Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64 |
Телефон: | +7(843)-669-46-72 |
E-Mail: | Shas.Atn@tatar.ru,sch527@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Хасаншаихская ООШ». |
Руководитель: | Саляхов Шамиль Вилович |
Год основания учреждения: | 2001 |
У нас учатся: | 54 учащихся |
У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 ( 26 ) 27 28 29 30 >>
-
Экскурсия.
24.05.2023
Мәктәбебезнең башлангыч сыйныф укучылары Балтач районы Чепья авылында урнашкан данлыклы «Халыклар дуслыгы» музеенда кунакта булдылар.
-
"Соңгы кыңгырау"
23.05.2023
Бүген 9 нчы сыйныф укучылары өчен мәктәптә соңгы тапкыр кыңгырау чыңлады. Бәйрәм белән мәктәп директоры, килгән кунаклар, әти-әнилэр һәм яраткан укытучылары котлады.
Һәр елдагыча фән олимпидаларында призлы урын алган, төрле конкурсларда җиңү яулаган укучылар грамоталар белән бүләкләнде.
Бу уку елын 5 егет тамамлады. Алда беренче сынаулар көтә. Имтиханнарны уңышлы тапшыруыгызны телибез! Ак юллар сезгә!
Сезнең алда олы сынау тора,
Сез торасыз юллар чатында.
Сезнең алда төрле юллар ята,
Төрле якка юллар чакыра.
Кайсы гына юлны сайласаң да,
Туры юлдан, бала, туры бар.
Мәктәбеңдә калган остазларың
Адымыңны күзләп торырлар. -
Мөһим сөйләшү/Разговоры о важном
22.05.2023
В каждом классе прошли заключительные занятия цикла "Разговоры о важном ", которые были посвящены теме: "Про счастье".
Цель занятий: осмысление учащимися общечеловеческой ценности "счастье" и формирование представления о ней на личном и общественном уровнях.
Ребята пришли к выводу, что счастье есть в каждом из нас, что мы сами создаем счастье, делая счастливыми других людей!
-
Котлыйбыз!/ Поздравляем!
20.05.2023
Наша ученица 8 класса Хамидуллина Камиля участвовала Российском билингвальном конкурсе чтецов "Душа России миру шепчет" среди обучающихся 8-11 классов общеобразовательных учереждений ПФО РФ. Основная идея конкурса-показать культуру Российского народа миру посредством чтения школьниками стихов российских поэтов на двух языках(русском и английском). В данном конкурсе Камиля получила диплом победителя II степени и была включена реестр Министерство Просвещения РФ.
-
19 май - пионер оешмасының туган көне.
19.05.2023
Әлеге уңайдан Арчада зур бәйрәм чарасы булды. Ул район Мәдәният йорты каршындагы Ленин һәйкәле янында тантаналы линейка белән башланып китте. Анда районыбыз мәктәпләрендә укучы балалар җыелды.
Линейкадан соң алар барабан тавышы астында строй белән стадионга юл алды. Алда төрле станцияләрдә квестлар көтә иде. Район Укучылар сарае вожатыйлары алар өчен төрле уеннар оештырды, пионерия тарихы белән таныштырды, компас белән эшләргә, учак ягу серләренә өйрәтте. Бәйрәм, кыр кухнясында сыйланганнан соң, учак янында җырлар белән тәмамланды. -
Республиканские Кирилло- Мефодиевские юношеские научные чтения
18.05.2023
Ученицы 7 класса Ахметзанова Камиля и Хисамиева Адиля приняли участие в Республиканских Кирилло- Мефодиевских юношеских научных чтениях. Они представили свои исследования в области русского языка и литературы. После конференции отправились на экскурсию "Литературная Казань". Желаем девочкам дальнейших успехов, новых идей и смелых решений!
-
Шахмат-шашка ярышы
17.05.2023
Арча шәһәре укучылар сараенда уздырылган әлеге ярышта безнең укучылар да актив катнашты.
-
Экскурсия.
17.05.2023
Бүген 1,3 сыйныф укучылары табигатьтә кунакта булдылар. " Изгеләр " чишмәсенең килеп чыгу тарихын өйрәнүне үзләренә максат итеп куйдылар.
-
"Батарейка тапшыр - планетаны коткар" акциясе
16.05.2023
Күп санлы заманча уйлап табулар автоном чыганакларына мохтаҗ булган энергия – аккумуляторларда һәм батарейкаларда. Тик иртәме яки соңмы һәр батарейка сафтан чыга һәм аны ташларга кирәк була. Әлеге кечкенә матдәләрнең әйләнә-тирә мохиткә һәм кеше сәламәтлегенә ни дәрәҗәдә көчле тәэсир иткәнен күпләр әле белми. Шул уңайдан “Батарейканы тапшыр - планетаны коткар “ дигән экологик акция үткәрелә. Безнең мәктәп укучылары да әлеге акциядә актив катнаштылар.
-
15 нче май - Халыкара гаилә көне
15.05.2023
Гаилә – җан тынычлыгы таба торган, дөнья мәшәкатьләрен, борчуларын, шатлык-куанычларын бер учка сыйдырып, бердәм булып, бүлешеп яши торган урын ул.
Гаилә ул – тирән тамырлы нәсел җебе дә, аны өзмичә, яр иткән тиң парың белән бер түбә астында гомер итү – үзе зур куаныч.
Илләребез имин, гаиләләребез нык булсын, балаларыбыз сөендереп торсын! Һәркемгә гаилә бәхете, җан тынычлыгы, мәхәббәт, кайгыртучанлык һәм игътибар телибез. Бер-берегезне саклап, яклап яшәгез!