Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422023, с. Казанбаш, ул. Школьная, д. 94\422023, Татарстан Республикасы, Арча районы, Казанбаш авылы, Мәктәп урамы, 94 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-42-54 |
| E-Mail: | Skaz.Аrs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Казанбашская ООШ" |
| Руководитель: | Камалов Ришат Ренатович |
| Год основания учреждения: | 1928 |
| У нас учатся: | 56 обучающихся (иностранных граждан нет)/Бездә укыйлар: 56 укучы (чит ил гражданнары юк) |
| У нас учат: | 13 учителей/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 161 162 163 ( 164 ) 165 166 167 168 169 170 >>
-
Профтестирование 06.04.2018

Мәктәпкә бүген халыкны социаль яклау хезмәткәрләре килде. 8-9 класс укучылары өчен эшче һөнәрләре сайлауга юнәлдерелгән фильм күрсәтелде, тест үткәреп эш юнәлешләрен билгеләделәр.
-
Нәүрүз мөбәрәкбад! 26.03.2018

Март ае-яз башы, бик матур ай. Бу ай озак заманалар буена яңа елның беренче ае булып йөргән. Язның көн белән төн тигезләшкән вакыты-21 нче март, Нәүрүз бәйрәме буларак билгеләп үтелгән. Нәүрүз-язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме. Нәүрүз вакытында өстәлләр аш-судан сыгылып торган. Яңа елны ничек каршыласаң, елың шулай узар дигәннәр. Бу бәйрәм дә шундыйлардан санала. Бәйрәмгә төрле яктан бик күп кунаклар килә торган булган.
Казанбаш төп мәктәбе дә татар халкының йолаларын өйрәнү, милли тәрбия бирү максатыннан төрле тәрбияви чараларны актив рәвештә үткәреп килә. 23 нче март көнне мәктәп күләмендә Нәүрүз бәйрәме үткәрелде. Балалар карга боткасы белән сыйландылар. Укытучылар, укучылар да бергәләп төрле милли уеннарда бик теләп көч сынаштылар. Бәйрәмнең иң дулкынландыргыч мизгеле - укучыларның теләкләре язылган хатлар салынган карачкыны яндыру булды.
Мондый бәйрәмнәр ата-бабаларыбызның йолаларын балаларыбыз хәтерләренә сеңдерү максатыннан оештырыла. Бу чараларны үткәргәндә балалары тарафыннан зур эш башкарыла. Шулар аркылы бүгенге көн баласында милли традицияләргә мәхәббәт тәрбияләнә.
-
Ветеран укытучы бездә кунакта 23.03.2018

Ветеран укытучы Исхакова Ф.Ш. лаеклы ялда булса да, мәктәп белән элемтәсен өзми. Ул 23 нче март көнне үзе укыткан 8 нче сыйныф укучыларына "Күп иярченле кушма җөмләләр" темасына дәрес күрсәтте. Укытучының осталык дәресенә укучылар һәм укытучылар югары бәя бирде.
-
Ата-аналар җыелышы 22.03.2018

22 нче март көнне ата-аналар җыелышы үткәрелде. Беренче көн тәртибе буенча юхиди инспекторы өлкән лейтенант Муллагалиев Ф.И. чыгышы " Юл йөрү кагыйдәләре". Икенче көн тәртибе буенча башлангыч сыйныф укытучысы Рамазанова Ф.Р чыгышы "Компьютер технологияләре һәм бала сәламәтлеге". Өченче көн тәртибе буенча мәктәп директоры Камалов Р.Р. чыгышы "Язгы чорда техник куркынычсызлык кагыйдәләре". Дүртенче көн тәртибе буенча төрлеләр.
-
Республикакүләм халык балалар иҗаты "Без бергә" конкурс фестиваленең район туры. 20.03.2018

Бүген Түбән Мәтәскә мәдәният йортында Республикакүләм халык балала иҗаты "Без бергә" конкурс фестиваленең район туры узды.Укучылар конкурска бик тырышып әзерләнгәннәр. һәркайсы мактауга лаек. Бу бәйгедә безнең мәктәп укучылары да актив катнаштылар. Аларга киләчәктә уңышлар телибез!
-
Адымнар нык, юллар имин, хәвеф-хәтәрсез булсын! 17.03.2018

Укучыларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен арттыру һәм үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү нигезендә 8 нче сыйныфлар арасында " Тамчы шоу" уены оештырылды. Чарага Арча районнынан юхиди хезмәткәре Мухаметзянова Э.Г. чакырылган иде. Ул укчыларга яктылык кайтаручы элементлар бүләк итте.
-
#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН" 14.03.2018

Бүген мәктәбебездә, мәрхәмәтлелек атнасының 3 көнендә, биология һәм химия укытучысы Латыпова Р.Г. экологиягә багышланган "Чишмәләр сере" дигән ачык тәрбия сәгате үткәрде.
-
#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН" 13.03.2018

Мәрхәмәтлелек атналыгы кысаларында рус теле һәм әдәбияты укытучысы Мусина Ч.Р. 5-9 нчы сыйныф укучылары өчен бөек рус язучысы Л.Н. Толстой хөрмәтенә түгәрәк өстәл оештырды. Шулай ук китапханәгә Толстойга багышланган китап күргәзмәсенә экскурсия дә үткәрелде.
-
"Язның мәрхәмәтле атнасы-#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН" 12.03.2018

Милләтләр дуслыгы көне уңаеннан бүген 5-7 сыйныф укучыларына "Татарстан-дуслык иле, һәр милләт аның гөле" дигән ачык тәрбия сәгате уздырылды.
-
Профориентация айлыгы 10.03.2018

Бүген 8-9 класс укучылары өчен класс җитәкчесе Мусина Чулпан Рашит кызы "Нинди һөнәр яхшырак" дигән темага ачык тәрбия сәгате үткәрде.














