моментларында физик культура залы шау-гөр килеп тора. Балалар хәрәкәтле уеннар уйныйлар. Зурлар төркеме балалары аеруча хәрәкәтчән. Хәрәкәттә бәрәкәт, дип юкка әйтмәгән шул халкыбыз.
-
Режим моментларында 12.04.2017
Икенче кечкенәләр һәм уртнчылар төркеме физик культура залында күнегүләр эшлиләр. Тәрбиячеләре Рилә Рәисовна аларны сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтә. Сәламәтлекнең кеше өчен иң мөһим нәрсә булуын балаларга гел төшендереп тора.
-
Ут белән шаярмагыз! 11.04.2017
Бүген мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары белән очрашуга Яңа Кенәр янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Ахметов Х.Х. килде. Ул балаларга бер кечкенә генә шырпының никадәр зыян китерүен, күп кенә кешеләрнең, кечкенә балаларның гомерләрен алып китүен сөйләде. Янгыннан саклану кагыйдәләрен аңлатты. Бергәләп янгынга каршы көрәшергә чакырды.
-
Юлда йөргәндә сак бул! 10.04.2017
Балаларга юл йөрү кагыйдәләре гел искәртелеп тора. Тәрбиячеләр режим моментларында гел куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатып торалар. Зурлар төркеме балалары төркемендә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү почмагы булдырылды. Балалар бу почмакта уйныйлар һәм үзләренә тиешле кагыйдәләрне исләрендә калдыралар.