Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422013,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Качелино, ул. Сайдашева, д. 99а/Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Арча районы, Кәче авылы, Сәйдәш урамы, 99а йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-23-90 |
| E-Mail: | Skac.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Качелинская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гузель Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1920 |
| У нас учатся: | 63/Бездә укыйлар: 63 |
| У нас учат: | 15/Бездә укыталар 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 ( 115 ) 116 117 118 119 120 >>
-
"Яңа ел әкияте" рәсем конкурсы 04.01.2023

Мәктәбебезнең 1нче сыйныф укучысы Абдуллин Аяз 7-10 яшьлекләр категориясендә "Тылсымлы кыш" номинациясендә белем бирү учреждениеләре укучылары арасында "Яңа ел әкияте" дигән рәсем конкурсында 3нче урынны алды. Молодец! Котлыйбыз!
-
03.01.2023

Укучыларыбыз каникул вакытларында да тик ятмыйлар. Алар мәктәптә төрле уеннарда катнашалар.
-
02.01.2023

Каникул вакытында үткәреләсе шахмат һәм шашка ярышларына әзерлек бара.
-
Якынлашып килүче Яңа еллар белән! 29.12.2022

-
28.12.2022

28 нче декабрь көнне Утар-Аты төп гомуми белем мәктәбендә шашка һәм шахмат буенча профсоюз оешмалары арасында зона ярышлары узды. Мәктәбебез укытучылары Зайнуллин Х.Х. һәм Магсумова Г.Ф. 1нче урыннарны алдылар. Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз. Район этабында да уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.
-
26.12.2022

Бүген башлангыч класс укучыларының "Яңа ел" бәйрәме үтте.
-
26.12.2022

Укучыбыз Нуруллина Азалия район башлыгының "Чыршы бәйрәмендә" катнашты.
-
"Яңа ел талантлары" 22.12.2022

Бүген Арча укучылар сараенда "Яңа ел талантлары" район иҗат конкурсында җиңүче укучыларны бүләкләү тантанасы узды. Мәктәбебез укучылары төрле номинацияләрдә җиңүләргә ирештеләр.Гильмутдинова Зәринә, Мухаметзянова Зилә - видеоконкурс "Новогодний МIX";Гильмутдинов Альмир, Гильмутдинова Әминә - "Зимний СТОП-КАДР!";Абдуллин Аяз, Нуретдинов Самир,Мухаметзянов Фаил, Заляева Альмира, Миннебаева Диләрә - "Новогодняя поделка". Укучылар мастер - классларда катнаштылар, матур итеп чыршы уенчыгы ясадылар.Молодцы!
-
20.12.2022

Участники отряда "Самостоятельные дети" провели акцию "Яркая,здоровая зимушка-зима".
-
Яңа елны каршы алырга әзерләнәбез. 19.12.2022











