Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64 |
| Телефон: | +7(843)-669-46-72 |
| E-Mail: | Shas.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Хасаншаихская ООШ». |
| Руководитель: | Саляхов Шамиль Вилович |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 54 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 191 192 193 ( 194 ) 195 196 197 198 199 200 >>
-
"Созвездие-Йолдызлык-2015" 23.03.2015

“Созвездие–Йолдызлык” эстрада сәнгатенең ачык республика телевизион яшьләр фестивале быел үзенең 15 нче язын каршылады һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланды. Узган шимбәдә фестивальнең район бәйгесендә җиңү яулаган яшь талантлар катнашында йомгаклау концерты булды. Анда безнең мәктәп укучысы Хәбибуллин Надир да катнашып җиңүче булды.
-
Урок леса
21.03.2015
21 март - Урман көне. Шушы уңайдан үткәрелгән республика акциясендә без дә актив катнаштык. Әңгәмәләр белән генә канәгатьләнмичә чын урманга экскурсиягә юнәлдек һәм үзебезгә бик күп файда алдык: җәяү йөрдек, рәхәтләнеп саф һава суладык, уеннар уйнадык, нарат бөресе җыйдык.
-
5-9 класслар ярминкә үткәрде 20.03.2015

Бүген 5-9 класс укучылары ярминкә оештырдылар. Ярминкәдә ни теләсәң шул бар иде: азык-төлек, уенчыклар, кулдан ясалган эшләнмәләр.... Ярминкәгә укучыларның әти-әниләре дә килгән иде. Һәр класс үзләренең товарларын сатып бетерде. Ярминкәдән кергән акча класс кирәк яракларына тотылачак.
-
О чемпионате 19.03.2015

С целью ознакомления с подготовкой к XVI Чемпионату мира по водным видам спорта 2015 года в г. Казани в школе были проведены беседы.
-
Ярминкә 18.03.2015

Бүген башлангыч класс укучылары һәм укытучылары ярминкә оештырдылар. Ярминкәдә кулдан эшләнгән әйберләр, төрле-төрле ризыклар сатылды. Шулай ук лотерея уены да үткәрелде. Бу чарада әти-әниләрнең дә катнашуы тагын да ямь өстәде.Ярминкәдән җыелган акчаның бер өлеше Бөек Ватан сугышында һаләк булган авылдашлар истәлегенә салынган һәйкәл янына утырту өчен, чәчәк үсентеләре алырга тотылачак. Укучылар ярминкәдән шат күңел белән кайтып киттеләр.
-
Акция тәмамланды 16.03.2015

«70 еллыкка- 70 оя» дип аталган район конкурсы игълан ителгән көнне үк безнең Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе укучылары кош оялары сызымнарын ясый башлады. Ике – өч көн эчендә мәктәп коридоры бик матур кош оялары белән тулды. Укучыларыбыз саны 59 гына булгач, укытучыларыбыз да бу эштән читтә калмады. Иң оригиналь ояны 7 класс укучысы Гафетдинов Айрат ясаган иде. Шушындый эшләрдә катнашу безнең авылдашларыбызның изге гамәле булып тора. Ул ояларны без үзебезгә якын каенлыкка урнаштырып, авылыбызга тагын да ямь өстәргә ниятлибез. Парклар һәм скверлар елы кысаларында гади полосаны да үзебезчә сквер итеп була бит дип уйлыйбыз.
-
Язгы табигатькә экскурсия 14.03.2015

Бүген без җыелышып табигатькә экскурсия ясадык. Саф һава, язгы кояш безгә бик күп энергия бирде. Сәяхәтебезнең максаты - дару ясау өчен чимал буларак кулланылган нарат бөресе җыю. Без бу эшне уңышлы башкарып чыктык.
-
Хәрби техника модельләре 13.03.2015

Район күләмендә игълан ителгән "Хәрби техника модельләре" конкурсы безнең укучыларда зур кызыксыну уятты. Самолет, танкларның нинди генә төрләрен ясамады алар. Тик әлеге куркыныч кораллар белән балалар бары тик шушы модельләр аша гына танышсыннар иде. Сугышлар булмасын!
-
Рәхим итегез, кошкайлар! 12.03.2015

Тиздән җылы яктан кошлар кайта башлый. Без аларга матур оялар әзерләдек, агачларга урнаштырдык. Без канатлы дусларыбызны каршы алырга әзер!
-
"Правнуки ветеранов рисуют Победу" 11.03.2015

В рамках празднования Великой Победы объявлен республиканский конкурс "Правнуки ветеранов рисуют Победу". Ученики активно участвуют в школьном этапе конкурса.










