Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Ахунов Айнур Василович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 28 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 ( 137 ) 138 139 140 >>
-
Сәләт-Болгарда булды 20.07.2015

Һәрбер кеше инде яз башыннан ук җәйге каникулларын ничек үткәрәсен уйлый башлый. Кемдер лагерьга бара, ә кемдер өендә ял итә. Ә мин уземнең каникулларым Сәләт алланнарының берендә үтәчәген инде куптәннән уйлап куйган идем. Ләкин кайсы аланга барырга дигән сорау туды. Һәм мин барасы килгән аланнар – ул Сәләт Болгар һәм Сәләт Балтач иде. Мин заявкаларны тутырып списоклар чыкканын кйтә башладым. Көненә берничә тапкыр кереп список чыкмаган микән, дип карый идем. Ләкин бит әле кайсы аланга эләгәсен. Май урталарында инде списоклар чыга башлады. Һәм Сәләт дөьясында булып кайткан дусларым мина, Сәләт Болгарга бар, анда кызыграк диделәр. Һәм менә, 13 нче июнь көнне чыккан списокта мин үземне таптым, минем ничек шатланганымны курсәгез. Инде әйдаманнарның шалтыратканнарын гына көтәсе калган иде, озак тормады, минем булачак әйдаманым мина шалтыратып барысын да аңлатты. Шул вакытта инде минем куңелем тыныч иде, чөнки мин ин шәп аланнарның берсенә-Сәләт Болгарга эләктем.
Менә сменаның беренче көне – 1 июль дә килеп җитте, иртән торып Казанга киттек. Регистрация үттек тә автобусларга утырдык. Барганда юлда бик кызык иде, чанда бер кыз җырлар җырлап барды. Менә Болгарга да килеп җиттек, анда кергәндә ук кемнең кайсы төркемдә булачагы язылган иде. Ә мин 5 нче төркемдә булып чыктым. Шулай үзебез торасы шатерлар янына бардык, шунысы кызык, автобуста җырлап барган кыз - Лиана, минем белән бер төркемгә эләкте. Беренче көнне без әйдаманнар бн таныштык, һәм безнең төркем иң уникаль булып чыкты, чөнки бездә генә 3 әйдаман иде. Болгарда булган 6 көн эчендә безнең төркем бер гаилә булды, көн саен без ни дә булса әзерли идек, бер-беребезнке якыннанрак белә бардык, ә 6 нчы көндә концерт булды, без уңышлы чыгыш ясаганбыздыр дип уйлыйм. Ә инде 7 се көнне иртән без Биләргә форумга киттек. Анда бөтен өйрәнгән биюләрне биедек, көн саен төрле чаралар узды.
Кыскасы, мина Сәләт Болгар сменасы бик ошады, мин бу сменада үземә күп әйбер алдым.
Маликова Гүзәл, 8 класс
-
Акция "Помоги своей школе!" 15.07.2015

В республике продолжается акция "Помоги своей школе!", инициированная Президентом Республики Татарстан Р.Н.Миннихановым.
Сегодня каждый из нас может помочь своей родной школе, в которой получал знания, находил друзей, делал свои первые самостоятельные шаги, а самое главное – искал себя и свой путь в жизни.
Уважаемые друзья, поддержим Республиканскую акцию "Помоги своей школе!". В наших силах создать в школах Республики Татарстан современные условия для обучения и воспитания детей.
Посетите свою школу, узнайте, чем она живет, и окажите ей помощь.
Кто помнит и ценит прошлое, у того есть будущее!
-
"Сәләт" лагере аланнарында ял итеп кайттылар 14.07.2015

