Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64 |
Телефон: | +7(843)-669-46-72 |
E-Mail: | Shas.Atn@tatar.ru,sch527@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Хасаншаихская ООШ». |
Руководитель: | Саляхов Шамиль Вилович |
Год основания учреждения: | 2001 |
У нас учатся: | 54 учащихся |
У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 ( 25 ) 26 27 28 29 30 >>
-
Котлыйбыз!
01.06.2023
31 нче май көнне Арчада велотуризм буенча республикакүләм ярышлар узды.6 нчы класс укучысы Гарифуллин Алмас 3 нче урынны яулады. (Тренеры Мустафин Р.Р.) Котлыйбыз!!!
-
1 ИЮНЬ – ХАЛЫКАРА БАЛАЛАРНЫ ЯКЛАУ КӨНЕ!
01.06.2023
Җәйнең беренче көне күңелләргә җылылык, яктылык, мәрхәмәтлелек өстәүче бәйрәм – Балаларны яклау көне буларак билгеләнеп үтә. Балалар-безнең тормышыбыз чәчкәләре! Балачак – иң бәхетле һәм мәшәкатьсез вакыт ул, күңелдә җылы хисләр генә калдыра. Без һәр баланың әти-әнисе кочагында үсүен, һәр сабыйның үз бәхете белән туып, олыларның игътибарын кайгыртуын һәм мәхәббәтен тоеп яшәвен телибез. Йөзегездә һәрвакыт елмаю булсын. Сез - безнең киләчәгебез! Барлык балаларга да яхшы ял, ныклы сәламәтлек һәм күңелле тәэсирләр телибез.
Бәйрәм белән сезне! -
Табигать кочагында
31.05.2023
Җәйге походка
Чыктык без тагын.
Көмеш суларың,
Зәңгәр урманың,
Якын күңелгә,
Татарстаным!
Син-туган ягым,
Син-минем таңым,
Татарстаным!
Бүген 6-8 нче класс укучылары табигать кочагында ял итеп,күңел ачып кайттылар.
- Йошкар-Олага сәяхәт 30.05.2023
-
Спорт туризмы буенча ярышлар
29.05.2023
26-27 нче май көннәрендә укучыларыбыз туризм буенча ярышларда катнашты.Аларны ирешкән уңышлары белән котлыйбыз!
-
Мин Арча баласы
29.05.2023
Илүсэ Әхмәтова " Мин Арча баласы" проектында катнаша Һэм узенен туган авылы Хәсәншәех тарихы турында сөйли.
Проект яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык (Росмолодежь) гранты ярдәмендә гамәлгә ашырыла. -
Котлыйбыз!
27.05.2023
Балтач спорт мәктәбендә шөгыльләнүче укучыбыз Нәбиев Наил бүген каратэ буенча халыкара турнирда - "Кубок Канчо Т. Тедзука" 3 урын һәм "За волю к победе" дигән кубок алды
-
Котлыйбыз!
26.05.2023
Мәктәбебез укучылары Балтач сәнгать мәктәбен кызыл дипломга тәмамладылар. Хәмидуллина Камилә "Вокал һәм гитара", Закиева Зәринә һәм Фахрутдинова Рәзилә " Хореография" бүлегендә өстәмә белем алдылар. Кызларыбыз белән горурланабыз, киләчәктә алган белемнәренең куанычын күрергә насыйп булсын!
-
Экскурсия.
26.05.2023
25 нче май көнне без, Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе укучылары һәм аларның класс җитәкчеләре, Балтач районы Бөрбаш авылына экскурсиягә бардык. Авылның киләчәген кайгыртып, яшьләргә үрнәк булып, бердәм авыл халкы, тырыш, булдыклы эшмәкәрләре белән бик күп матурлыклар тудырганнар. Сазлык булган урынны чистартып, җанга рәхәтлек, тынычлык бирә торган бик күркәм "Нурзидә" чишмәсе төзегәннәр. Яңа капиталь ремонттан соң эшләүче мәдәният йорты, музейлары, агач эшкәртү цехлары, плотиналары, пар аккошлары - һәммәсе бу авылда тырыш, бердәм, туган җирне яратучы, хөрмәт итүче халык яшәгәнен дәлилли. Матурлык тудырырга теләсәң бердәм, тырыш, тәвәккәл булырга кирәклегенә кабат төшенеп, бу матур сәяхәттән канәгать булып, рәхәтләнеп ял итеп кайттык! Безне җылы караш, матур сүзләре белән каршы алган һәм озатып йөргән мәдәният йорты хезмәткәрләренә, Бөрбаш авыл җирлеге башлыгы Равил Рәсим улына олы рәхмәтебезне белдерәбез, эшләрендә уңышлар, гаиләләрендә иминлек, тәннәренә саулык телибез.
-
Табигать кочагында ял итәбез.
25.05.2023
Башлангыч сыйныф укучылары туган як буенча сәяхәттә. Алар "Рәхмәт сиңа Җир- анабыз матур җәйләрен өчен!" девизы астында табигать кочагында уйнап, шаярып, шул ук вакытта тирә- юньдә үсүче дару үләннәре белән дә таныштылар.