Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Ахунов Айнур Василович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 28 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 ( 76 ) 77 78 79 80 >>
-
Сау бул,Әлифба!
22.02.2021
Мәктәбебездә,кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе - Әлифба бәйрәме үткәрелде. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана.1нче класс укучылары бу бәйрәмгә бик тырышып әзерләнгәннәр, бик күп шигырьләр, җырлар өйрәнгәннәр. Укучыларны шушы зур җиңүләре белән котлыйбыз! Киләчәктә аларга тагы да зур уңышлар теләп калабыз.
-
21 февраль — Халыкара туган тел көне
21.02.2021
21 февраль — Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Халкыбызның гореф-гадәтләрен, тарихын, мәдәниятын мең еллар буенча саклап килүче байлык ул - тел. Менә нинди көчкә ия безнең туган телебез! Телсез – халык үзе дә була алмый, халыксыз – тел дә юк. Шуңа күрә, телгә мәхәббәт ул- бер үк вакытта туган халкың, туган илеңә дә мәхәббәт дигән сүз.Родной язык бесценен для каждого из нас. На родном языке мы говорим наши первые фразы и яснее всего высказываем свои мысли. Это та основа, на которой все люди строят свою личность с мгновения своего первого вздоха, и он то, что ориентирует нас на протяжении всей жизни. Он является способом, с помощью которого можно научить уважать себя, свою историю, свою культуру, и главное, других людей со всеми их особенностями.
-
Туган телем – иркә гөлем
20.02.2021
Туган тел – иң татлы тел,Туган тел – иң тәмле тел.
Тәмле дип, телең йотма –
Туган телне онытма!
21 февраль – Туган тел көне уңаеннан мәктәбебезнең башлангыч класс укучылары катнашында уен-кичә үткәрелде. Укучылар туган тел турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, туган телгә багышланган мәкальләр әйттеләр һәм табышмаклар чиштеләр.
21 февраля - Международный день Родного языка. В честь Дня родного языка в нашей школе было проведено внеклассное мероприятие. для учащихся начальных классов. Учащиеся читали стихи о родном языке, пели песни, вспомнили пословицы и отгадывали загадки, посвященные родному языку.
-
"Туган телеңне өйрән һәм ярат" / Люби и изучай родной язык
19.02.2021
19 нчы февральдә Арча муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе Арча 6 нчы урта гомуми белем мәктәбе» базасында “Туган телеңне өйрән һәм ярат” шигырь укучылар бәйгесе уздырылды. Мәктәбебезнең рус теле һәм туган тел укытучысы Хәмидуллин Д.М. матур гына чыгыш ясап, I урын диплом белән бүләкләнде. Данис абыйга сәламәтлек, эшендә зур уңышлар телибез.19 февраля на базе МБОУ «Арская СОШ № 6» Арского муниципального района был проведен конкурс чтецов «люби и изучай родной язык». На этом конкурсе успешно выступил учитель русского и родного языка нашей школы Хамидуллин Д. М. Он награжден Дипломом . Желаем Данису Махмутовичу здоровья, больших успехов в работе.
-
Туган тел көненә багышланган квиз-уен/Квиз-игра, посвященная Дню родного языка
19.02.2021
2021 ел Татарстан Республикасында Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Шушы бәйрәм хөрмәтенә Яшь Гвардия Татарстан Республикасының барлык районнарында квиз уенын үткәрергә булды. Бу уенда безнең мәктәп тә читтә калмады. 8 - 9 нчы сыйныф укучылары уенда катнашырга ризалык белдерделәр. Уен рус һәм туган (татар) телләрендә барды. Уенда җиңүчеләргә грамота һәм бүләкләр тапшырылды.2021 год в нашей Республике объявлен Годом родного языка и народного единства, 21 февраля отмечается Международный день родного языка.. В нашей прошла квиз-игра, посвященная этим датам.В игре активноет участие приняли ученики 8-9 классов. Игра велась на русском и татарском языке.
-
Яңа “Сабантуй” да - безнең укучылар!
18.02.2021
Бүген “Сабантуй” журналының яңа санын кулга алдык.Бу сан безнең өчен аеруча кадерле булып чыкты: үзебезнең укучылар турында укып шатландык.”Мин булдырам” проектында катнашучы IV сыйныф укучысы Хәлиуллина Ләйсән турындагы язманы кулдан кулга йөртеп укыдык.VIII сыйныфта укучы тырыш егетебез,Г.Ахунов премиясе лауреаты Гайфуллин Наилнең чираттагы иҗат җимешен яраткан журналыбыз битләрендә күреп тагы бер куандык.Тукайга ияреп иҗат ителгән “Эш беткәч уйнарга ярый” әсәре барыбызга ошады.
Укучыларыбызга киләчәктә иҗади уңышлар телибез.Яңадан-яңа матур газета-журналлар белән безне сөендерүчеләргә олы рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
“Көмеш кыңгырау” чыңы. 17.02.2021

