Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Казанбашский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Казанбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422023,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Казанбаш, ул.Школьная, 94 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dskazanbash.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Казанбашский детский сад" |
| Руководитель: | Шайдуллина Рузиля Рузалевна |
| Год основания учреждения: | 1981 |
| У нас учатся: | 18 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Казанбашский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Казанбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 ( 7 ) 8 9 10 >>
-
Уңышларыбыз! 17.04.2025 «НЕОПАЛИМАЯ КУПИНА» конкурсында катнашып балалар грамоталар белән бүләкләнде. Афәрин!

-
Семинар 15.04.2025 Бүген Арчаның 2нче номерлы балалар бакчасында "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлакый-патриотик тәрбия бирү. Яңгырашы-Җиңү һәйкәлләре" дип исемләнгән республикакуләм семинар узды.Безнең балалар бакчасыннан тәрбияче Шаймуллина Н.Р. "Балалар бакчасында төрле яшьтәге төркемдә балаларны әхлакый-патриотик тәрбия бирү ысуллары"темасына чыгыш ясады.

-
Чисталык айлыгы дәвам итә. 14.04.2025

Чисталык айлыгы дәвам итә. Бүген без бакчабыз каршындагы наратларның астагы ботакларын кисеп, кәүсәләрен агарттык. Керү юлы яктырып, матурланып калды!
- 12 апрель - космонавтика көне! 11.04.2025 1961 елның 12 апреле – дөнья күләмендә тарихка кереп калган истәлекле дата. Нәкъ менә бу көнне, дөньяда беренче мәртәбә бортына кеше утырган «Восток» космик корабле җир тирәли орбитага чыга. Бу кеше – очучы-космонавт Юрий Алексеевич Гагарин. Бүген бакчабызда Космонавтика көне уңаеннан бик кызыклы һәм мәгълүмати шөгыль үткәрелде.
-
ЭкоВесна-2025 2 неделя 10.04.2025 Экокоманда үз эшен дәвам итә. Икенче атнаның максаты балаларны әйләнә-тирәне чиста тотарга өйрәтү. Чүпне җыйганда аны төрләргә аерып җыю: кәгазь, пластик, агач, пыяла һәм ризык калдыклары. Макулатура җыю шөгыле белән таныштыру. #Эковесна #Экокоманда #МыЗаРаздельныйСбор

-
"Солдатка хат" акциясендә катнашабыз! 08.04.2025

Сабыйларыбыз "Солдатка хат" акциясендә катнаша. Матур рәсемнәребез туган як сәламе булып барып ирешеп, егетләрнең күңелләрен җылытыр, дигән теләктә калабыз !
-
Котлыйбыз! 03.04.2025 Арча шәһәренең сәнгать мәктәбендә узган Бөек Җиңүнең 80 еллыгына, Ватанны саклаучылар елына багышланган "Арча йолдызлары" исемле конкурс-фестивалендэ безнең балалар бакчасыннан "Катюша" дигән бию белән катнашып, кызларыбыз , I дэрэжэдэге дипломант иялэре булдылар. Котлыйбыз!!!

-
1 апрель-Халыкара кошлар көне. 01.04.2025 Сагындырып, ялындырып, табигатькә яз килә. Карлар эреп, гөрләвекләр ага, өй кыекларыннан тамчылар тама. Яз җитү хәбәрен безгә туган якларына ашкынып кайткан кара каргалар, сыерчык-тургайлар да җиткерә. Күктә аларның тавышларын ишетүгә үк, күңелләр үрсеп, җаннарда яз дәрте уяна...Ә без исә аларны каршы алырга әзерләнәбез. Канатлы дусларыбызга җимлекләр, сыерчык оялары ясау - матур гадәтләрнең берсе. Безгә исә ясаган, элгән йортларыбызда кошлар өздереп сайрый-сайрый оя корсын да балалар чыгарсын иде, дип кенә телисе кала.

-
Котлыйбыз! 31.03.2025

Сәмир белән Исламны туган көннәре белән котлыйбыз.Ныклы сәламәтлек,тәүфыйклы булып үсүләрен теләп калабыз.
-
"Чишмә башы" газетасының март ае чыгарылышы дөнья күрде. 28.03.2025





