Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64 |
| Телефон: | +7(843)-669-46-72 |
| E-Mail: | Shas.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Хасаншаихская ООШ». |
| Руководитель: | Саляхов Шамиль Вилович |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 54 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 197 ( 198 ) 199 200 >>
-
Йолдызлык-2015 06.02.2015

6 нчы февраль көнне Арча шәһәрендә "Йолдызлык-2015" бәйгесенең сайлап алу туры булып узды. Анда безнең мәктәптән "Мозаика" бию төркеме, "Конферанс " номинациясендә Хәбибуллин Надир, "Вокал-соло" номинациясендә Газизова Алия, Хәйретдинова Зәринә катнаштылар. Уңышлар телибез аларга!
-
"Во имя мира на земле" 06.02.2015

6 февраля прошел муниципальный этап Республиканского конкурса чтецов «Во имя мира на земле», посвященного к 70-летию Великой Победы. Из нашей школы в конкурсе участвовали Хабибуллин Надир(4 класс), Гарифуллина Индира (3 класс), Ахмадиев Ильназ (9 класс) . По итогам конкурса Хабибуллин Надир признан победителем, Гарифуллина Индира заняла 2 место, а Ахмадиев Ильназ был награжден Благодарственным письмом МБУ «Арская централизованная библиотечная система». Поздравляем!
-
Ярышлар дәвам итә 05.02.2015

Тимераякта узышу буенча ярышлар дәвам итә. Бүген шугалакка 5-7 класс укучылары чыкты. Алар 500 метр арага йөгерделәр. Укучылар ярышка актив катнаштылар.
Җиңүчеләр:Кызлар арасында:
I урын- Гафетдинова Гөлия(7 кл)
II урын-Гатина Сөмбел(5 кл)
III урын-Әхмәтова Таңсылу (6 кл)
Малайлар арасында:
I урын- Гафетдинов Айрат (7 кл)
II урын- Гатин Альмир (7 кл)
III урын- Нәҗмиев Рәниф(5 кл)
Җиңүчеләрне котлыйбыз!
-
Бүген 8-9 класслар 05.02.2015

Бүген тимераякта узышу буенча башлангыч класслар башлап җибәргән ярышларны 8-9 класс укучылары дәвам итте. Алар арасында иң көчлеләр ачыкланды.
Җиңүчеләр:
Кызлар арасында:
I урын- Хәйретдинова Зәринә(8 кл)
Малайлар арасында:
I урын- Закиров Салават (9 кл)
II урын- Закиров Ильдан (8 кл)
III урын- Әхмәдиев Илназ(9 кл)
Җиңүчеләрне котлыйбыз!
-
Тимераякта узышу 04.02.2015

Бүген башлангыч класс укучылары арасында тимераякта узышу бенча ярыш булды. Бу ярышта һәр укучы үзенең көчен сынап карады. Молодцы!!!
Кызлар арасында:
I урын- Хаҗиева Ландыш (4 кл)
II урын-Гарипова Руфинә(4 кл)
III урын-Гарипова Зәринә(3кл)
Малайлар арасында:
I урын-Йосыпов Ислам (4 кл)
II урын-Хабибуллин Надир (4 кл)
III урын- Сафин Азамат(4 кл)
-
Ветеран янында. 03.02.2015

Бүген укучыларыбыз Бөек Ватан сугышы ветераны Сәгыйтҗанов Рәис ага белән очраштылар. Аңа үзләре әзерләгән истәлек бүләкләре тапшырдылар. Ветеран үзенең хатирәләре белән уртаклашты. Укучыларны бүгенге тыныч, мул тормышның кадерен белергә, тырышып укырга чакырды.
-
Хәрби-патриотик айлык 02.02.2015

Укучыларыбыз хәрби-патриотик айлык барышында булачак "Аҗаган" уенына әзерлекне башладылар.
-
Математика атналыгына йомгак 31.01.2015

Бүген математика атналыгы тәмамланды. Укучылар атналыкта бик актив булдылар, күп яңалыклар белән таныштылар.
-
“ Могҗизалар кыры” уены. 30.01.2015

Математика атналыгы кысаларында бүген “ Могҗизалар кыры” уены булды. Уенга 7-9 класс укучыларыннан һәр турга 3әр уенчы сайлап алынды. Укучылар үзләренең белемнәрен, тапкырлыкларын күрсәттеләр. Җиңүче - 8 класс укучысы Газизов Айназ. Афәрин!
-
Ачык дәрес: “Вакланмалар” 29.01.2015

Пәнҗешәмбе көнне 5 класста “Вакланмалар” темасына ачык дәрес үтте. Математика укытучысы Салахова Г.М. дәрестә яңа технологияләр, төрле эш формалары аша укучыларны актив эшчәнлеккә тартты.










