Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64 |
| Телефон: | +7(843)-669-46-72 |
| E-Mail: | Shas.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Хасаншаихская ООШ». |
| Руководитель: | Саляхов Шамиль Вилович |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 46 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 201 202 ( 203 ) 204 205 206 207 208 209 210 >>
-
Гаиләм ядкаре 23.04.2015

Бүген тарих атналыгының өченче көне. Музей Советы членнары көче белән "Гаиләм ядкаре" дип исемләнгән кичә әзерләнде. Кичә барышында укучылар гаиләләрдә һәм мәктәп музеенда сакланган сугыш чоры экспонатлары һәм истәлекләре белән таныштылар.
-
Георгиевская ленточка
22.04.2015
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан «Казанский текстиль» фабрикасы 10 миллион метр “Георгиевский тасма” җитештергән һәм Татарстанның төрле төбәкләренә таратылган. Без дә үз чиратыбызда үзебезнең мәктәптә “Георгиев тасма”ларын булдырдык һәм безгә тыныч тормыш бүләк иткән каһарманнарыбызга хөрмәт йөзеннән бу тасмаларны тагып йөрибез.
-
Рәсем конкурсы 22.04.2015

Тарих атналыгы кысаларында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган рәсем конкурсы үтте. Конкурста укучыларыбыз актив катнаштылар һәм үзләренең иҗади осталыкларын күрсәттеләр. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган конкурслар дәвам итә.
-
Год литературы 21.04.2015

Объявлены результаты литературного интелектуального творческого конкурса "Время проходит, но сказанное слово остается..." посвященный Году Литературы в России. Грамотой за хорошую работу награждены ученицы 8 класса Лилия и Зарина Хайрутдиновы. Поздравляем!
-
Тарих атналыгы
20.04.2015
Бүген мәктәптә тарих атналыгы башланып китте. Атналык Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70-еллыгына багышлана.
Тарих атналыгы программасы -( 20-25 апрель)
№
Эшнең эчтәлеге
Вакыты
1
Атналыкны ачу. Укучыларны программа белән таныштыру.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган викторина сораулары.
20.04.15
2
Сугыш чорына багышланган рәсемнәр буенча күргәзмә.
21.04.15
3
“Кем акыллырак”. 8-9 класслар арасында интеллектуаль уен.
22.04.15
4
Гаиләм ядкаре. Музейда тупланган сугыш чоры истәлекләре белән таныштыру.
23.02.14
5
“Мавыктыргыч тарих фәне”кичә-ярыш, 5-6 сыйныф укучылары белән.
8 класста ачык тәрбия сәгате.
24.04.15
6
“Сезнең тормыш – үзе батырлык”. Сугыш чоры балалары белән очрашу. Музыкаль кичә. Атналыкны йомгаклау.
25.04.15
-
Өмәдә катнаштык. 18.04.2015

Бүген укучылар һәм укытучылар чираттагы өмәгә чыктылар. Өмә барышында мәктәп яны территориясе, Бөек Ватан сугышында һаләк булган сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәл тирәсе чистартылды.
-
Моңлы сазым 17.04.2015

Бүген "Казан арты" тарих- этнография музеенда "Моңлы сазым" әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Анда безнең мәктәптән 8 класс укучысы Хәйретдинова Лилия үзе язган "Тукайның кара савытына..." шигыре белән катнашып, диплом белән бүләкләнде.
-
Баннер куелды 16.04.2015

-
Волейбол ярышы 15.04.2015

Бүген Ташкичү төп гомуми белем мәктәбендәзона буенча волейбол ярышлары үтте. Анда безнең мәктәп укучылары да катнашты һәм 1 нче урын яулап, финал уеннарына чыкты.
-
Очкычлар ярышы. 14.04.2015

Бүген физика уытучысы Зиннатуллин Рифат Шарифҗанович кәгазьдән ясалган самолетлар очырту буенча укучылар арасында ярыш оештырды. Ярышта иң ерак очкан самолет хуҗасы билгеләнде. Ул - 5 класс укучысы Гатина Сөмбел.










