Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422013,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Качелино, ул. Сайдашева, д. 99а/Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Арча районы, Кәче авылы, Сәйдәш урамы, 99а йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-23-90 |
| E-Mail: | Skac.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Качелинская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гузель Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1920 |
| У нас учатся: | 63/Бездә укыйлар: 63 |
| У нас учат: | 15/Бездә укыталар 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 281 282 283 284 ( 285 ) 286 287 288 289 290 >>
-
Музей экспонатлары җыю. 18.05.2015

Мәктәбебездә музей экспонатлары җыю буенча конкурс игълан ителде. Әлеге бәйгедә укучылар бик теләп катнаша.
-
Өмәдә. 16.05.2015

Мәктәп тирәсендә эш кайный. Укытучылар һәм укучылар бакчада тырышып эшлиләр. Чәчәкләр, яшелчәләр, агачлар утыртылды.
-
15 май - Халыкара гаилә көне 15.05.2015

15 май - Халыкара гаилә көне уңаеннан барлык классларда да класс сәгатьләре үтте. Укучылар үзләренең гаиләләре турында сөйләделәр, укытучы сөйләгәннәрдән дә күп мәгълүмат алдылар.
-
Бакчада эшләү. 14.05.2015

Укучылар мәктәп яны тәҗрибә участогында бик тырышып эшлиләр. Алар түтәлләр ясадылар, яшелчәләр, карлыган, чия агачлары утырттылар.
-
Җиңел атлетика ярышлары 13.05.2015

Арча шәһәре стадионында җиңел атлетика ярышлары булып узды. Безнең мәктәп командасы район буенча 8 нче урынны алды.
-
Гүзәл Маликова бездә кунакта 12.05.2015

Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Маликова улы Гайсә Маликов белән мәктәбебездә концерт күрсәттеләр. Аларның чыгышлары укытучыларга һәм укучыларга бик ошады.
-
Футбол 11.05.2015

Мәктәптә футбол уеннары башланып китте. 7 чне классларга каршы 5,6 нчы класслар һәм укытучылардан торган командалар уйнады. Икенче команда 7-2 исәбе белән җиңү яулады.
-
Бөек Җиңү бәйрәме 08.05.2015

Бүген авылыбыз уртасында урнашкан "Батырларга мәңгелек дан!" һәйкәле янында Җиңү бәйрәме булды. Бәйрәмгә сугыш һәм тыл ветераннары чакырылды. Ветераннарны Кәче авылы ветераннар берлеге рәисе Солтанов Рәсим Солтанович, Арча шәһәре ветераннар берлеге рәисе Җамалиев Альберт Миңнегулович, Кәче авыл җирлеге башлыгы Закиров Тәлгать Дәүлиевич, Кәче төп гомумбелем мәктәбе директоры Муллахмәтов Нияз Наилевич бәйрәм белән тәбрикләделәр. Шигырьләр, җырлар белән үрелеп барган театральләштерелгән күренеш һәркемнең күңеленә хуш килде. Без ветераннар алдында аларның батырлыкларына баш иябез.
Ветераннар, ветераннар,
Сезгә хөрмәт- ихтирамнар,
Сез булганга матур булып,
Алсу булып ата таңнар!
-
Җиңү бәйрәменнән күренеш 08.05.2015

-
Җиңү бәйрәменә әзерлек. 07.05.2015

Мәктәбебездә Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршыларга әзерлек эшләре дәвам итә. Укучылар технология укытучысы Копылова Г. Г. белән бик матур веноклар, чәчәкләр ясадылар, концерт номерлары, сценарий әзерләнде. Ветераннарга чакыру кәгазьләре, котлау открыткалары җибәрелде.









