Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча 5 нче гимназиясе - муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе / Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Арская гимназия №5 Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Большая, д. 77 |
Телефон: | +7(843)-663-17-94 |
E-Mail: | G5.Ars@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ - Арская гимназия №5 |
Руководитель: | Муллахметов Нияз Наилович |
Год основания учреждения: | 1997 |
У нас учатся: | 776 укучы |
У нас учат: | 55 укытучы |
Гимназия яңалыклары / Новости Арской гимназии №5
Миссия-шәфкатьлелек
Опубликовано: 05.12.20243 Б сыйныфында «Миссия-шәфкатьлелек (волонтер көненә») темасына «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр »дәрестән тыш эшчәнлеге кысаларында чираттагы класс сәгате узды.
Бу дәреснең төп максатлары: кешелек мөнәсәбәтләренең нигезе буларак үзара ярдәмләшү һәм шәфкатьлелек турында кыйммәтләр урнаштыру; укучыларның волонтерлар эшчәнлеге турында күзаллауларын киңәйтү; ирекле эшчәнлек тәҗрибәсе туплауга ярдәм итү; шәфкатьлелек, ярдәмчеллек, кайгыртучанлык, шәфкатьлелек кебек сыйфатлар тәрбияләү.
Дәреснең беренче өлешенең максаты укучыларны тема буенча фикер алышуда актив катнашырга этәрү иде. Алдагы эшчәнлеккә мотивны кабул итү шигырь белән танышу һәм дәрес темасын чагылдырган иллюстрацияләрне карау нигезендә төзелде.
Дәреснең төп өлеше төп мәгънәләрне ачуга китереде. Әлеге максат белән укучыларга түбәндәгеләр тәкъдим ителде: каралган видеоны анализлау; игелекле эшләр башкаручы кешеләрнең нинди сыйфатларга ия булуы (башкаларга игътибар итү, сизгерлек, теләктәшлек, кайгыртучанлык, игелеклелек) турында фикер алышу; кешегә игелекле гамәлләрне шатланып башкарырга нәрсә ярдәм итә, үз мөмкинлекләрен ничек билгеләргә икәнлеге турында бәхәс.
Йомгаклау өлешендә фикер алышу материаллары гомумиләштерелде, дәрескә йомгак ясалды.
К списку новостей