Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64 |
Телефон: | +7(843)-669-46-72 |
E-Mail: | Shas.Atn@tatar.ru,sch527@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Хасаншаихская ООШ». |
Руководитель: | Саляхов Шамиль Вилович |
Год основания учреждения: | 2001 |
У нас учатся: | 54 учащихся |
У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 ( 29 ) 30 >>
-
"Г.Тукай - милләтебезнең йөзек кашы" Китап күргәзмәсе
25.04.2023
Һич тә күңлем ачылмаслык эчем пошса,
Үз-үземне күрәлмичә, рухым төшсә,
Җәфа чиксәм, йөдәп бетсәм, бу башымны
Куялмыйча җанга җылы һичбер төшкә;
Хәсрәт соңра хәсрәт килеп алмаш-алмаш,
Күңелсез уй белән тәмам әйләнсә баш,
Күзләремдә кибеп тә җитмәгән булса
Хәзер генә сыгълып-сыгълып елаган яшь, —
Шул вакытта мин кулыма китап алам,
Аның изге сәхифәләрен актарам;
Рәхәтләнеп китә шунда җаным, тәнем,
Шуннан гына дәртләремә дәрман табам; -
«Мөһим сөйләшү»/ «Разговоры о важном»
24.04.2023
24 апреля в нашей школе классные руководители провели внеурочные занятия «Разговоры о важном». « Разговоры о важном » — это тематические классные часы, которые проводятся в 1-9 классах в начале каждой учебной недели. Классный час в начале учебной недели проводился на тему: «ДЕНЬ ТРУДА. МИР ПРОФЕССИЙ» Цель занятия: формирование позитивного отношения к труду, уважения к людям труда; понимания, что умение честно и ответственно трудиться – важнейшая ценность для человека; развитие познавательного интереса у подростков в построении своей будущей карьерной траектории. Формирующиеся ценности: созидательный труд.
-
"Каурый каләм" иҗат берләшмәсенең актив язучылары белән очрашу,
24.04.2023
25 апрель көнне Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбенә кунакка Арча районы үзәк китапханәсе каршында эшләп килуче "Каурый каләм" иҗат берләшмәсе әгъзалары Адилә Әхмәтҗанова, Фәнис Тимашев, Факия Шәрәфетдинова, Дамир Нуриахметов, Марсель Шарапов, Фәрит Минхаиров, Зиннур Тимергалиев, Халидә Вафина, Ренат Шәрәфиев, Гөлзилә Фәхретдинова килделар. Чара бөек шагыйребез Г.Тукайның 137 еллыгына "Без - Тукайлы халык" дигән девиз белән үтте. Үзешчән язучылар белән уздырылган чара бик җылы шартларда, бай мәгълүматлы булды.
-
Язгы өмәләр дәвам итә
22.04.2023
Яз җитү белән мәктәп яны участогында эш кайный башлый. Коллектив белән җирне эшкәртәләр, түтәлләр ясыйлар. Яшелчәләр, чәчәкләр утырталар. 22 нче май көнне мәктәп бакчасында укучылар һәм укытучылар бик тырышып эшләде. Җәй һәм көз көннәрендә безнең мәктәп бакчасы бик матур булсын иде.
-
Котлыйбыз!
21.04.2023
18 нче апрель көнне Арчаның 3 нче мәктәбендә Россиядә укытучы һәм остаз елы һәм Татарстанда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елларына багышланган укучылар һәм укытучыларның “Туган телемнең серләрен ачам” районара фәнни-гамәли конференциясе үтте. "Остазым белән янәшә" номинациясендә 2 урын алган 4 класс укучысы Әхмәтова Илүзәне һәм укытучысы Гөлшат Сайфелхановнаны котлыйбыз.
-
Бердәм гамәлләр көне кысаларында, бердәм дәрес/Единый урок «Без срока давности»
19.04.2023
Бердәм гамәлләр көненең максаты 1941-1945 елда оккупацияләнгән территориядә Бөек Ватан сугышы елларында нацистларның һәм аларның булышчыларының тыныч совет гражданнарына карата кылган җинаятьләре турында тарихи дөреслекне саклау. Кызыл Армиянең гамәлләре һәм Совет халкының Җиңү яуларында берләшүе безнең дәүләтебезне һәм аның гражданнарын тулысынча юк итүдән саклап калуын тарихи хәтер призмасы аша күрсәтергә.Әлеге максат белән бүген 1-9 нчы сыйныфларда 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында нацистлар һәм аларның ярдәмчеләре тарафыннан Совет халкының геноциды истәлегенә, Бердәм гамәлләр көне кысаларында, бердәм дәрес узды.
-
"Мин Арчаны беләм"
19.04.2023
18 апрель көнне Арча Укучылар сарае һәм Казан арты этнографик музее хезмәткәрләре оештырган "Мин Арча баласы" проекты кысаларында "Мин Арчаны беләм" квесты узды. Квестта мәктәбебездән 7 класс укучылары Әхмәтҗанова Камилә һәм Гафетдинов Айзат катнашты. Өч команда арасында Әхмәтжанова Камиләләр командасы 1 урын, Гафетдинов Айзатлар 3 нче урын яулады. Укучыларны котлыйбыз! Оештыручыларга бик зур рәхмәт!
-
ӘДӘБИ МАРАФОН «БЕЗ ТУКАЙНЫ УКЫЙБЫЗ»
18.04.2023
1 апрельдән 26 нчы апрельгә кадәр татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулу уңаеннан «БЕЗ ТУКАЙНЫ УКЫЙБЫЗ» исемле марафон үтә.
Һәр катнашучы, үзенең күңеленә хуш килгән Г.Тукай шигырен (татар яки рус телендә) сайлап алып, марафон барышында укып, видеоязманы социаль челтәрләргә урнаштыра.
Марафонга рәхим итегез!
-
Котлыйбыз!
18.04.2023
Арча муниципаль районы "С.З.Габдрахманова исемендәге Яңа Кенәр урта мәктәбе" базасында үтүче РСФСРның атказанган укытучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны Рәгыйб Усман улы Халитов исемендәге "Бәхет биргән туган җирем" X районара фәнни-гамәли конференциясе. II секция "Яшь эзләнүче"- Ахметова Илүзә. 1 урын.
-
«Мөһим сөйләшү»/ «Разговоры о важном»
17.04.2023
"Разговоры о важном "— это тематические классные часы, которые проводятся в 1-9 классах в начале каждой учебной недели. Классный час в начале учебной недели проводился на тему: «ДЕНЬ ПАМЯТИ О ГЕНОЦИДЕ СОВЕТСКОГО НАРОДА НАЦИСТАМИ И ИХ ПОСОБНИКАМИ» Цель занятия: формирование у обучающихся понимания необходимости сохранения исторической памяти и преемственности поколений на примере истории геноцида мирных советских граждан со стороны нацистов и их пособников в годы Великой Отечественной войны 1941–1945 гг.