Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422013,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Качелино, ул. Сайдашева, д. 99а/Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Арча районы, Кәче авылы, Сәйдәш урамы, 99а йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-23-90 |
| E-Mail: | Skac.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Качелинская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гузель Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1920 |
| У нас учатся: | 63/Бездә укыйлар: 63 |
| У нас учат: | 15/Бездә укыталар 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 111 ) 112 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
" Кызыл ромашка" республика конкурсы 22.02.2023

Бөек татар шагыйре-герой Муса Җәлил иҗатына багышланган балалар арасында беренче " Кызыл ромашка" республика конкурсында мәктәбебезнең 1 нче класс укучысы Шакирҗанов Аяз 3 нче дәрәҗә дипломга лаек булды.
-
22.02.2023

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан мәктәбебездә "Егетләрме, кызоармы?" дип исемләнгән чара үтте. Егетләрнең "Ялкын" һәм кызларның "Ук" командалары турникта тартылу, скакалкада сикерү, дартс, идәннән этелү, урынннан озынлыкка сикерү төрләре буенча ярыштылар, хәрби әзерлек күнекмәләрен күрсәттеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр. Кичәбезнең кунагы - Чечня сугышында хәрби бурычын үтәп кайткан, янгын вакытында бала гомерен коткарып калган Кәче авылы герое - Закиров Илгизәр Илсур улы булды.
-
Всероссийская акция "Мой учитель родного языка" 21.02.2023

Школьники, студенты колледжей и вузов Татарстана, а также их родители могут принять участие во Всероссийской акции «Мой учитель родного языка» и поздравить своих педагогов!
Для этого нужно опубликовать фото, видео или текст об учителе родного языка во ВКонтакте в личном аккаунте или на странице образовательной организации, поставив хештег #МойУчительРодногоЯзыка2023
Итоги будут подведены 21 февраля на онлайн-марафоне. Подробности доступны по ссылке https://clck.ru/33Y2aL -
"Күпмилләтле дәүләттә милли йолалар һәм бәйрәмнәр" татар видеороликлары бәйгесе 21.02.2023

"Күпмилләтле дәүләттә милли йолалар һәм бәйрәмнәр" татар видеороликлары бәйгесендә мәктәбебезнең 1 нче класс укучылары да катнашты. Нуретдинов Самир 2 нче урынга, Абдуллин Аяз һәм Шакирҗанов Аяз 3 нче урынга лаек булдылар.
-
"Туган телем-серле дөнья" иҗат бәйгесе 21.02.2023

Мәктәбебез укучылары район күләмендә үткәрелгән "Туган телем-серле дөнья" иҗат бәйгесендә катнаштылар. 1 нче класс укучысы Абдуллин Аяз 1 нче урын, 2 нче класс укучысы Бәдретдинов Ислам 2 нче урынга лаек булдылар. Котлыйбыз!
-
"Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге III Районара укулары" 20.02.2023

-
20.02.2023

"Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге III Районара укулары"
-
"Муса Җәлил, Рафис Корбан әдәби бәйгесе" 17.02.2023

Мәктәбебезнең 3 нче сыйныф укучылары Рәхимова Камилә, Бикчәнтәев Әмир, Хәмәтшин Кәрим Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе , "Яңарыш" газетасы редакциясе ,Муса Җәлил исемендәге китапханә-филиал үткәргән "Муса Җәлил, Рафис Корбан әдәби бәйгесе"ндә катнашып җиңү яуладылар.
-
15.02.2023

Бүген мәктәбебез укытучылары Арча стадионында мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмалары арасында уздырылган чаңгы ярышларында катнаштылар.
-
15 нче февраль - Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 117 ел 15.02.2023

15 нче февраль - Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 117 ел. Шул уңайдан бүген тәрбия сәгатьләрендә шагыйрьнең биографиясе һәм иҗаты турында мәгълүматлар белделәр, шигырьләрен сөйләделәр.










