Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64 |
| Телефон: | +7(843)-669-46-72 |
| E-Mail: | Shas.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Хасаншаихская ООШ». |
| Руководитель: | Саляхов Шамиль Вилович |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 46 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 201 ( 202 ) 203 204 205 206 207 208 209 210 >>
-
"Куркынычсыз тәгәрмәч - 2015" 05.05.2015

Арчаның бишенче гимназиясендә “Куркынычсызлык тәгәрмәче – 2015” чарасы үткәрелде. Балалар юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча компьютерда тест үттеләр, беренче медицина ярдәме, мәҗбүри иминият (ОСАГО) буенча сорауларга җаваплар бирделәр, велосипедта төрле каршылыкларны үттеләр, юл билгеләрен, борылышларны, җәяүлеләр өчен юл аркылып чыгу урыннарын исәпкә алып, “тимер юлы”, светофоры булган махсус мәйданчыкта йөрделәр. Әлеге чарада безнең мәктәптән 5 класс укучылары Гатина Сөмбел, Хәбибуллина Йолдыз, Вахитов Илнур, Нәҗмиев Рәнифләр уңышлы чыгыш ясады һәм 3 урынны яулады. Җитәкчеләре физкультура укытучысы Мостафин Рифат Рәхимҗанович. Укучыларны зур җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз!
-
Флеш моб 04.05.2015

30 апрель көнне район үзәгендә флеш моб үткәрелде. Анда безнең мәктәптән "Мозаика" командасы бик матур чыгыш ясады. Балалар бәйрәмне бик ошаттылар.
-
1 Май бәйрәме белән! 30.04.2015

Кадерле дуслар! Барыгызны да 1 Май - Яз һәм хезмәт бәйрәме белән тәбрик итәбез.
Мәктәптә бүген бәйрәм рухын 6 класс укучылары һәм аларның класс җитәкчесе Хамидуллина Гөлнара Рафисовна тудырды. Алар матур җыр - биюле, шаян сүзле чыгышлары белән һәркемнең күңеленә хуш килерлек кичә үткәрделәр.
-
Дусларча очрашу
29.04.2015
Бүген, дәресләрдән соң, дусларча очрашуга Балтач районы Шубан төп гомуми белем мәктәбеннән егетләр волейбол командасы килде. Уен бик киеренке барды. Нәтиҗәдә, 2:1 исәбе белән кунаклар җиңү яулады.
-
Абдулла Алиш эзләреннән исемле Iтөбәкара фәнни- гамәли конференция 29.04.2015

Кичә, 28 апрельдә, Казан шәһәре Совет районының 20нче гимназиясендә "Алиш эзләреннән" исемле I төбәкара фәнни- гамәли конференция үтте. Безнең мәктәптән "Шигърият бакчасында" һәм "Әкиятләрдән олы тормышка" исемле секцияләрдә укучылар катнашты. 4 класс укучылары Мөхәммәтгалиева Алсинә, Хаҗиева Ландыш лауреат исеменә лаек булдылар. Хәбибуллин Надир, Хәйретдинова Лилия сертификат һәм җыентык белән бүләкләнделәр. Җитәкчеләре Таҗиева Гөлшат Сәйфелхан кызы "Сәләтле балалар белән максатчан эш алып барган өчен" Диплом белән бүләкләнде.
-
"Сугыш урлаган балачак" 28.04.2015

28 апрель көнне мәктәпкә тарих укытучысы Зәкиева Гөлфирә Хәбибулловна әзерләгән "Сугыш урлаган балачак" дигән кичәгә сугыш чоры балалары килде. Алар укучыларга үзләренең балачак еллары турында сөйләде, үткәннәрен хәтерләрендә яңартты. Укучылар аларга үзләренең матур җырларын, шигырьләрен бүләк итте. Кичә эчтәлекле, матур булды.
-
Итоги весенней недели добра 27.04.2015

Бүген мәктәптә "Язгы изгелек атнасы" дип аталган акциягә йомгак ясалды. Укучылар бу акциядә теләп катнаштылар. Шулай ук линейкада Җиңүнең 70 еллыгын каршылау буенча бурычлар куелды.
-
Районная научная экологическая конференция школьников 25.04.2015

25 апрельдә Лесхоз урта гомуми белем мәктәбендә Татарстан Республикасында Парклар һәм скверлар елына багышлап, фәнни экологик конференция үткәрелде. Мәктәбебезнең 8 класс укучысы Гафетдинова Гөлүсә "Аяк астындагы хәзинә - пластик шешә" дигән темага фәнни эш белән уңышлы чыгыш ясап, 2 урын алды. Җитәкчесе география укытучысы Гафетдинова Элфира Дилфатовна. Котлыйбыз!
-
Игелекле эшләр көне
24.04.2015
Уку елы дәвамында Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе укучылары сугыш һәм тыл ветераннарына даими рәвештә көчләреннән килгәнчә ярдәм оештыралар. Менә бүген дә алар 20 - 27 нче апрель көннәрендә “ Весенняя неделя добра” акциясе кысаларында үтүче акциядә катнаштылар. “ Сугыш чоры балалары” ның өйләрендә булып, аларга өй тирәләрен чистартырга ярдәм иттеләр һәм ялгыз әбиләрнең ихлас рәхмәтләрен ишетте.
-
Республикакүләм Тукай укулары
24.04.2015
24 апрель Яңа Кырлай мәктәбендә республика күләмендә тукай укулары булды. Мәктәп укучылары үзләренең фәнни эшләрен әлеге конференциягә тәкъдим итте. Безнең мәктәптән 8 класс укучысы Хәйретдинова Лилия "Тукай фотографияләрдә" дигән темага уңышлы чыгыш ясады. Җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нуриева Тәнзилә Габдрахмановна.










