Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422013,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Качелино, ул. Сайдашева, д. 99а/Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Арча районы, Кәче авылы, Сәйдәш урамы, 99а йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-23-90 |
| E-Mail: | Skac.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Качелинская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гузель Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1920 |
| У нас учатся: | 63/Бездә укыйлар: 63 |
| У нас учат: | 15/Бездә укыталар 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 ( 108 ) 109 110 >>
-
"Мөһим мәсьәләләр турында сөйләшү" 03.04.2023

Бүген "Мөһим мәсьәләләр турында сөйләшү" дәресе Җир көненә багышланды.
-
Родителям о приеме в 1-ый класс
03.04.2023
Прием в первый класс осуществляется по личному заявлению родителей (законных представителей). При подаче заявления родители (законные представители) ребенка предъявляют следующие документы: 1. Документ, удостоверяющий личность родителя (законного представителя) для установления факта родственных отношений и полномочий законного представителя. 2. Свидетельство о рождении ребенка. 3. Свидетельство о регистрации по месту жительства. График приема документов в 1-ый класс на 2023-2024 учебный год Дни недели Время приема документов Понедельник с 8:00 до 15:00 Вторник с 8:00 до 15:00 Среда с 8:00 до 15:00 Четверг с 8:00 до 15:00 Пятница с 8:00 до 15:00
-
30.03.2023

-
"Мин авылны сайлыйм" фәнни-эзләнү, проект һәм иҗади эшләр конкурсы 30.03.2023

Мәктәбебезнең 6 нчы класс укучысы Гарифуллина Рамилә 1-9 нчы класс укучылары арасында Республика күләмендә 12 нче тапкыр үткәрелүче "Мин авылны сайлыйм" фәнни-эзләнү, проект һәм иҗади эшләр конкурсында 2 нче урынга лаек булды.Җитәкчесе: Гыймадиева Гөлгенә Нурулла кызы. Аларны әлеге җиңүләре белән котлыйбыз.
-
Каен бөресе җыябыз... 29.03.2023

Кышын табигать йоклый дибез. Ялгышабыз!... Табигать ел әйләнәсе кешелекнең саулык сагында. Дару үләннәрен иртән яздан алып, соңгы көзге җимеш өлгергәнче генә җыялар дигән фикер дә дөреслеккә туры килми. Кайбер дару үләннәрен нәкъ менә кышын җыярга кирәк тә.
Бер карасаң, билдән көрт ерып, үлән эзләп йөрерлекме?.. Ә чаңгылар киеп?! Урман юлын чаңгыда әйләнү беренчедән, сәламәтлеккә файда, икенчедән – хәрәкәт. Хуш исе? Урман һавасын ел әйләнәсе сулап туймаслык.
Каен бөресе
Каен бөреләрен яфрак ярганчы җыярга кирәклеген беләбез дә, тик язын кыр һәм бакча эшләре башлангач, онытып җибәрәбез. Иң әйбәте, эш кимрәк чакта – кышын җыярга кирәк. Ләкин бу очракта да капылт-кара гөрләп яфрак ярасы агачка барып ябышырга ярамый. Бөреләрне утынга киселәсе, сынып яки башкача зәгыйфьлек килгән агачлардан гына җыегыз. Агач дисәң дә ул да тере җан, димәк, аның да гомеренә зыян килергә мөмкин. Шунысын да искәртәбез, Рәсәй киңлекләрендә берничә төрле каен үсә. Дәвалау үзенчәлекләре һәммәсенеке дә бер төсле. Тышкы кыяфәтләренә игътибар итмәгез. Каен бөресеннән ясалган төнәтмә ашкайнату системасын яхшырта, бавыр һәм үт куыгы ялкынсуын, подагра, ревматизм, тире авыруларыннан, геморройдан дәвалый, матдәләр алмашын көйли, канны чистарта.
Салкын тидергәндә, грипп йоктырганда 1 стакан кайнар суга 1 бал кашыгы вакланган каен бөресен салып, берничә минут кенә каплап торырга да, төнәтмәне чәй итеп, кайнар килеш эчүгә, төренеп ятарга кирәк. Ул тирләтә, шул ук вакытта иммунитетны да ныгыта.Укучыларыбыз да каен бөресе җыюда актив катнаша.
-
Котлыйбыз... 27.03.2023

-
«Табигать - кеше тәрбияләүнең бай чыганагы» 25.03.2023

Тирә-юньне пычранудан, табигатьне кешеләр тарафыннан уйланмыйча эшләнгән төрле адымнардан саклау бүгенгесе көннең иң әһәмиятле мәсьәләләренең берсе дисәк тә, ялгыш булмас. Безнең киләчәгебез – балалар, һәм без аларның сәламәтлеге, әхлак тәрбиясе турында кайгыртырга тиешбез. Күренекле педагог В.А.Сухомлинский: «Табигать - кеше тәрбияләүнең бай чыганагы» - дип язган. Укучыларыбыз да язгы каникул көннәрен бушка үткәрмиләр. Алар әти-әниләре белән берлектә тирә-юньне тәртипкә китерәләр.
-
Шашка һәм шахмат буенча ярышлар 23.03.2023

22-23 нче мартта Арча укучылар сараенда шашка һәм шахмат буенча ярышлар булып узды. Рахимова Татьяна- 3 урын, Тусматова Айзилә - 3 урын, Валиахметова Динара - 3 урын, Гильмутдинова Зәринә -2 урын,Ахмадуллин Рамил - 1 урын, Нуруллина Азалия - 1 урын, Муртазин Ильяр - 2 урын алдылар. Котлыйбыз.
Мәктәбебез шашка буенча 2 нче этап район ярышларында команда беренчелегендә беренче урынны, шахмат буенча 3 нче яулады.
-
22.03.2023

1 нче класс укучыларының "Әлифба бәйрәме" булды. Чарага укучыларның әниләре,әбиләре килгән иде. Бәйрәмдә укучылар шигырьләр сөйләделәр, җырладылар,биеделәр, төрле яктан белемнәрен күрсәттеләр.
-
Хуш киләсең,Нәүрүз! 20.03.2023

Нәүрүз – татар халкының иң матур йола бәйрәмнәреннән берсе, ул 21 мартта көн белән төн тигезләшкән көнгә туры килә. Бу бәйрәм безнең төбәкләрдә, язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме булып санала. Ул – дуслык, киң күңеллелек, кунакчыллыкны үз эченә ала. Нәүрүз – фарсыча “яңа көн” дигәнне аңлата, икенче төрле язгы Яңа ел, дип тә әйтәләр. Бу көнне кешеләр кунак чакыралар, бер-берсенә булган үпкә-ачуларын оныталар, җырлыйлар һәм бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар, уеннар уйныйлар. Бәйрәм хуҗасы – Нәүрүзбикә.
Бүген мәктәбебездә "Нәүрүз бәйрәмен" күңелле итеп билгеләп уздык. Кыш бабай белән Нәүрүзбикә “көч сынаштылар”. Балалар аркан тартыштылар, табышмаклар әйттеләр, биеделәр, җырладылар,кашыкка йомырка салып йөгерделәр.Фольклор бәйрәмнәрен уздыру укучыларда телебезгә карата мәхәббәт хисләре, әхлак тәрбисе уятырга ярдәм итә, борынгы гореф-гадәтләрне онытмаска өйрәтә.










