Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Мендюшский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Мөндеш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422022, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, деревня Мендюш, ул. Татарстан, д. 48 |
Телефон: | |
E-Mail: | dsmendysh.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Мендюшский детский сад" |
Руководитель: | Мустафина Рима Галиповна |
Год основания учреждения: | 2015 |
У нас учатся: | 34 детей/ 34 бала |
У нас учат: | 4педагога/ 4 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Мендюшский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Мөндеш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 ( 17 ) 18 19 20 >>
-
Художественное творчество/аппликация/. 29.03.2024
Тема: Радужный хоровод. Задача: Учить вырезать несколько симметричных предметов из бумаги, сложенной гармошкой и еще пополам.
-
Хезмәт тәрбиясе. 28.03.2024
Бүген өлкәннәр төркеме балалары белән петуния чәчәкләре күчереп утырттык.
-
Мәктәпкә әзерлек төркеме мәктәптә кунакта. 27.03.2024
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Мөндеш башлангыч мәктәбенә дәвамчанлык программасы буенча дәресләргә йөри башладылар.
-
"Әлифба" бәйрәме карадык. 26.03.2024
Мәдәният йортында Мөндеш башлангыч мәктәбенең 1 нче сыйныф укучыларының "Әлифба" бәйрәме узды. Мәктәп белән балалар бакчасы арасында булган дәвамчанлыкны дәлилләп, безнең балалар да бәйрәмгә чакырылган иде. Бәйрәм бик матур узды.
-
Районный конкурс на лучший лэпбук. 25.03.2024
Бүген Арчаның 7нче номерлы "Балачак" балалар бакчасында "Иң яхшы лэпбук" район конкурсы булып узды. Анда бакчабызның тәрбиячесе Хөсәинова Р.Р. катнашып 3 урынга лаек булды. Котлыйбыз!!!
-
"Благодарный выпускник" акциясе. 22.03.2024
Арча районы мәгариф идарәсе тарафыннан оештырылган акциядә катнашып, бакчабызга йөрүче балаларга бүләк ясап куандырганнары өчен,Мөндеш башлангыч мәктәбенең 4 сыйныф укучыларына, укытучылары Гыйбадуллина Илмира Габдулхаковнага, балаларның әти-әниләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез!!!
-
Нәүрүз - 2024! 21.03.2024
Бүген зур бәйрәм – Нәүрүз бәйрәме! Нәүрүз ул- Яңа ел , яңа көн дигәнне аңлата. 21 март – яз фасылының көн белән төн тигезләшкән көне. Озын салкын кыштан соң, без барыбыз да җылылык һәм кояшны көтәбез. Элек-электән 21 нче март көнне борынгы бәйрәмнәрнең берсе – Нәүрүз – яз килүне билгеләп үткәннәр. Бу табигатьтә чын – чынлап яз башланган көн. Сезнең барыгызны да әлеге бәйрәм белән кайнар котлыйбыз!
НӘҮРҮЗ МӨБӘРӘК БУЛСЫН!!! -
"Икмәк өстәлгә ничек килә?" дигән темага шөгыль. 20.03.2024
Максат: балаларның игенчеләр турындагы белемнәрен киңәйтү. Халык авыз иҗаты әсәрләрен кулланып сөйләргә, икмәкнең кадерен белергә өйрәтү.
-
Балалар белән курчак йоклату. 19.03.2024
Максат:бишек җырларының эчтәлеген һәм тәрбияви үзенчәлекләрен ачыклау; әти-әнигә, әби-бабайларыбызга һәм моңлы бишек җырларына мәхәббәт тәрбияләү.
-
"Өч кыз" әкиятен сәхнәләштердек. 18.03.2024
Туган тел атналыгы кысаларынды "Өч кыз" татар халык әкиятен сәхнәләштердек. Максат: балаларда әниләргә карата игътибарлылык үстерү; ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләү.Әкият аша балаларны геройларның эшләренә бәя бирергә өйрәтү. Балаларда татар халкының гореф-гадәтләренә кызыксыну уяту.