Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Казанбашский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Казанбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422023,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Казанбаш, ул.Школьная, 94 |
Телефон: | |
E-Mail: | dskazanbash.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Казанбашский детский сад" |
Руководитель: | Шайдуллина Рузиля Рузалевна |
Год основания учреждения: | 1981 |
У нас учатся: | 18 |
У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Казанбашский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Казанбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
"Эковесна - 8 неделя" 21.05.2025 Началась восьмая неделя «Эковесны-2025» под названием «Чистая вода». Воспитанник средней группы Нигметзянов Самир участвует в акции #ЭКОВЕСНА-2025" "ЭКО ЯЗ-2025" "Чиста су" акциясендә уртанчылар төркеменә йөрүче Нигъмәтҗанов Самир катнаша.
-
О работе горячей линии 20.05.2025 На основании письма территориального отдела Управления Роспотребнадзора по Республике Татарстан в Высокогорском, Арском, Балтасинском районах, в период с 12 мая по 23 мая 2025 г. работает «горячая линия» по вопросам качества и безопасности предоставления услуг детского отдыха, особенностях составления договора, а также безопасности и качестве детских товаров. Звонки от населения будут приниматься на «горячую линию» по телефонам 8(84368) 2-41-47, 8(84366) 3-00-83 ежедневно с 08.00 до 17.00 ч., кроме выходных дней, перерыв с 12:00 до 13:00 ч.
-
" Экояз-2025" 13.05.2025 Балаларны кечкенә дусларына (эт, песи, йорт куяны һ. б) карата мәрхәмәтле булырга, аларны кайгыртырга, яратырга өйрәтү безнең бурыч.
-
БӨЕК ҖИҢҮ КӨНЕ БЕЛӘН! 07.05.2025 Барыгызны да Бөек Җиңүнең 80 еллыгы белән котлыйбыз! 9 май - безгә тынычлык һәм азатлык бүләк иткән, фронтта һәм тылда көрәшкән, сугыштан соңгы авыр елларда илне торгызган һәркемгә рәхмәт белдергән көн. Бөек Җиңү халкыбызның милли горурлыгы, хәрби даны һәм батырлыгы символы. Сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмаган сугышчыларга, тылда эшләүчеләргә, бу якты көнне якынайтучыларга, сугыштан соңгы елларның авырлыгын күтәрүчеләргә мәңгелек дан! Без үткән еллардагы вакыйгаларны сакларга, озак еллар дәвамында ата-бабалары белән горурлансыннар өчен, яшь буында Ватаныбызга карата патриотик һәм мәхәббәт хисләре тәрбияләргә тиешбез. Дөньяларда тынычлык-татулык урнашсын, хәвефле җирләрдә булган ир-егетләребез тизрәк өйләренә әйләнеп кайтсыннар, күкләребез аяз, күңелләребез һәрчак шат булсын! Сезгә һәм якыннарыгызга чын күңелдән ныклы сәламәтлек һәм иминлек, тыныч күк йөзе, бәхет һәм илебезнең киләчәге якты булуын телибез.
-
Арча шәһәре үзәгендә урнашкан "Победа" арт- объектын Георгий лентасы белән бизәүгә кушылдык 06.05.2025
Арча шәһәре үзәгендә урнашкан "Победа" арт- объектын Георгий лентасы белән бизәүгә кушылдык
#ПобедаАрск2025
-
ТабигыйЯз (ЭкоВесна) дәвам итә 05.05.2025 Чишмә - авылның йөзек кашы. Чишмәләрне чистартып, карап тоту безнең изге бурыч. Без бүген балалар белән авылыбыз чишмәсенең тирә-ягын тырмалап, җыештырып кайттык. Чишмә агышын, табигатьнең матурлыгын күреп сокландык. #Эковесна #Экокоманда #Преображение #БлагоустройствоРодников
-
"Чишмә башы" газетасының апрель ае чыгарылышы дөнья күрде. 30.04.2025
-
"Туган телем-иркә гөлем" район күләмендәге шигырь укучылар бәйгесе 29.04.2025 Бакчабызның талантлы кызы Закирҗанова Рамиләне "Туган телем-иркә гөлем" район күләмендәге шигырь укучылар бәйгесендә 2 урын алуы белән котлыйбыз! Афәрин!
-
Бөтенроссия "Эколятлар көне" 25.04.2025
"Эколятлар көне" Бөтенроссия табигатьне саклау социаль-белем бирү проектлары чараларының берсе булып тора. Ел саен аны 25 апрельдә Россиянең барлык төбәкләрендә билгеләп үтәләр. 2025 елның 25 апрелендә безнең балалар бакчасында педагоглар тарафыннан "Эколятлар көне" уздырылды. Экологик тәрбия кешенең әйләнә-тирә табигатькә, дөньяга, кешегә һәм тулаем җәмгыятькә мөнәсәбәтен формалаштыруда мөһим һәм кирәкле элемент булып тора. Төрле яшьтәге балалар төркемендә уртак эшчәнлек оештырылган иде: мәктәпкәчә яшьтәгеләр "Эколятлар" әкият геройлары - табигать дуслары һәм яклаучылары: Шалун, Умница, Тихоня һәм Елочка белән таныштылар. Эколятлар балаларга табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, табигатьне ничек саклау турында сөйләделәр. Табигатьтәге чүп-чар проблемасына аерым игътибар бирде, хәтта "Чүп-чарны сортларга аерырга өйрәнәбез" дидактик уены да үткәрелде, "Эколятлар" - табигатьнең дуслары һәм яклаучылары" дигән рәсем конкурсы уздырылды. Саф һавада балалар бөҗәкләрне һәм кошларны күзәттеләр. Эколятлар белән көн күңелле, кызыклы һәм мавыктыргыч узды.
-
"Тукай безнең йөрәкләрдә!" 25.04.2025 Бүген безнең балалар бакчасында бөек татар шагыйре Г.Тукайның туган көненә багышланган "Тукай безнең йөрәкләрдә!" дигән әдәби-музыкаль чара узды. Тәрбиячеләр тәрбияләнүчеләр өчен "Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты" дип исемләнгән чара үткәрде. Балалар шагыйрьнең иҗаты белән мультимедиа чаралары ярдәмендә таныштылар: шагыйрьнең әсәрләре буенча татар телендә мультфильмнар карадылар. Шулай ук балалар белән "Су анасы" уены оештырылды. Балалар Г.Тукай әсәрләре буенча инсценировкалар күрсәттеләр. Бу чара кысаларында балалар татар шагыйре иҗаты турында белделәр, туган як табигатенең матурлыгын күрергә һәм аңларга өйрәнделәр, татар милли мәдәнияте турында белемнәрен ныгыттылар