Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Кошлаучский детский сад Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 422017, Республика Татарстан, Арский район, с. Кушлавыч, ул. Тукая, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
E-Mail: | dskoshlautsh.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Кошлаучский детский сад Арского муниципального района РТ» |
Руководитель: | Аюпова Равиля Гадиловна |
Год основания учреждения: | 1992 |
У нас учатся: | 6 |
У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Кошлаучский детский сад Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 21 ( 22 ) 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
"Җиңү кайтавазы мәңгелек" 07.05.2022
Әкрен генә җилләр исә,
Ел артыннан еллар үтә,
Ә халыкта тик бер теләк,
Гүя бердәм сулыш:
Мәрмәр һәйкәлләр каршында,
Катгый таләп:
Җирдә кабат
Кабынмасын сугыш!
-
1 май-Яз һәм Хезмәт бәйрәие белән! 01.05.2022
Беренче май
Беренче Май килде жиргэ,
Якты нурга кумелеп.
Торле тоскэ керде жихан
Матурлыкка торенеп.Кулларында торле шарлар,
Майдан тулы балалар.
Шау-шу килеп колэ-колэ,
Бэйрэмгэ куаналар.Зэнгэр куктэ уйнап оча,
Аклы, кукле кугэрчен.
Кояшлы матур коннэргэ
Куанадыр, курэсен.Бакчадагы агачлар да
Матур кулмэген киеп
Каршы алды Май бэйрэмен
Шау чэчэккэ кумелеп.Жырлап килде яз бэйрэме,
Яна хислэр уятып.
Дулкынланып типте йорэк
Омет белэн куанып. -
Тукай яши безнең йөрәкләрдә. 26.04.2022
Бар күңеллелек бөтен дөньяда,
Бар бер ямь бүген!
Нәрсәдән бу? Мин беләм:
Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Әйләнәдә гөлләр,
Тормыш якты!
Бәйрәм хисе бүген күңелдә!
Туган көнең белән!-диләр,
Горурланып һәркем бу көндә.
Килә, килә... Язлар саен сиңа
Илең килә туган көнеңдә,
Бетми торган гомерен кушкан сыман
.Синең бөек кыска гомергә.
-
Тукай әсәрләреннән геройлар. 25.04.2022
Г.Тукай әкиятләре геройларыннан ясалган кул эшләребез.
-
"Язгы өмә" 23.04.2022
Бүген бакчабызда өмә оештырдык.
-
"Безнең уңышлар!" 20.04.2022
"Бишек җыры" район конкурсында катнашып бакчабызга йөрүче Рүзилә әнисе белән Г.Тукайңың "Бишек җырын"башкарып 1нче урын алдылар.
-
15 апрель-Г.Тукайны искә алу көне. 15.04.2022
15 апрель бөтен җир шарында татар халык шагыйре Габдулла Тукайны искә алу көне буларак билгеләп үтелә.1913 елда бу көнне татар шагыйренең йөрәге тибүдән туктый. Бездә бүген авылыбыздагы Габдулла Тукай һәйкәленә барып,аңа чәчәкләр куйдык.
-
12 апрель-Космонавтика көне! 12.04.2022
12 апрель, Космонавтика көне, кешелек тарихының истәлекле датасы. Бу көнне космоска кешенең беренче очуы ясалды.
Юрий Гагарин... Космосның батыр йөрәкле рыцаре, илебезнең данлыклы улы. Кыска гына вакыт эчендә айга менә, Кояш системасының барлык планеталарын тикшерә, әмма беренче очыш авыр һәм куркыныч була.
1961 елның 12 апреле. Бу дата кешелек тарихына мәңгелеккә кереп калды. Язгы иртәдә көчле ракета җир йөзенең беренче космонавты – Советлар Союзы гражданины Юрий Гагарин белән тарихта беренче “Восток” космик кораблен бортта орбитага чыгарды.
Беренче космик очыш 108 минут дәвам итте. Безнең көннәрдә орбиталь космик станцияләрдә күп экспедицияләр кылган вакытта, ул кыска булып тоела. Әмма бу минутларның һәрберсе билгесез нәрсәләрнең ачышы булып тора.
Безнең балалар бакчасында да космонавтик көне буенча әнгәмә үткәрелде, шулай ук әлеге темага кагылышлы призинтация каралды. Балаларга бик ошады.
-
7 апрель-Бөтендөнья сәламәтлек көне! 07.04.2022
Иртән ничек ашарга
Кичен ничек йокларга
Өйрәтәләр бакчаларда.
Исәнлекнең ,саулыкның,
Кадерләрен белергә,
Өйрәтәләр бакчаларда.
Яшелчәләр ашарга,
Витаминнар җыярга
Өйрәтәләр бакчаларда.
Спортны дус итәргә
Ялкаулыкны җиңәргә,
Өйрәтәләр бакчаларда.Дус һәм тату яшәргә,
Һәм сәламәт булырга
Өйрәтәләр бакчаларда.
Чисталыкны сакларга
Гимнастика ясарга
Өйрәтәләр бакчаларда. -
Каен бөресе җыюда бездә катнаштык. 28.03.2022