• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А
Телефон: +7(843)-665-07-46
E-Mail: Sna.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Нижнеатынская ООШ"
Руководитель: Ахунов Айнур Василович
Год основания учреждения: 1937
У нас учатся: 28 (иностранные граждане отсутствуют)
У нас учат: 11

Новости МБОУ "Нижнеатынская ООШ"

Арча район башлыгы чыршы бәйрәмендә

Опубликовано: 04.01.2016

      Яңа ел ул -  могҗиза, төрле хыялларның тормышка ашуы һ.б.  Яңа ел дигәч, минем күз алдыма Кыш бабай, Кар кызы, чыршы, гирляндалар һәм әлбәттә инде, мандариннар һәм бүләкләр күз алдыма килә. Яңа ел юкка гына кыш айларының берсендә түгелдер, чөнки кыш ул - үзе дә могҗиза, бөтен дөнья ап-ак.

        Ел саен кышкы каникулларга китәр алдыннан мәктәпләрдә яңа ел чаралары уза, һәм ул бездә дә узды. Матур биюләр, җырлар, уеннар, бүләкләүләр белән үрелеп барды.

        Ә минем сезгә 28нче декабрь көнне Арчада узган район хакимияте башлыгы  чыршысы турында сөйләп үтәсем килә.

       Безне килгәч тә 1 нче номерлы мәктәптә төшке аш  белән сыйладылар, ә аннары без Арчаның спорткомплексына киттек. Анда кергәндә үк ниндидер могҗиза хөкем сөрә иде, чөнки спорткомплексны гирляндалар белән бизәлгән һәм уртада чыршы торган итеп күз алдына да китереп булмый иде дияргә була. Безнең кулларга ишектән кергәч тә ленталар бәйләделәр, тик ни өчендер алар төрле төсләрдә иде, һәм бу безгә бик сәер булып тоелды. Берзаман бер төстәге ленталы кешеләрне бер җиргә, икенчеләрен икенче җиргә җыярга тотындылар, бу безгә һаман да сер булып калды. Ә менә ни өчен булган икән ул, безне командаларга бүлделәр, һәм без кураторларыбыз белән төрле станцияләрдә уеннар уйнадык, кул эшләре эшләдек, Кыш бабайга шигырь сөйләп бүләкләр алдык.

     Ахырдан һәр чыршы бәйрәмендә була торган традиция буенча чыршы тирәли җыр җырлап әйләндек,  безгә бүләкләр бирделәр, безгә бәйрәм бик ошады. Мондый чаралар күбрәк булсын иде.

                                                                     Маликова Гүзәл, 8 класс укучысы



К списку новостей