Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Ахунов Айнур Василович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 28 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 ( 139 ) 140 >>
-
"Елмай" лагеренда 02.06.2015

Бүген лагерь эшли башлаганына икенче көн. Балалар бу көнне болында үткәрделәр. Алар анда халык уеннары, футбол уйнадылар. Көн күңелле үтте.
-
"День защиты детей" в пришкольном лагере "Елмай" 01.06.2015

Сегодня в МБОУ «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» начал работать пришкольный лагерь «Елмай». В него ходят учащиеся от 8 до 12 лет. Сегодня провели мероприятие в честь Дня защиты детей. Провели с детьми различные игры, спели песни, познакомили с историей праздника. А закончилось мероприятие рисунками на асфальте.
-
Арча балалар сараенда утырышта 29.05.2015

7 класс укучысы Маликова Гүзәл: "Менә май аеның соңгы көннәре дә килеп җитте. Мәктәпләрдә укулар тәмамланып, Соңгы кыңгырау бәйрәмнәре булып узды. Бу 9 нчы һәм 11 нчы сыйныф укучылары өчен бик үк күңелле булмаса да, калган сыйныф укучылары өчен бик шатлыклы вакыйга, чөнки алда аларны җәй һәм 3 ай каникул көтә.
Безнең мәктәптә дә укулар тәмамланды. Һәм хәзер без мәктәп бакчасында эшлибез. Шулай бер көнне эшләп йөри идек, татар теле укытучысы бакчага чыкты да: “Гүзәл, сине пәнҗешәмбе көнне, сәгать 9:00 га Зөлфирә Маннаповна Укучылар Сараена чакырда, анда бүләкләү була”- диде. Мин әлбәттә инде шатландым, чөнки андагы дуслар белән күптәннән бергә җыелганыбыз юк иде.
Пәнҗешәмбе көне бик тиз килеп җитте. Мин иртән тиз генә тордым да, җыендым да әни Арчага алып барып та куйды. Мин килгәндә инде бөтен кеше диярлек килеп җиткән иде. Кешеләр җыелып беткәч, Дамир абый безгә видеоролик күрсәтте, шунысы кызык, бу видеороликта безнең бөтенебезнең дә эшләгән тапшыруларыннан өзекләр бар иде. Анда һәрберебез узебезне күргәч көлдек, оялдык. Аннары без барыбыз да урамга чыктык та, “НУР” сүзен үзебездән, дөресрәге бөтен шушында йөргән кешеләрән төзедек. Безне видеога төшерделәр, без моны уңышлы килеп чыкты дип уйладык. Ә инде кире кергәч безнең һәрберебезгә дипломнар бирделәр. Ул дипломнар 1 нче, 2 нче, 3 нче урыннарга буленгән иде, һәм шулай ук “За активное участие” дигәне дә бар иде. Мин бу дипломның 3 нче урын дигәненә лаек булдым. Дипломнарны алгач, без сентябрь аенда тагын шулай бергә очрашырга сүз куештык та, кайтып киттек. Бу көн бик күңелле үтте."
-
Табигать кочагында 28.05.2015

28 май көнне Урта Сәрдә башлангыч мәктәбе укучылары туган як табигатен өйрәнү максатыннан экскурсиягә бардылар. Укучылар өчен иң күңелле мизгел инеш аша салынган асылмалы күперне кичү булды.Ял вакытында укучылар арасында төрле спорт уеннары да үткәрелде.Ярышлар барышында көчле укучылар билгеле булды.Соңыннан укучыларга күзәтүләрдән чыгып төрле формадагы өй эшләре бирелде.
-
ОГЭ по математике 27.05.2015

Сегодня, 27 мая 2015 года, девятиклассники сдают первый обязательный ОГЭ по математике. Желаем всем удачи!
-
26.05.2015

Уку елын уңышлы тәмамлап, башлангыч класс укучылары табигать кочагында ял иттеләр, хәрәкәтле уеннар уйнадылар, чәчәктән такыялар үрделәр.
-
Мәктәптә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме 23.05.2015

23 май көнне мәктәптә 9 класс укучылары өчен Соңгы кыңгырау бәйрәме узды. Укучылар тарафыннан әзерләнгән чыгыш һәркемнең күңелендә сөенеч, шул ук вакытта моңсулык хисләре уятты. Бу көн һәм бу көнне чыңлаган кыңгырау тавышы һәрбер чыгарылыш класс укучысының күңелендә мәңге сакланыр. Мәктәпне быел 6 укучы тәмамлый. Укучыларның алда торган имтиханнарын уңышлы тапшыруларын, үзләренең барлык өмет-хыяллары чынга ашуын чын күңелдән телибез.
-
"Асфальтта рәсем ясау" конкурсы 22.05.2015

Бүген Арчада "Асфальтта рәсем ясау" конкурсы булып узды. Рәсем конкурсы 3 номинациядә узды: "Юл йөрү кагыйдәләрен бел һәм сакла" , “Бөек Җиңүнең 70 еллыгы", "Парклар һәм скверлар елы" . Безнең мәктәптән 5 класс укучысы Кәримова Гөлия "Юл йөрү кагыйдәләрен бел һәм сакла" номинациясендә катнашты.
-
Работа на пришкольном участке 21.05.2015

Работа на пришкольном участке продолжается. Сегодня учащиеся вместе с учителями сажали цветы.
-
20.05.2015

Наши учащиеся перемены проводят в спортзале. Их любимая игра – волейбол. Занятие спортом укрепляет здоровье.
















