Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64 |
| Телефон: | +7(843)-669-46-72 |
| E-Mail: | Shas.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Хасаншаихская ООШ». |
| Руководитель: | Саляхов Шамиль Вилович |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 54 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 197 198 ( 199 ) 200 >>
-
А.П.Чехов 29.01.2015

2015 Год литературы в РФ. В школе утвержден план работ, посвященных Году литературы. К 155 летию со дня рождения А.П.Чехова работает выставка "В человеке должно быть все прекрасно: и лицо, и одежда, и душа, и мысли."
-
Ачык тәрбия сәгате 28.01.2015

Бүген 7 класста "Игелекле эшнең иртәсе-киче юк" дигән темага ачык тәрбия сәгате үтте. Тәрбия сәгатендә укучылар изгелек, шәфкатьлелек, миһербанлылык турында фикер алыштылар.
-
Иң көчле математик 27.01.2015

Бүген математика атналыгы кысаларында "Иң көчле математик " ярышы үтте. Ярышта укучылар математика буенча үзләренең теоретик һәм практик белемнәрен күрсәттеләр. Җиңүче булып 8 класс укучысы Газизов Айназ танылды.
-
математика атналыгы
26.01.2015
Бүген мәктәптә математика атналыгы башланып китте.
Дүшәмбе Атналыкны ачу. Кызыклы сорауларга җавап табу.
Сишәмбе “Иң көчле математик ярышы”
Чәршәмбе Ачык тәрбия сәгате: “ Игелекле эшнең иртәсе – киче юк”. Телдән журнал. Күренекле математиклар.
Пәнҗешәмбе Ачык дәрес: “Вакланмалар” ( кабалау дәресе, 5 класс ). “Математика шәһәрләре буйлап сәяхәт”5 нче, 6 нчы класслар ярышы.
Җомга “ Могҗизалар кыры” уены. Интернет олимпиадада катнашу.
Шимбә Атналыкны ябу. Нәтиҗә ясау.
-
Ярышка әзерләнәбез 24.01.2015

Хоккей ярышына әзерлек бара.
-
Илназ Гарипов белән очрашу 23.01.2015

Мәктәбебезгә җырчы Илназ Гарипов килде. Ул Хәсәншәех мәктәбен тәмамлап, Арча педагогика көллиятенең музыка бүлегендә укыды. Илназ үзе укыган мәктәпне онытмый, укучылар белән теләп аралаша. Аңа иҗади уңышлар телибез.
-
Хоккей ярышы 22.01.2015

Бүген мәктәп яны шугалагында 9 нчы сыйныф укучылары һәм 4-8 сыйныф укучыларының җыелма командасы арасында хоккей ярышы булды. Ярыш "кечкенәләр" командасының җиңүе белән тәмамланды. Молодцы!!!
-
Туган телем язмышы 21.01.2015

Бүген классларда "Туган телем язмышы" дигән тема астында класс сәгатьләре үтте. Сыйныф җитәкчеләре туган тел, туган як, туган нигез һәркем өчен дә кадерле, аны сакларга, онытмаска кирәклеген аңлаттылар. 6 нчы сыйныфта үткән сыйныф сәгате "Туган тел" җырын җырлап йомгакланды.
-
Чаңгы ярышы 21.01.2015

Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чаралар планы буенча бүген укучылар арасында чаңгы ярышлары үткәрелде. Җиңүчеләрне котлыйбыз
Дистанция
малайлар
класс
кызлар
класс
1-4 класслар арасында
1 км
1. Йосыпов И.
2. Сафин А.
3. Фәйзрахманов А.
4
4
4
1.Вәлиева З.
2. Газизова А., Гарипова З.
3. Гарипова Р.
4
3
4
5-7 класслар арасында
1 км
1.Ахметова Т.
2.Хабибуллина Й.
3.Гатина С.
6
5
5
2 км
1.Ахметов Р.
2.Назмиев Р.
3.Гафетдинов А.
5
5
7
8-9 класслар арасында
2 км
1.Хәйретдинова З. 2.Фәхретдинова Р.
3 .Хәйретдинова Л.
8
9
8
3 км
1.Гарифуллин А.
2.Валиев А.
3.Әхмәдиев И.
9
9
9
-
Җиңү-70 20.01.2015

Мәктәбебездә Җиңүнең 70 еллыгын каршылап төрле чаралар үткәрелә. Әлеге уңайдан класс сәгатьләре үткәрелә, илебезнең тынычлыгы өчен сугыш кырларында һәлак булучыларны онытмыйбыз. Укучыларыбыз Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәлне чистартып, карларын көрәп "Безнең Җиңү" акциясендә катнаштылар










