Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Кошлаучский детский сад Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 422017, Республика Татарстан, Арский район, с. Кушлавыч, ул. Тукая, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
E-Mail: | dskoshlautsh.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Кошлаучский детский сад Арского муниципального района РТ» |
Руководитель: | Аюпова Равиля Гадиловна |
Год основания учреждения: | 1992 |
У нас учатся: | 6 |
У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Кошлаучский детский сад Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 51 52 53 54 ( 55 ) 56 57 58 59 60 >>
-
Әниләребезгә бүләк ясадык) 16.11.2017
Нәни кулларым белән мин
Тик сиңа,диеп кенә.
Әзерләдем бүләгемне
Бик зур көч куеп менә.
-
Туган көнен белән котлыйбыз Данис!)) 14.11.2017
Бугенгедәй сөйкемле бул.
Бугенгедәй бәхетле бул.
Җәй гөлләре үскәндә дә,
Яз яфраклар ярганда да,
Көз җилләре искәндә дә,
Җиргә карлар яуганда да.
-
Уенчыкларыбызны юабыз. 10.11.2017
-
Русский язык(Средняя группа). 08.11.2017
Тема:Части сутки.
Задачи:Закрепить согласование глаголов настоящего времени с существительными.
Выработка умений и навыков понимать и отвечать на вопросы:"что делает?","когда?".
Развитие внимания,памяти,чувства взаимопомощи.
-
6 нчы ноябрь-Татарстан Республикасы Конституциясе көне. 06.11.2017
Татарстан Республикасы Конституциясе 1992 нче елның 6 нчы ноябрендә кабул ителгән. Конституциядә әйтелгәнчә, Татарстан — демократик дәүләт. Анда барлык хакимият халык кулында. Җир, су, урман һәм башка табигать байлыклары, дәүләт бюджеты акчалары, дәүләт банклары активлары, мәдәни һәм тарихи хәзинәләр — бөтенесе халык байлыгы.
Татарстанның Конституциясе сәяси, икътисадый, социаль һәм мәдәни тормышның барлык өлкәләрендә гражданнарның тигез хокукларын гарантияли. Республикабызда барлык гражданнар да тигез хокуклы һәм тигез бурычлы. Дәүләт аларның тормышын, сәламәтлеген, шәхси иреген яклый. Республика гражданнары хезмәткә, ялга, медицина ярдәменә, чиста табигать мохитенә, торакка, дәүләт уку йортларында түләүсез белем алуга һәм башка хокукларга ия.
Дәүләт гаилә турында кайгырта, ана белән баланың сәламәтлеген саклауга һәм балаларны тәрбияләүгә аерым игътибар бирә. Татарстанда һәрбер кешегә сүз, матбугат, фикер һәм вөҗдан иреге бирелә.
Татарстанда дәүләт телләре — тигез хокуклы татар һәм рус телләре. Татарстан Республикасы башка дәүләтләр белән ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштыра, икеяклы килешүләр төзи, вәкиллекләр белән алмаша, халыкара оешмалар эшчәнлегендә катнаша.
Татарстан Республикасы гражданнары Конституцияне һәм барлык законнарны үтәргә бурычлы. Алар башка гражданнарның намусын һәм милли горурлыгын хөрмәт итәргә, закон тәртибендә салымнар түләргә һәм хәрби хезмәт үтәргә, дәүләт чыгымнарында катнашырга, табигатькә сакчыл мөнәсәбәттә булырга, мәдәни хәзинәләрне һәм тарихи истәлекләрне сакларга, башка илләрнең халыклары белән хезмәттәшлекне үстерергә, бөтен дөньяда тынычлыкны ныгытырга бурычлы.
-
4 ноябрь-Халыклар бердәмлеге көне. 04.11.2017
Бүген 4 ноябрь – Бердәмлек көне. “Бердәмлек “ төшенчәсе туплану, берләштерү мәгънәсенә ия. Элек – электән безнең татар халкына хас сыйфат бу. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманнарны җиңәргә мөмкинлек биргән.Нәкъ менә шушы бердәмлек безнең илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән.
-
Кызыклы китаплар карыйбыз. 30.10.2017
Китап-киңәшчен синең,
Дустың, ярдәмчең синең,
Ул хөрмәткә бик хаклы-
Кадерлә син китапны.
-
Дидактик уен:"Рәсемнәрне җый". 27.10.2017
Максат:Уйлау-фикерләү сәләтен үстерү, зәвык тәрбияләү. Рәсемнәрне кирәгенчә сайлап алырга, аларга туры килүчеләрен сайларга өйрәтү.
-
Рәсем шөгыле. 25.10.2017
Икенче кечкенәләр төркеме б.н "көзге агач" рәсеме ясадык
-
"Беренче кар" 23.10.2017
Йомшак кына кар яуды,
Бөтен җирне каплады.
Ап-ак булды болыннар,
Ап-ак булды киң кырлар.