• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А
Телефон: +7(843)-665-07-46
E-Mail: Sna.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Нижнеатынская ООШ"
Руководитель: Ахунов Айнур Василович
Год основания учреждения: 1937
У нас учатся: 28 (иностранные граждане отсутствуют)
У нас учат: 11

Новости МБОУ "Нижнеатынская ООШ"

“Исемең синең билгесез, әмма батырлыгың мәңгелек!”

Опубликовано: 03.12.2019

Билгесез солдат көне – Россия тарихында чагыштырмача яңа истәлекле дата. Ул илебездә 2014 нче елдан башлап  3 нче декабрь көнендә билгеләп үтелә. Әлеге дата уңаеннан м әктәбебездә  бердәм сыйныф сәгате үткәрү күркәм гадәткә әйләнде.Бу истәлекле көннең мәгънәсе – сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган, ләкин шул ук вакытта исемнәре билгесез калган совет һәм Россия сугышчыларының сугышчан һәм үлемсез батырлыкларын хәтерләүне мәңгеләштерү.

    Бөек Ватан сугышы безнең ил тарафыннан намус белән җиңеп чыккан иң авыр сынауларның берсе булды. Солдат батырлыгы беркайчан да онытылмаячак. Россия гаиләләренең һәр икенчесе сугыштан кайтмаган туганнарын һәм якыннарын елап искә ала.

Билгесез солдат көне – ул Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алу һәм хөрмәтләү генә түгел, ул сугышларда яки хәрби конфликтларда һәлак булганнарны, хәбәрсез югалганнарны барысын да  берләштерү көне дә.

Билгесез  яки хәбәрсез югалган сугышчылар хөрмәтенә бик күп шәһәрләрдә һәйкәл куелган. Татарстаннан фронтка китүчеләрдән 200 мең тирәсе кеше бүгенгә кадәр хәбәрсез югалган дип санала. Арча һәм Әтнә районнарыннан 10706 кеше, шул исәптән Арча районыннан 8108 кеше хәбәрсез югалган дип исәпләнә.

Укучылар игътибарына танылган әдип Мостай Кәримнең “Билгесез солдат” исемле шигыре укылды.

   Билгеле булганча, район газетасында сугышка китеп хәбәрсез югалган дип исәпләнгән һәм соңрак язмышлары ачыкланган сугышчылар исемлеген бастыра башладылар. Бернинди яңалык булмаса да, сугыш кырларында ятып калган ата-бабаларыбыз рухына да, аларның бала-оныкларына да зур хөрмәт, игътибар кебек бу.

    Бердәм сыйныф сәгатендә мәктәбебезнең тарих һәи җәмгыять белеме укытучысы Кашапов Ф.Х. та катнашты һәм чыгыш ясады. Ул укучыларны тарихка сак карарга, әби –бабалары истәлекләрен вакытында теркәп барырга чакырды.

    8-9 нчы класс укучылары Ватан сугышында һәлак булганнар хөрмәтенә  куелган обелиск тирәсен  чистарттылар.



К списку новостей