Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Ахунов Айнур Василович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 28 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 ( 103 ) 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Әлифба бәйрәме 07.02.2019

7 нче февраль көнне, авылыбыз мәктәбендә,кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе - Әлифба бәйрәме үткәрелде. 1нче класс укучылары бу бәйрәмгә бик тырышып әзерләнгәннәр, бик күп шигырьләр, җырлар өйрәнгәннәр.
Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана.
Укучыларны шушы зур җиңүләре белән котлыйбыз! Киләчәктә аларга тагы да зур уңышлар теләп калабыз.
-
Хәлиткеч Сталинград сугышы 04.02.2019

1-9 нчы сыйныфларда Сталинград сугышының 75 еллыгына багышланган “Хәлиткеч Сталинград сугышы” дигән темага сыйныф сәгате үтте. Дәрестә укучыларга Бөек Ватан сугышы, бу сугышта илебез халкының күрсәткән батырлыгы һәм сугыш елъязмасының иң куркыныч бер өлеше булган Сталинград сугышы турында аңлатылды. Аннары укучылар Сталинград сугышына багышланган видеоязма карадылар. Класс сәгатендә сөйләнелгән вакыйгаларга бер укучы да битараф калмады, үз кичерешләрен башкалар белән уртаклаштылар.
-
Крылову посвящается… 04.02.2019

В связи с 250-летием со дня рождения знаменитого баснописца И.А. Крылова учащиеся начальных классов нашей школы подготовили вот такие проекты.
-
Студент яшьләр форумы 02.02.2019

Үткән шимбәдә, 2 нче февраль көнне Арча район мәдәният йорында студент яшьләр форумы узды. Анда район башлыгы Илшат Нуриев студентлар белән очрашты. Районда югары, һөнәри уку йортларын тәмамлап эшкә кайтканнар өчен нинди мөмкинлекләр бар? Бу көнне әнә шул хакта сүз барды. Студентлар каршында җитәкчеләр, эшмәкәрләр чыгыш ясады. Әлеге очрашуда безнең мәктәпне соңгы биш елда тәмамлаучы укучыларыбыз да катнашты. Аларның күбесе хәзерге көндә Г.Тукай исемендәге совхоз техникумында, Арча педагогика көллиятендә, Казанда белем алалар. Бу чара студентларга бик файдалы һәм мәгълүматлы булды.
-
На мастер-классе по скандинавской ходьбе 01.02.2019

1 февраля 2019 года в Спорткомплекс «АРЧА» проводилcя мастер-класс по скандинавской ходьбе. Были представлены все виды палок для занятия скандинавской ходьбой. В конце мастер -класса был проведен урок по скандинавской ходьбе. На мастер-классе присутствовала и учительница нашей школы Закирова А.А.
-
"Игелек кыл" акциясе дәвам итә 01.02.2019

1 нче февраль көнне 7-8 нче сыйныф укучылары, клуб янына һәйкәл чистартырга менделәр. Алар анда көрәкләр, себеркеләр һәм башка кирәк - ярак әйберләр алып килделәр. Кайсы кар көрәде, кайсы себерде дигәндәй, берсе дә эшсез басып тормады. Бергә - бергә эшләве дә бик күңелле булды, шулай ук һәйкәл дә кардан арынды.
-
На стратегической сессии Университета Талантов «А-Форум» 2019г. 31.01.2019

