Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Кошлаучский детский сад Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 422017, Республика Татарстан, Арский район, с. Кушлавыч, ул. Тукая, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
E-Mail: | dskoshlautsh.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Кошлаучский детский сад Арского муниципального района РТ» |
Руководитель: | Аюпова Равиля Гадиловна |
Год основания учреждения: | 1992 |
У нас учатся: | 6 |
У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Кошлаучский детский сад Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 ( 26 ) 27 28 29 30 >>
-
"Төсләр дөньясында" 10.11.2021
-
Татарстан Республикасы Конституциясе көне. 06.11.2021
Татарстан- минем республикам-
Россиянең матур җирендә.
Халкым аңа үзе исем кушкан
Бәхет теләп гомер- гомергә.
Нинди матур саф һавалы
Нинди күркәм безнең ягыбыз
Кайда бар соң бездәгедәй язлар?
Гүзәл дә соң туган илебез.
-
Котлыйбыз! 05.11.2021
Бакчабыз мөдире ,Әюпова Равилә Гадил кызын,чын күңелебездән Туган көне белән котлыйбыз!Сезгә озын гомер, ныклы сәламәтлек, аяз күк йөзе, бары бәхет-шатлыкларга гына тулы көннәр телибез. Алдагы тормышыгызда да муллыкта, тигезлектә яшәргә язсын Сезгә. Эшегездә яңадан-яңа уңышлар телибез!
-
Халыклар бердәмлеге көне. 04.11.2021
« Ноябрь ае бәйрәмнәргә бай. Шуның берсе – Бердәмлек көне. Безнең халыкта бик мәртәбәле бер әйтем бар: бердәмлектә – көч. Әйе, бердәм булсак, бер-беребезгә авыр чакта ярдәм кулы сузсак, төрле милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карасак, шул чагында без – көчле халык.Сезнең һәммәгезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, яңа бәхет-шатлыклар телибез"
-
Акция "Белый цветок" 26.10.2021
В рамках Акции с воспитанниками провели урок мелосердия ,изготовили белые цветы.
-
Октябрь аена сынамышлар. 22.10.2021
1 октябрь – әгәр бу көнгә торналар җылы якка китеп бетсә, Покрау көнне (14 октябрь) беренче суыкларны көтегез. Әгәр бүген җылы булса, 2 ноябрьгә кадәр көннәр суытмый.
2 октябрь – бал кортларын кышка әзерли башлыйлар.
3октябрь – бу көнне җил көнчыгыш яки көнбатыштан иссә – яңгырга, көньяк җиле – җылыга, төньяктан искәне – салкынга ишарә.
4 октябрь – бүген көн нинди, алдагы 4 атна да шундый булачак.
5 октябрьдә каен яфраклары коелып бетмәсә, кар соң ятар.
6 октябрьдән чын суык көз – елның өченче фасылы башлана.
7 октябрьдән көн сизелерлек кыскара, төннәр караңгы һәм озын.
8 октябрь – әгәр бу көнне беренче кар төшсә, 21 ноябрьдә кар ятар.
9 октябрь әгәр бүген беренче кар төшсә, ә чия агачында бер генә яфрак та калмаган икән, тиздән кыш җитәр.
10 октябрьдә көннәр коры икән, кыш әле тиз генә җитмәс.
11 октябрьдә куяннар соры тунын алыштырмый икән, кыш әле килергә ашыкмый. Коры яфраклар җиргә кире ягы белән ята икән, киләсе елга мул ел килер.
12 октябрьдә күктә йолдызлар күп булса, кыз коры килер.
13 октябрь каен һәм юкә Покрауга кадәр “чишенеп” бетсә, ел уңай килер. Әгәр берән-сәрән яфраклар калса, кыш суык булыр.
14 октябрь – Покрау. Бу көнне төшкә кадәр көз, төштән соң – кыш. Покрау нинди, ел шундый.
15 октябрь – көн яңгырлы икән – кыш суык килер. Җил көньяктан иссә – кыш җылы булыр. Явым-төшем булмаса, күк йөзе чиста икән, тиздән суытыр.
16 октябрь – соры болытлар түбән йөзә икән, көн бозылыр.
17 октябрь – җил тынса – көннәр суытыр.
18 октябрь – әгәр ала каргалар һәм чәүкәләр һавада очып уйный, ә болытлар җилгә каршы йөзә икән, кар явар.
19 октябрь – коры кар төшкәләсә, киләсе ел җәе җылы, уңыш мул булыр.
20 октябрь – агачта яфраклар коелып бетмичә, кар яуса, тиздән эреп бетәр.
21 октябрь болытлар җиргә салынып торса, тиздән суытыр.
22 октябрь түбәләрдә боз сөңгеләре күренсә – көз китәргә ашыкмый дигән сүз.
23 октябрь көнне айны күзәтәләр. Әгәр “мөгезе” төньякка карап тора икән, тиздән суыклар җитәр. Көньякка караса – бер атна җылы торыр. Көнчыгыш яки көнбатышка юнәлсә – көчле суык җил көтегез.
24 октябрь иртән кар очса, кыш суык килер.
25 октябрьдә йолдызларга карыйлар. Алар якты яналар икән – суыта, тонык икән – җепшек карга, зәңгәр төсмер белән балкып янсалар – кар көтегез. Балкучы йолдызлар бик күп икән, киләсе елга борчак уңар.
26 октябрь көньяктан тиз-тиз агучы болытлар йә яңгыр, йә кар алып килә.
27 октябрьдә аякка иярерлек пычрак икән, 4 атнадан чын кыш килер.
28 октябрьдә – аяз күктә ай зур алкалар белән киртәләнә икән – суыкларга, әгәр түгәрәкләр кызыл булса – җил һәм карга ишарә.
29 октябрьдә җир яртылаш яфрак, яртылаш кар белән каплана.
30 октябрьдә яңгыр яуса – кыш суык килер. Аяз булса, җылы кыш көтегез.
-
20.10.2021
Узебезне һәм якыннарыбызны коронавирустан саклыйк!
-
Әтиләр көне белән котлыйбыз! 17.10.2021
Әти – гаилә башлыгы
Дөньяда иң яхшысы
Дус та ул, укытучы да
Һәм безнең тән сакчысыӘтиләр безнең өчен
Гаиләдә иң нык терәк
Әтиләрне һәрвакыт
Хөрмәт итәргә кирәкБүген сезнең бәйрәмегез
Кадерле әтиләребез!
Исәнлек-саулык сезгә
Бәхет-шатлык телибез! -
Көзге матурлык. 13.10.2021
Без бүген "Көзге табигатьтә кунакта"булдык.Алтын көзнең матурлыгына сокланып,җылы кояш астында үзебезгә көч җыйдык. Ел фасылы"Көз" турында белемнәребезне ныгыттык.
Сары- сары, сап- сары
Агачның яфраклары.
Җил исә, ява яфрак-
Көзнең матур чаклары. -
Бәйрәмегез белән укытучылар! 05.10.2021
Алтын яфрак ява урамнарга,
Сукмакларга ява, юлларга…
Урам буйлап атлый укытучы
Чумган килеш тирән уйларга…Уйларыгыз изге…Сабыйларның
Күңеленә барып ялгана
Күпме хисләр кирәк алар өчен
Ял-йокыңны онытып янарга.Һәм сакларга кирәк сүндермичә
Аларга дип яккан учакны
Үз балаңа күпме җылы кирәк
Аларга да кирәк шул чаклы.Йөрәгеңне бүлеп бирү кирәк
Җил-давыллар җирдә азмы соң?
Чандыр иңегезгә күтәргәнсез
Күпме балаларның язмышын!