Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422013,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Качелино, ул. Сайдашева, д. 99а/Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Арча районы, Кәче авылы, Сәйдәш урамы, 99а йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-23-90 |
| E-Mail: | Skac.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Качелинская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гузель Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1920 |
| У нас учатся: | 63/Бездә укыйлар: 63 |
| У нас учат: | 15/Бездә укыталар 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 151 ( 152 ) 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
"Иң яхшы чыршы уенчыгы"... 22.12.2021

"Иң яхшы чыршы уенчыгы" конкурсында катнаштык.
-
21.12.2021

Линейка. Җиңүчеләрне бүләкләү.
-
Вакытлы матбугат белән танышу... 21.12.2021

Беренче сыйныфта балалар өчен чыгучы журналлар белән танышуга багышланган сыйныф сәгате үтте. Укучылар мәктәпкә килүче "Салават күпере", "Сабантуй", "Ялкын" журналларына күзәтү ясадылар. Андагы әкиятләрне уку, табышмакларга җавап табу, кроссворд-ребусларны чишү, рәсем-фотоларны карау бик кызык һәм мавыктыргыч булды.
-
"Әкият сөйлим сезгә" 21.12.2021

5 нче сыйныфта "Әкият сөйлим сезгә" дигән әкиятләр кичәсе үткәрелде. Кичәдә укучылар татар халык әкиятләрен һәм үзләре уйлап чыгарган әкиятләрне образга кереп сөйләп күрсәттеләр.
-
17.12.2021

Иске Чүриле авылының өлкән көрәшчеләре призына 2009 нчы елда туган һәм аннан яшьрәк егеләр арасында Көрәш буенча Арча муниципаль районының шәхси-команда беренчелеге булып узды. Мәктәбебез командасы 3 нче урынга лаек булды. Хәйруллин Айдар 2 нче урын, Хәйруллин Айдан 3 нче урын, Вәлиәхмәтов Нияз 1 нче урын, Азамов Азат 1 нче урын, Сәгәтдинов Илмир 3 нче урын алдылар. Котлыйбыз! Киләчәктә уңышлар телибез.
-
15.12.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан 4 нче класста Татарстанның халык шагыйре, публицист, җәмәгать эшлеклесе Сибгәт Хәким тууына 110 ел тулуга багышланган тәрбия сәгате үтте. Укучылар шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар. Сибгәт Хәким сүзләренә язылган җырлар тыңладылар, шигырьләрен сөйләделәр.
-
"Әбиемнең күңел сандыгы" 15.12.2021

3 нче сыйныфта "Әбиемнең күңел сандыгы" дип исемләнгән тәрбия сәгате үтте. Укучылар мәктәбебез музеенда булдылар. Татар халкының гореф-гадәтләрен , буыннан-буынга истәлек булып калган йолаларын искә төшерделәр. Әбиләребезнең күңел җылысын биреп чиккән ядкарьләре белән таныштылар.
-
Нур Әхмәдиевның тууына 75 ел... 14.12.2021

14 нче декабрь – татар шагыйре, язучы, Татарстанның сәнгать эшлеклесе,СССР Язучылар берлеге әгъзасы , Рафаэль Төхфәтуллин премиясе, Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты Нур Әхмәдиевның тууына 75 ел. Әлеге уңайдан 2 нче класста тәрбия сәгате үтте. Укучылар язучының балалар өчен булган “Аксак төлке” исемле китабы белән таныштылар. Андагы хикәяләр, шигъри әкиятләрне укыдылар.
-
14.12.2021

Всероссийская акция " Новогодние окна - 2022"...
-
13.12.2021

Һәр атнаны гомуми мәктәп линейкасы үтә. Ярышларда, конкурсларда катнашкан укучылар грамоталар белән бүләкләнделәр.