Мәктәбебездән бер төркем укучылар 1 нче июльдән 12 нче июльгә кадәр "Сәләт" лагере аланнарында ял итеп кайттылар. Алар "Сәләт" хәрәкәтенең баш идеологы Жәудәт Сөләйманов, "Сәләт" фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов, драматург, жәмәгать эшлеклесе Рабит Батулла hәм аның улы Байбулат Батулла, шагыйрь Ренат Харис, театр артисты Азат Зарипов, җырчы Илназ Сафиуллин h.б. күренекле шәхесләр белән очраштылар, төрле мастер- классларла актив катнаштылар.
8 нче июль көнне Биләр тарихи-архитектура музей-тыюлыгы территориясендә узган уку-укыту форумында Татарстан президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Минниханов та катнашты. Ул сәлкешләрдән: "Хәлләр ничек?"- дип сорагач, "Ал да гөл, хей, ал да гөл, хей, монда рәхәт, шуны бел, хей!"- дип җавапладылар.
Балаларыбыз кыр шартларында чатырларда яшәп чыныгып, куп нәрсәгә өйрәнеп күтәренке кәеф белән кайттылар. 6 нчы сыйныф укучысы Хәмидуллин Дәниф "Сәләт-Балтач 2015" аланында уткәрелгән чараларда катнашканы өчен 2 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Маликова Гузәл, Хәмидуллин Дәниф сәләтле балалар өчен эшли торган "Фәнсар" уку-укыту узәгенә дә барырга теләүләре турынла әйттеләр.
-
Школа готовится к приемке 11.07.2015

Школа готовится к приему детей 1 сентября. Идет ремонт, покраска.
-
XX республиканский фестиваль детской юношеской и молодежной прессы «Алтын калям – Золотое перо " 02.07.2015

С 23 по 29 июня 2015 года в МЦ «Волга» Лаишевского района проходил XX Республиканский фестиваль «Алтын калям – Золотое перо» и был посвящен 70-летию победы в Великой Отечественной войне, патриотическому воспитанию, деятельности общественных молодежных организации, Году литературы в России. Участникам фестиваля предоставилась возможность познакомиться с профессионалами своего дела в областях печатной прессы, TV, радио, PR и дизайна. Вот уже второй год в фестивале участвовала и наша ученица 9 класса Зиннатуллина Ландыш. В номинации «Молодежь за толерантность и против экстремизма» она стала лучшей и награждена дипломом и подарком. Поздравляем!
Источник: "Татар-информ" http://www.tatar-inform.ru/news/kazan/2015/06/29/460838/
-
Работа на пришкольном участке 26.06.2015

Продолжается работа на пришкольном участке: учащиеся пропалывают растения, поливают их водой, рыхлят землю.
-
Чыгарылыш -2015 23.06.2015

-
Сау бул, "Елмай"! 21.06.2015

21 нче июньдә, Түбән Аты мәктәбендә оештырылган “ Елмай” исемендәге мәктәп яны ял лагерена йөрүче укучылар авыл эшмәкәре Халиуллин Дамир абыйның теплицасына экскурсиягә бардылар. Балалар анда кыяр, помидорларның үсүе белән таныштылар, кыярлар белән сыйландылар. Укучылар бу сәяхәттән бик күп мәгълүматлар алып һәм уңай энергия туплап кайттылар.
Шулай ук бүген « Елмай» лагерен ябу тантанасы үткәрелде.
-
"Елмай"да - Сабантуй! 20.06.2015

Бүген,20 нче июньдә, Түбән Аты мәктәбендә оештырылган “ Елмай” исемендәге мәктәп яны ял лагерена йөрүче укучылар Мәдәният йорты янында Сабантуй бәйрәме үткәрделәр. Алар монда капчык киеп йөгерү, аркан тарту, кашыкка йомырка салып йөгерү, чиләк-көянтә белән су ташу, таяк тарту һ.б. уеннарда катнаштылар. Аннары укучылар бергәләп биеделәр, җырладылар. Балаларга бәйрәм бик ошады.
-
“ Яшәү ямьле – наркотикларсыз” 18.06.2015

Бүген,18 нче июньдә, Түбән Аты мәктәбендә оештырылган “ Елмай” исемендәге мәктәп яны ял лагерена йөрүче укучылар Мәдәният йортына экскурсиягә бардылар. Аларга мәдәният йорты җитәкчесе Мөхәммәтгалиева Илсөя апа “ Яшәү ямьле – наркотикларсыз” исеме астында чыгыш ясады.Ул балаларга наркотикларның зыяны турында аңлатты. Аннары укучылар белән бергәләп биеделәр, җырладылар. Балаларга сәяхәт бик ошады, мавыктыргыч булды.
















