Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Кошлаучский детский сад Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 422017, Республика Татарстан, Арский район, с. Кушлавыч, ул. Тукая, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
E-Mail: | dskoshlautsh.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Кошлаучский детский сад Арского муниципального района РТ» |
Руководитель: | Аюпова Равиля Гадиловна |
Год основания учреждения: | 1992 |
У нас учатся: | 6 |
У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Кошлаучский детский сад Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 51 52 ( 53 ) 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Бәйрәм күренешләре) 12.01.2018
-
11 гыйнвар-Бөтендөнья "Рәхмәт"көне. 11.01.2018
Традиция буенча 11 гыйнварда билгеләп үтелә торган әлеге бөтендөнья бәйрәме интернетның рәсми бәйрәмнәре исемлегенә кертелгән. Аны ЮНЕСКО һәм Берләшкән Милләтләр Оешмасы вәкилләре юкка гына башка көннәр арасында "Иң илтифатлы көн" буларак билгеләмәгәннәр.
Чыннан да, телебездә "Рәхмәт"тән дә ешрак әйтелә торган абруйлы, дәрәҗәле сүз юк. Аны әйтергә сәбәп чыккан саен кабатлыйбыз. Әдәплелек әнә шулай арзан тора, ләкин бик кыйммәт бәяләнә бездә. Бер рәхмәт мең бәладән коткарыр, диләр бит. Ул сүзне ишеткәч, күңелләр күтәрелеп, җаннар рәхәтләнеп китә. "Рәхмәт" ниндидер тылсымлы көчкә дә ия, ахры. Психологлар фикеренчә, рәхмәт сүзләре - игътибар билгеләре, алар телдән "сыйпау" булып тора һәм үзләренең җылылыгы белән күңелләрне күтәрергә сәләтле. Шулай ук рәхмәт сүзләренең тылсымлы үзенчәлекләре бар дигән фикер дә яшәп килә, тик аларны кеше ачулы вакытта әйтергә ярамый. Чөнки чиста йөрәктән чыкканы гына чын рәхмәт булып тора.
Тормышта язылмаган кануннар җитәрлек. Шуларның берсе - рәхмәт хисе белән бәйләнгәне миллионлаган кешеләр тәҗрибәсендә расланган. Асылы шул: үзеңнең тирә-юнендәгеләргә никадәр илтифатлырак булсаң, тормышында да күбрәк уңасың.
-
Туган көнен белән Рәзил!)) 08.01.2018
Бүген менә ТУГАН КӨНЕҢ,
Елмай тәүге "нәни" елыңа!
Шушы көндә иң җылы теләкләр
Үрелеп ятсын тормыш юлына.
-
Яңа ел белән!)) 31.12.2017
Көн артыннан көннәр үтә,
Гүя еллар йомгак сүтә.
Иске елның матур киче
Саубуллашу кичен көтә.
Бөтерелә ак өермә
Кара, кара, карасана!
Кыш бабай килә түгелме,
Ак бизәкле чанасында?
Көтәбез без әйдә килсен,
Ак бәхетләр алып килсен!
Шул бәхетне барыбызга,
Тигез итеп бүлеп бирсен. -
Бездә бүген Чыршы бәйрәме. 28.12.2017
-
Яшел чыршыбызны бизибез. 25.12.2017
Чыршы-чыршы без сине,
Сагынып коттек ел буе.
Син тагын да матурырак, Бизэлгэнсен бу юлы.
-
Кардан ясаган сыннарыбыз. 22.12.2017
-
Уен мәйданчыгында кардан сыннар ясыйбыз. 20.12.2017
Әти-әниләр белән бергә,уен мәйданчыгында кардан сыннар ясадык һәм буядык)Мәйданчыгыбыз матур булды.
-
Кыш бабайга,хат яздык!) 18.12.2017
“Исәнме, Кыш бабай! Сиңа “Кушлавыч балалар бакчасы"на йөрүче балалар хат яза. Без сине бик сагындык. Сине чыршы бәйрәменә көтәбез. Үзең белән Кар кызын, урман җәнлекләрен дә алып кил. Без син килүгә матур җырлар, шигырьләр, биюләр өйрәндек. Син дә безгә дигән күчтәнәчләреңне оныта күрмә, яме. Тизрәк кил! Сау бул, Кыш бабай!”
-
Бүлмәбезне бизәү өчен кар бөртекләре ясадык) 13.12.2017
Максат:Кәгазь битенә дөрес итеп кар бөртекләрен урнаштыру,ябыштыру алымын искәртү. Эшне җиренә җиткереп башкару, чиста-пөхтә эшләү күнекмәләрен үстерү.