2021 нче елның гыйнвар аеннан “Көмеш кыңгырау” газетасын алдыра башладык.Тиз арада бу газета якын дустыбызга әйләнде: матур мәкаләләр,кызыклы әкиятләр укып кинәндек.Ул үткәргән бәйгеләр белән кызыксынучы укучыларыбыз да көннән-көн арта бара.
Туган тел һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында М.Җәлилнең туган көне уңаннан игълан ителгән “Кызыл ромашка” онлайн-бәйгесендә бер төркем укучыларыбыз бик теләп катнашты: яраткан шигырьләрен яттан сөйләделәр.Призлы урынга лаек укучыларыбызның уңышы барыбызны куандырды:3 нче сыйныфта укучы Шәмсетдинова Зилә М.Җәлилнең “Күршеләр” шигырен сөйләп үз яшендәгеләр төркемендә II урынга лаек булды.Ә 6 нчы сыйныф укучысы Шәмсетдинов Инсаф М.Җәлилнең “Себерке турында әкият”е белән яшьтәшләре тәркемендә I урынны яулады.Бәйгедә катнашкан һәрбер укучыга киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез.
-
Парламент сәгате -Парламентский урок-2021
16.02.2021
2021 елның 16 февралендә Түбән Аты мәктәбендә “Парламент дәресе” булып узды. Оештыручы укытучы Кашшапов Ф.Х. эчтәлекле презентация белән башлап җибәргән бу чара балаларны да битараф калдырмады. 3 командага бүленгән 8-9 класслар укучылары, чын күңелдән бирелеп үз чыгышларын якладылар.. Парламент утырышларында утырган сыман бергәләшеп бик кызыклы һәм җанлы әңгәмәләр кордылар. Темада бик актуаль иде: “Авылда яхшыракмы - Әллә шәһәрдәме? Мин нинди авылда киләчәктә яшәр идем?”16 февраля 2021 года а нашей школе проводилось очередное мероприятие под названием «Парламентский урок”. Организатор, учитель обществознания Кашшапов Ф.Х. в начале демонстрировал учебную презентацию по этой теме. Всем было интересно и 3 команды участников с 8-9 классов, как в парламентских дебатах устроили живые дискуссии...
-
«Милли мультfest»ка -”Заманча Кәҗә белән Сарык” . 16.02.2021

Арча муниципаль районы Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбенең укучылар һәм укытучылардан торган “Хыял” иҗат коллективы «Милли мультfest» балалар кинофестивале өчен Тукай әсәренә нигезләнеп иҗат ителгән кыска метражлы фильм эшләде.Күмәк көч кергән”Заманча Кәҗә белән Сарык” әкияте белән бүгенге көндәге проблемаларны яктыртырга тырыштык, туган авылыбызның һәркем өчен матур һәм бик кадерле булуын әйтергә теләдек.
-
Муса Җәлил шигырьләрен сөйлибез. 15.02.2021

15 нче февраль – патриот – шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Мәктәбебез укучылары Муса Җәлилнең иҗаты белән таныштылар, шигырьләрен яттан сөйләделәр. 6 нчы сыйныф укучылары “Ана бәйрәме” шигырен сәхнәләштереп күрсәтте.
