Сегодня, 31 января 2019 года, в здании IT Парк г. Казани прошла ежегодная стратегическая сессия Университета Талантов «А-Форум» 2019г. В форуме были обсуждены такие темы как:
1) «Совместная дорожная карта реализации проектов и мероприятий Университета Талантов».
2) «Развитие сообщества наставников Университета Талантов».
3) «Дорожная карта программы поддержки и развития молодых специалистов и наставников предприятий Республики Татарстан».
4) «Синхронизация планов деятельности на 2019год».
На этом форуме участвовала учительница нашей школы Закирова А.Р.
-
Бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт
30.01.2019
2018 нче ел Татарстан Республикасында Ш.Мәрҗани елы дип игълан ителде. Шушы ел уңаеннан Арча районы Ташкичү төп мәктәбендә, районда, республикада, гомумән, төрки дөньясында бу вакыйга зурлап билгеләп үтелде.
2019 нче ел җитте. Ш.Мәрҗани елы тәмамланды. Шушы уңайдан мәктәптә “Бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт” дип аталган районара укулар оештырылды. Укучыларга өч төрле юнәлештә фәнни-тикшеренү эшләре темалары тәкъдим ителде. 2019 нчы елның 30 гыйнваренда шушы укуларның йомгаклау туры узды. Бу укуларны Арча муниципаль районы башлыгы Нуриев Ильшат Габделфәрт улы ачып җибәрде, Шиһабетдин Мәрҗанинең мирасын өйрәнүнең әһәмиятенә басым ясады.
Укуларда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге институты хезмәткәрләре – филология фәннәре кандидаты Гайнетдинов Айдар Марсил улы, тарих фәннәре кандидаты Сәләхова Эльмира Кадим кызы, фәнни хезмәткәр Баһаветдинова Халидә Зиннәт кызы катнаштылар. Алар укуларда катнашучыларны фәнни эш алып бару серләренә төшендерделәр.
Бу укуларда шулай ук Казан шәһәре Ш.Мәрҗани исемендәге мәдрәсә имамы ярдәмчесе Биккинин Исмәгыйль хәзрәт, Әтнә районы Ш.Мәрҗани исемендәге Комыгурҗа урта мәктәбе музее мөдире Зиннатуллина Зилә Рафаэль кызы да катнаштылар. Исмәгыйль хәзрәт Ш.Мәрҗани исемендәге мәдрәсә белән, Зилә Рафаэль кызы Мәрҗани музеенда саклана торган истәлекле экспонатлар белән таныштырдылар.
Укуларда “Мирас”журналы мөхәррире урынбасары Гибадуллин Ленар Ильгиз улы, “Әлифба” музее директоры Таҗиев Дамир Гыйлемшәех улы да катнаштылар. Алар Татарстанда Ш.Мәрҗани исеме белән бәйле урыннар турында сөйләделәр, Ш.Мәрҗани эзләре буенча экскурсияләрдә катнашырга тәкъдим керттеләр.
Ш.Мәрҗани укулары Ш.Мәрҗанинең 200 еллыгына багышлап Татарстан Республикасы мөселманнарының диния нәзәрәте тәкъдим иткән, Нияз хәзрәт Сабировның сценариесе нигезендә төшерелгән “Мәрҗани” видеофильмы белән үрелеп барды.Әлеге зур чарада безнен мэктэп укучысы Кәримова Г. “Мәрҗани мирасы” темасына язылган эше белән катнашты.
-
Ленинград блокадасына- 75 24.01.2019

Бөек Ватан сугышы… Ленинград блокадасы. Ил тарихына җуелмас хәрефләр белән язылган бу 900 көн һәм төн һәр буын өчен чиксез батырлык, чыдамлылык һәм корычтай ныклы рух билгесе булып тора ! Нәкъ 75 ел элек, 1944 елның 28 январендә блокада тулысынча өзелә. Зур Җиңү яулана.
...Монда 1,5 миллионга кадәр кешенең гомере өзелгән. Аларның нибары 3 проценты гына шәһәрне бомбага тоту вакытларында һәлак булган, калганнары ачка интегеп үлгәннәр... Бу коточкыч фаҗига булган!
Безнең мәктәбездә "Ленинград блокадасы" дигән каһарманлык дәресе уздырылды (Инициаторы укытучы Кашшапов Ф.Х). Чараның төп максаты - Бөек Ватан сугышы һәм аның дәһшәтле вакыйгалары турында тарихи хәтерне саклау, сугышның иң фаҗигале хәлләреннән берсе - Ленинград блокадасы чорына игътибарны юнәлтеп укучыларыбыз күңелендә авыр сынаулар узган каһарман ватандашларыбыз язмышына карата мәрхәмәт һәм икмәкнең (ризыкның) кадерен белү хисләре уяту иде.
-
Университет талантов 18.01.2019

26- 28 января на базе МБОУ «АСОШ №6» прошел обучающий семинар «Школа глав» для талантливых детей при поддержке Университета Талантов. Наставники также проходили обучающие модули в рамках реализации государственной программы «Стратегия управления талантами». Из нашей школы там участвовала ученица 9 класса Нурмухамедова Р. и из наставников Закирова А. Р. , Ахтямова А. С.
















