Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422013,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Качелино, ул. Сайдашева, д. 99а/Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Арча районы, Кәче авылы, Сәйдәш урамы, 99а йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-23-90 |
| E-Mail: | Skac.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Качелинская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гузель Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1920 |
| У нас учатся: | 63/Бездә укыйлар: 63 |
| У нас учат: | 15/Бездә укыталар 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 ( 109 ) 110 >>
-
18.03.2023

18 марта 2023 года в РФ отмечается девятая годовщина воссоединения Крыма и Севастополя с Россией. В этот день ровно девять лет назад была восстановлена историческая справедливость. И самое важное, что данное событие стало выражением воли жителей полуострова, высказавшихся на референдуме за вхождение Крыма в состав РФ.
С целью формирования у учащихся патриотических чувств, уважения к истории своей страны в школе был проведен исторический час "Крым - часть великой России" для обучающихся 5-7 классов. -
"Яшәү дәвам итә" 17.03.2023

Бүген Арча төбәгеннән чыккан бер төркем язучылар Рөстәм Галиуллин, Наил Касыймов, Сания Әхмәтҗанова, Вакыйф Нуриев якташыбыз, талантлы шагыйрь Рәфыйк ага Юнысның каберенә зиярат кылдылар һәм мәктәпкә укучылар белән очрашуга килделәр. "Яшәү дәвам итә" дип исемләнгән очрашуда кунакларыбыз Рәфыйк Юныс турындагы истәлекләр белән уртаклаштылар, укучылар шигырьләрен сөйләделәр. Кичә җыр,бию белән үрелеп барды.
-
14.03.2023

2023 нче ел Россиядә "Педагог һәм остаз елы" уңаеннан, Татарстан Республикасында "Хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман" исемле проект кысаларында бүген мәктәбебездә 43 ел педагогик стажы булган әйдәп баручы укытучы, хезмәт ветераны, РСФСРның халык мәгарифе отличныгы, Арча районының мактаулы гражданины Фатхуллина Рая Ахуновна белән очрашу кичәсе үткәрелде.
-
13.03.2023

13 март көнне мәктәп дирекциясе һәм профсоюз комитеты арасында төзелгән коллектив килешүнең үтәлешен тикшерү һәм коллектив килешүгә үзгәрешләр кертү буенча җыелыш үткәрелде. Җыелышта Арча районы мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Алия Габделфартовна катнашты.
-
13.03.2023

11 нче март көнне мәктәпнең спорт залында волейбол уеннары булып узды. Бу ярышта кызлар,егетләр,әниләр,әтиләр һәм мәктәпне тәмамлап чыгып киткән студент кызлар командалары катнашты. Уенны тренер Гатауллин Н.Ш. оештырды. Уен бик күңелле һәм мавыктыргыч барды.
-
11.03.2023

Укучыбыз Валиахметов Дияз көрәш ярышларында Россия чемпионы исеменә лаеклы булды. Зур җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз. Молодец!
-
10.03.2023

2023 нче елның 6 нчы мартында Яшь инспекторлар хәрәкәте отрядлары оешуга 50 ел тулды. Укучылар белән яшь инспекторлар отрядларының тарихы, килеп чыгышы белән таныштык. Юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрне ныгыттык, уен-ярыш үткәрдек.
-
10.03.2023

10 нчы март көнне Арча стадионында Гарафиев Фәнил Канафи улы истәлегенә чаңгы ярышы булып узды. Әлеге ярышта мәктәбебез укучылары һәм укытучылары актив катнашты.
-
08.03.2023

Кадерле хатын-кызлар...
Халыкара хатын-кызлар көне белән! Яз урамда гына түгел, күңелләрегездә дә чәчәк атсын, ә матурлыгыгыз тирә-юньдәгеләрне сөендерсен. Сезгә бәхет, иминлек һәм уңышлар юлдаш булсын. Сезнең барлык көннәрегез дә кояшлы, якты һәм истә калырлык булсын, гаиләләрдә татулык хөкем сөрсен, тормышларыгыз матур булсын. 8 Март белән тәбрик итәбез!
-
8 нче март бәйрәме белән.... 06.03.2023

Беренче тапкыр 1901 елның 8 мартында Америка хуҗабикәләре Чикаго урамнарына кастрюльләр һәм тазлар күтәреп чыга. Мондый үзенчәлекле ысул белән алар җәмгыять һәм хакимият игътибарын үзләренә җәлеп итәргә тели.Чарада катнашучылар сәяси хокукларның тигезләнүен, үзләренә карата хөрмәт, производствода эшләү һәм армиядә хезмәт итү мөмкинлеген таләп иттеләр. Җиде елдан соң бу таләпләр дәүләт күләмендә кабатлана.Шуннан соң АКШта хатын-кызлар көне игълан ителә.Халыкара хатын-кызлар көне Алман коммунисткасы Клара Цеткин исеме белән дә бәйле. Ул хатын-кыз реформатор дип санала. Ул 1910 елда Халыкара хатын-кызлар конференциясендә бөтен дөньяда эшләүче хатын-кызлар бердәмлеге көнен гамәлгә кую тәкъдимен чыгара.Россиядә хатын-кызлар көнен беренче тапкыр Петербургта 1913 елның 2 мартында билгеләп үтәләр.Россиядә хатын-кызлар көне рәсми рәвештә 2002 елда РФ Дәүләт бәйрәмнәре исемлегенә кертелде.
Якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан мәктәбебездә бик матур бәйрәм концерты узды.










